Фәрит Мөхәммәтшин Әгерҗе районының яңа җитәкчесен тәкъдим итте

2023 елның 19 гыйнвары, пәнҗешәмбе, 15:33

Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Әгерҗе муниципаль районы Советы һәм «Әгерҗе шәһәре» муниципаль берәмлеге Советының уртак утырышында катнашты. Муниципаль депутатлар 2022 елдагы эшкә йомгак ясадылар, 2023 нче елга планнарны билгеләделәр, шулай ук район башлыгы Азат Вәлиевның отставкасын кабул иттеләр һәм яңа җитәкче сайладылар. Ул – Әгерҗе районының Тирсә авылында туып-үскән Ленар Нургаянов, күптән түгел Алабуга районы башкарма комитетын җитәкләгән иде. Татарстан Президенты тәкъдим иткән кандидат Ленар Нургаяновны депутатларга республика парламенты башлыгы тәкъдим итте.

Район Советының хисап сессиясе Мәдәният йортында узды. Хисап белән Азат Вәлив чыгыш ясады. Ул Әгерҗе районы узган елны төгәлләгән социаль-икътисадый үсешнең төп саннарын билгеләде. 

Әйтик, тулай территориаль продукт, бәяләүләр буенча, 8,4 млрд. сум тәшкил итә (яисә 2021 ел дәрәҗәсенә карата 101,2 %), 2022 елның гыйнвар-ноябрь айларында җибәрелгән продукция күләме 3,8 млрд. сум тәшкил иткән (2021 ел дәрәҗәсенә карата 129,3 %). Район буенча уртача хезмәт хакы эре һәм урта предприятиеләрдә 11%ка арткан һәм 39 891 сум тәшкил иткән. Районда теркәлгән эшсезлек дәрәҗәсе бу елның 1 гыйнварына 0,27 % тәшкил итә. Азат Вәлиев сүзләренә караганда, бу соңгы елларда район буенча "минималь күрсәткеч". Районда үзмәшгульләр саны 36%ка арткан.

Әгерҗе районы территориясендә «Әгерҗе» логистик сәнәгать паркын төзү планлаштырыла. Проект инде Инвестиция советында хупланган һәм Татарстан Республикасының Инвестиция меморандумына кертелгән. Инвестицияләр күләме 5,4 млрд. сум тәшкил итәчәк, өч йөздән артык яңа эш урыны булдыру планлаштырыла.

Моннан тыш, районда тагын бер яңа "үсеш ноктасы" - туризм барлыкка килгән. Кызыл Бор авылында туристик кластер булдырыла, кунакханә төзелә, яр буе линиясе төзекләндерелә, Россия глемпинглары ассоциациясе җитәкчелеге белән сөйләшүләр алып барыла.

Районда территорияләрне төзү һәм төзекләндерү буенча зур эш алып барыла. Капиталь ремонт программасы буенча 9 йорт ремонтланган, 5 ел эчендә барлыгы 64 йорт ремонтланган. «Безнең ишегалды» Президент программасын гамәлгә ашыру дәвам итә. 2022 елда 60 млн. сумга төшереп 5 ишегалды төзекләндерелгән. Әгерҗе «Кече шәһәрләр һәм тарихи җирлекләр» бөтенроссия конкурсында җиңеп чыкткан һәм алынган грант белән К.Маркс урамы төзекләндерелгән.

Киләчәктә  Әгерҗедә яңа мәктәп һәм Яшьләр үзәге, Кадрәк авылында күп функцияле үзәк төзү планлаштырыла. Әгерҗе елгасын чистарту һәм тирәнәйтү эшләре башланган. Түбән Кама агросәнәгать көллияте филиалына капиталь ремонт ясау планлаштырыла, Әгерҗе шәһәренең түбәнге өлешендә су кертү һәм су белән тәэмин итү челтәрләре проектлана.

Фәрит Мөхәммәтшин муниципаль депутатларга, район җитәкчелегенә һәм активына узган елда башкарылган эшләр өчен зур рәхмәт белдерде. «2021 елда үзенең 95 еллыгын билгеләп үткән Әгерҗе районы - эре транспорт төене, алга киткән аграр-сәнәгать икътисады булган район асылда республиканың төньяк-көнчыгыш капкасы», - диде ул. Әмма социаль-икътисадый үсеш рейтингында район 41 нче урынны гына алып тора. Парламент җитәкчесе сүзләренә караганда, уңай динамика бар, бер елда район 44 нче урыннан 41 нче урынга күтәрелгән, үсеш өчен резервлар бар.

Фәрит Мөхәммәтшин муниципаль хезмәттәшләренә районның конкурентлык өстенлекләрен тагын бер кат бәяләргә, булган сәнәгать мәйданчыкларының потенциалын һәм логистик өстенлекләрне нәтиҗәлерәк файдаланырга өндәде. "Урта хәллеләр арасында тормагыз, сезнең бик яхшы вакытларыгыз булды, - дип искәртте Дәүләт Советы Рәисе, - димәк, бу мөмкинлекләр бар".

Парламент башлыгы сүзләренә караганда, район үсеше өчен резервлар бар, шул исәптән авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерү өлешендә дә. Районда эре мөгезле терлекләр саны кимүе дәвам итә, диде Фәрит Мөхәммәтшин. Нигездә, бу эре агропредприятиеләрдә бара, кече хуҗалыкларда һәм фермерларда күрсәткечләр тотрыклы. Шул ук вакытта сөтчелек өлкәсенә кертелгән инвестицияләр исәбенә сөт җитештерү шактый арткан, һәм Әгерҗе районы тәүлеклек тулаем савым буенча 29 урынга чыккан.

«Әгерҗе районында хезмәт сөючән халык яши, - дип басым ясады Фәрит Мөхәммәтшин, - бу өстенлекне файдаланып, республика җитәкчелеге һәм Әгерҗе халкының инициативалы эше ярдәмендә хәлне төзәтеп булыр дип уйлыйм». Парламент башлыгы якынлашып килүче 2023 нче елның барлык өлкәләрдә нәтиҗәле булуын теләде.

Бүген район советы утырышында кадрлар мәсьәләсе хәл ителде. Азат Вәлиев депутат һәм муниципаль берәмлек башлыгы вәкаләтләрен туктату турында гариза биргән булган. Башкарма комитет җитәкчесе Рөстәм Шәрипов та аның белән бергә отставкага китте.

Азат Вәлиев район инициативаларына һәрьяклап ярдәм иткәне өчен республика җитәкчелегенә рәхмәт белдерде. «Мин һәрвакыт халык мәнфәгате өчен эшләдем һәм эшлим, – диде ул, – күп кенә проблемалы мәсьәләләрне хәл итеп булды, әмма эшлисе бар әле. Без тапталган эздән бармадык, яңа проектлар уйлап таптык, Әгерҗе районының имиджын яхшыртырга тырыштык. Районның потенциалы көчле".

Фәрит Мөхәммәтшин залда көчле алкышлар астында Азат Вәлиевка Татарстан Республикасы Президенты Рәхмәтен тапшырды.

Азат Вәлиев отставкасын кабул итеп, район советы депутатлары башкарма комитет җитәкчесе вазифаларын Ленар Нургаяновка йөкләделәр. Ул район башкарма комитеты җитәкчесенең икътисади мәсьәләләр буенча урынбасары итеп билгеләнгән иде.

«Ленар Фәридович - сезнең якташыгыз, 10 елдан артык районда агросәнәгать секторы предприятиеләрендә эшләгән кеше.  2018 елда Алабугага муниципаль хезмәткә күчкән, анда район авыл хуҗалыгы идарәсе башлыгыннан әлеге зур шәһәрнең башкарма комитеты җитәкчесенә кадәр үскән, - дип билгеләп үтте Фәрит Мөхәммәтшин, районның яңа җитәкчесен тәкъдим итеп, - шул вакыт эчендә ул территорияләрне үстерү белән идарә итү буенча тәҗрибә туплаган. Сезнең ярдәмегез һәм үзенең эшлекле һәм шәхси сыйфатлар нәтиҗәсендә, Ленар Фәридович туган районы һәм аның халкы хакына катлаулы бурычларны уңышлы башкарып чыгар дип ышанам”.

Фәрит Мөхәммәтшин депутатларны һәм җирлек башлыкларын яңа җитәкчегә "беренче вакытларда ярдәм итәргә һәм бергәләп уңышларга ирешергә" чакырды.

 

 

 

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International