Фәрит Мөхәммәтшин Ватандашлар эшләре буенча координацион совет утырышын уздырды

2024 елның 3 декабре, сишәмбе, 18:00

Бүген Дәүләт Советында Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Ватандашлар эшләре буенча координация советының еллык утырышы узды, анда советның 2024 елгы эшенә йомгак ясалды һәм киләсе елга бурычлар билгеләнде. Моннан тыш, сәүдә-икътисадый хезмәттәшлекне үстерү һәм Татарстан Республикасы вәкиллекләренең чит илләрдәге ватандашлар һәм Россия Федерациясе субъектларындагы татар җәмгыятьләре белән үзара хезмәттәшлеге мәсьәләләре каралды. Утырышны Дәүләт Советы Рәисе, координацион совет рәисе Фәрит Мөхәммәтшин үткәрде.

Утырышны ачып, парламент җитәкчесе 30 октябрьдә Мәскәүдә чит илләрдә яшәүче Россия ватандашларының Бөтендөнья Конгрессы узуын, анда Татарстан делегациясе катнашуын әйтте. «Безнең ватандашлар белән хезмәттәшлек буенча ведомствоара системалы эшебез федераль дәрәҗәдә югары бәяләнә», – дип басым ясады Фәрит Мөхәммәтшин.

Дәүләт Советы Рәисе быел Татарстанда узган төп халыкара чаралар хакында әйтеп узды. Алар арасында – «Киләчәк уеннары» фиджитал-спорт концепциясендә беренче халыкара мультиспорт турниры, БРИКС илләренең бишенче спорт уеннары һәм, әлбәттә, БРИКСның 16 нчы саммиты. Татарстан башкаласында беренче мәртәбә 24 дәүләт һәм 6 төп халыкара оешма лидерлары җыелды – барлыгы дөньяның 36 иленнән 5 меңнән артык рәсми делегация әгъзасы.

Ватандашлар белән багланышларга килгәндә, Фәрит Мөхәммәтшин әйтүенчә, бу юнәлештә Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов татар җәмгыятьләре активы белән очрашканда зур эш алып бара.

Татарстан күп еллар дәвамында Ислам хезмәттәшлеге оешмасына кергән илләр белән күп яклы элемтәләрне үстерүгә аерым игътибар бирә. «Ислам дөньясы белән багланышларны ике яклы нигездә дә, күп яклы икътисадый һәм сәяси мәйданчыклар аша да төзибез, шул исәптән «Россия – Ислам дөньясы» стратегик караш төркеме форматында, республика Рәисе Рөстәм Миңнеханов аның җитәкчесе булып тора, – дип билгеләп үтте Фәрит Мөхәммәтшин. – Гомумән алганда, Координация советы чит илләрдә яшәүче ватандашлар белән генә түгел, ә татар җәмгыятьләре, Россия Федерациясе субъектларының милли-мәдәни автономияләре һәм бизнес вәкилләре белән дә хезмәттәшлек итү бурычын куя».

Алда торган бурычлар турында сөйләгәндә, Фәрит Мөхәммәтшин 2025 елда Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы билгеләп үтеләчәген искәртте. БДБ илләре лидерлары 2022 елның октябрендә Астана саммитында 2025 елны Җиңүнең 80 еллыгы һәм Тынычлык елы дип игълан итәргә карар кабул иткән иделәр. «Безнең Координацион совет дәрәҗәсендә дә без ел чараларында иң актив катнашырбыз дип уйлыйм. Өстәвенә, Татарстан Рәисе 2025 елны республикада Ватанны саклаучылар елы дип игълан итте», – дип билгеләп үтте Фәрит Мөхәммәтшин.

2024 елда Ватандашлар белән эшләү нәтиҗәләре турында утырышта ТР Премьер-министры урынбасары Васил Шәйхразиев, ТР Мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин, ТР мәдәният министры урынбасары Дамир Натфуллин сөйләде.

«Бөтендөнья татар конгрессының бурычы – үзләренең тарихи Ватаныннан читтә яшәүче ватандашлар белән актив эшләү. Бүген Конгресс 512 иҗтимагый оешманы берләштерә, шул исәптән дөньяның 47 илендәге 149 оешманы», – дип белдерде Васил Шәйхразиев.

Ул 2024 елда Конгресс линиясе буенча узган зур вакыйгаларны билгеләде. «Бөтендөнья татар конгрессы ягыннан без 2024 елны Шәхесләр елы дип игълан итеп, чаралар планын расладык. Мәсәлән, Ялтада без Советлар Союзы Герое Гали Мәҗитовка, ә Кыргызстан башкаласы Бишкектә татар шагыйре, Советлар Союзы Герое Муса Җәлилгә һәйкәл ачтык», – дип сөйләде Васил Шәйхразиев.

ТР мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин үз чыгышында татар телен өйрәнү мәсьәләләренә аерым басым ясады. Хәзерге вакытта татар теле 28 субъектта өйрәнелә, моннан тыш, төбәкләрдә татар халкының телен, мәдәниятен һәм тарихын өйрәнү буенча якшәмбе мәктәпләре эшли. Белем бирү процессын тәэмин итү өчен Татарстан быел төбәкләрнең гомуми белем бирү учреждениеләренә 17 740 татар теле дәреслеге тапшырган.

Мәктәп укучылары арасында татар теленнән олимпиадалар зур популярлык казанган. Быел татар теле буенча төбәкара олимпиадада илнең 26 субъектыннан 200 укучы катнашкан. Татар теле буенча халыкара олимпиаданың йомгаклау этабында 4 чит илдән һәм Россия Федерациясенең 26 субъектыннан 500 кеше катнашкан.

Республикада чит илләрдә яшәүче ватандашларыбызны Россия Федерациясенә күчерүгә ярдәм итү буенча дәүләт программасын гамәлгә ашыру турында ТР хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры урынбасары Наталья Бутаева һәм эчке эшләр министрлыгының ТР буенча миграция мәсьәләләре идарәсе башлыгы Марат Галиев сөйләде. 2018 елдан эшли башлаган әлеге программаны гамәлгә ашыру кысаларында Татарстанга 8 меңгә якын ватандаш кайткан, шул исәптән быел – 122 ватандаш һәм аларның 336 гаилә әгъзасы. «Безгә ватандашлар кайта торган төп илләр булып Таҗикстан, Казахстан, Төрекмәнстан һәм Үзбәкстан тора, – дип белдерде Наталья Бутаева. – 2018 елдан ватандашларны күчерү дәүләт программасын финанслау күләме 11,3 млн сум тәшкил итте».

Ватандашлар эшләре буенча координацион совет утырышында ТР Рәисе Администрациясе җитәкчесе Әсгать Сәфәров, профильле министрлыклар һәм ведомстволар вәкилләре катнашты, видеоэлемтә режимында көн тәртибендәге мәсьәләләр буенча фикер алышуга Татарстан Республикасының чит илләрдәге һәм РФ субъектларындагы Тулы вәкаләтле вәкилләре кушылды.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International