Идел буе федераль округының хатын-кыз депутатлары очрашуының темасы – хатын-кызлар сәламәтлеге

2025 елның 13 марты, пәнҗешәмбе, 16:25

Бүген «Мәрхәмәт – Милосердие» депутат берләшмәсе әгъзалары Идел буе федераль округы субъектларының закон чыгару органнары хатын-кыз депутатлары дискуссия мәйданчыгының X утырышында катнаштылар. Төбәкләрнең ун закон чыгару җыелышы депутатлары видеоэлемтә форматында бүгенге дөньяда хатын-кызның роле һәм Идел буе федераль округы субъектларында хатын-кызлар сәламәтлеген саклау буенча төбәк чараларын гамәлгә ашыру мәсьәләләре буенча фикер алыштылар. Республика Дәүләт Советының хатын-кыз депутатларның  «Мәрхәмәт-Милосердие» берләшмәсе оештырган чарада РФ ФС Дәүләт Думасының Гаилә, хатын-кызлар һәм балалар мәсьәләләре комитеты әгъзасы Татьяна Ларионова катнашты. Утырышның модераторы – ТР Дәүләт Советының «Мәрхәмәт – Милосердие» хатын-кыз депутатлар берләшмәсе җитәкчесе Алсу Нәбиева. 

Утырышта төрле яшьтәге хатын-кызларның сәламәтлеген саклау, сәламәт җәмгыять формалаштыруда хатын-кызларның ролен күтәрүгә юнәлдерелгән төбәк чараларын гамәлгә ашыру турында мәгълүмат алыштылар, уңай тәҗрибә белән уртаклаштылар.

 

"Без сезнең белән инде дүрт ел дәвамында төрле проблемалар буенча фикер алышабыз, – дип басым ясады Алсу Нәбиева үзенең сәламләү сүзендә. Аның әйтүенчә, хатын - кызлар сәламәтлеге – бөтен милләтнең иминлеге нигезе, ул гаиләләрнең, балаларның һәм бөтен җәмгыятьнең киләчәген билгели.

Ул Россиядә йөкле хатын-кызлар һәм аналар өчен аларның тормышын яхшыртуга һәм гаиләләренең иминлеген тәэмин итүгә юнәлдерелгән төрле ярдәм чаралары каралганлыгын искә төшерде.

Дискуссия мәйданчыгының унынчы утырышы кысаларында Дәүләт Думасы депутаты Татьяна Ларионова узган Гаилә елы кысаларында балалы хатын-кызларга ярдәм итү буенча кабул ителгән законнар һәм закон инициативалары турында сөйләде. Ул мөһим законнар,  шул исәптән эш бирүче инициативасы буенча 16 яшькә кадәр бала тәрбияләүче ялгыз аналар белән хезмәт килешүен өзүне тыю турында,  ата-ананың бала белән хастаханәдә яту хокукы турында, ике һәм аннан күбрәк баласы булган гаиләләрне торак шартларын яхшырту өчен фатир сатканда салымнардан азат итү турында, шулай ук 8 яшьтән 17 яшькә кадәр баласы булган гаиләләргә айлык акчалата түләүләр билгеләү турында һәм балаларга социаль түләүләрне бурычлар өчен тотып калудан яклау турында законнар кабул ителүен билгеләп үтте.

"Шулай ук беренче укылышта яшьләр турындагы законга яшь гаилә статусын билгели торган өстәмәләр кабул ителде. Моннан тыш, яшь ярымга кадәр бала карау буенча пособие алу һәм бала карау буенча ялдан вакытыннан алда эшкә чыгу очракларында тулы күләмдә хезмәт хакы түләү мөмкинлеге каралган", – дип белдерде Татьяна Ларионова.

Дәүләт Думасы депутаты балалы гаиләләрдә бала табуга бердәм пособие алу тәртибен гадиләштерү турында искәртте. Ул өстәмә тикшерүләрсез һәм өлкән балаларга түләнгән күләмдә түләнәчәк. Дәүләт дәрәҗәсендә «Гаилә», «Озын һәм актив тормыш» илкүләм проектлары актив тормышка ашырыла, гаилә һәм демографик сәясәтне гамәлгә ашыру өчен 2036 елга кадәр күп балалылыкка ярдәм итү буенча стратегия эшләнгән һәм кабул ителгән.

"Россиянең 39 төбәгендә мохтаҗлык критерийларын исәпкә алмыйча гына күп балалы гаиләләргә өстәмә социаль чаралар бирү турында карар кабул ителде. Күп балалы гаиләләр ата-аналарның нинди керемгә ия булуына бәйле булмаска тиеш. Алар без гел әйтә торган принцип буенча яшәргә тиеш: «плюс бала, плюс керем, плюс дәүләт ярдәме». Идел буе федераль округында мондый кануннарны 5 төбәк кенә кабул иткән. Татарстанда моңа кадәр дә социаль ярдәм чаралары мохтаҗлык критериесез күрсәтелә иде. Марий Эл, Мордовия, Түбән Новгород, Самара өлкәләре кушылды. Идел буе федераль округының башка төбәкләрен дә шулай эшләргә чакырам", – диде Татьяна Ларионова.

Казанның Сәламәтлек саклау идарәсе җитәкчесе урынбасары Гөлсинә Хаҗиева Татарстан Республикасында хатын-кызлар сәламәтлеген профилактикалау буенча төбәк чараларының гамәлгә ашырылуы турында мәгълүмат бирде. Төбәктә гинекологик авырулы хатын-кызларга, йөкле хатыннарга һәм бала табучы хатын-кызларга медицина хезмәте күрсәтүнең өч дәрәҗәле системасы булдырылган, ул акушерлык һәм экстрагениталь патологияләр куркынычы дәрәҗәсен исәпкә ала.Диспансеризация турында сөйләгәндә, Гөлсинә Хаҗиева билгеләп үткәнчә, Гаилә елы дип игълан ителгән 2024 елда репродуктив яшьтәге (18-49 яшь) хатын-кызларның һәм ир-атларның репродуктив сәламәтлеген бәяләүгә зур игътибар бирелгән. Сынау проекты кысаларында республиканың 10 муниципаль берәмлегеннән 39 медицина оешмасы катнашкан. 18-49 яшьлек 37 меңгә якын хатын-кыз тикшерелгән. 2025 елда бу эшне Татарстанның барлык муниципаль берәмлекләрендәге 80 медицина учреждениесендә башкару планлаштырыла. 264 мең хатын-кызны тикшерү күздә тотыла, бу республиканың репродуктив яшендәге халыкның яртысыннан күбрәген тәшкил итә.

Утырышта катнашучылар Удмуртия Республикасы Дәүләт Советының Фән, мәгариф һәм гражданлык җәмгыяте институтларын үстерүгә ярдәм итү комиссиясе рәисе урынбасары Татьяна Ишматованың хатын-кызларның репродуктив сәламәтлегенә юнәлдерелгән проектлар турында докладын тыңладылар. Ябык атом шәһәрләрендә «Сәламәт җәмгыять» проектын гамәлгә ашыру турында Түбән Новгород өлкәсе Закон чыгару Собраниесе депутаты Ирина Макарова чыгыш ясады.

Фикер алышуны йомгаклап, утырышта катнашучылар регионнарның уңышлы практикаларын бөтен илгә таратуны гына түгел, чараларны һәр конкрет регион үзенчәлекләренә яраклаштыруның да мөһимлеген ассызыкладылар. Моның өчен аның мөмкинлекләрен, демографик вәзгыятьне, икътисадый хәлне һәм башка факторларны исәпкә алырга кирәк. Шуңа күрә төбәкләрдә белгеч-демографлар булу зарур.

Дәүләт Думасы депутаты Татьяна Ларионова республика басмалары журналистларының сорауларына җавап биргәндә билгеләп үткәнчә, әлеге дискуссия мәйданчыгы, анда бөтен Идел буе федераль округының хатын-кыз депутатлары конкрет темалар буенча эш тәҗрибәсе белән уртаклаша ала, үзен аклый.

«Хезмәттәшләребезне тыңлап, без республикада ниләр эшләнүен һәм өстәмә рәвештә нәрсәләр эшли алуыбызны аңлый алабыз, – диде Татьяна Ларионова, – яшьләр арасында күп проектларның гамәлгә ашырылуы сөендерә, ә бу очрашулар һәм сөйләшүләр генә түгел, ә хатын-кызлар сәламәтлегенә һәм демографик процессларга бәйле реаль ярдәм һәм консультатив ярдәм».

Идел буе федераль округының Закон чыгару органнарында хатын-кыз депутатлар катнашында дискуссия мәйданчыклары уздыру дәвам итәчәк. Чираттагы дискуссия мәйданчыгын Мордовия Республикасы Дәүләт Собранинесе тарафыннан Бөек Ватан сугышы ветераннарын, махсус хәрби операциядә катнашучыларны һәм аларның гаиләләрен яклау һәм аларга ярдәм итү чаралары турында уздыру ниятләнә.

 

 

 

 

 

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International