Дәүләт Советы комитетларында 2025 елдагы эш йомгаклары турындагы Хөкүмәт хисабын карау башланды

2026 елның 6 апреле, дүшәмбе, 14:45

Бүген Дәүләт Советында Торак сәясәте һәм инфраструктура үсеше комитеты һәм комитет каршындагы Эксперт советының уртак утырышы булды, анда депутатларга Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2025 елгы эшчәнлеге нәтиҗәләре турында хисап тәкъдим ителде. Комитет әгъзалары документны төзелеш, торак-коммуналь хуҗалык, транспорт һәм юл эшчәнлеге мәсьәләләре буенча җентекләп карадылар. Комитет рәисе Андрей Егоров үткәргән утырышта Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Юрий Камалтынов, Социаль сәясәт комитеты рәисе Алексей Созинов, республиканың профильле министрлыклары һәм ведомстволары вәкилләре катнашты.

Утырышны ачып, Торак сәясәте һәм инфраструктура үсеше комитеты рәисе Андрей Егоров билгеләп үткәнчә, республика Министрлар Кабинеты хисабында республиканың социаль һәм икътисадый үсешенең барлык төп юнәлешләре буенча җентекле мәгълүмат бирелгән. «Санкцияләр басымы, катлаулы геосәяси вәзгыятькә карамастан, Татарстан тулай төбәк продуктының, төзелеш эшләре күләменең, төп капиталга инвестицияләр күләменең, торакны файдалануга тапшыруның һәм ваклап сату әйләнешенең тотрыклы үсешен күрсәтә, – дип басым ясады  Андрей Егоров. – Татарстан Россия төбәкләре арасында төп икътисадый күрсәткечләр буенча лидерлар унлыгына керә. Моңа, беренче чиратта, республика дәүләт хакимиятенең барлык тармаклары органнарының бергәләп эшләве ярдәм итте, шуның нәтиҗәсендә билгеләнгән планнар тулысынча диярлек тормышка ашырылды, төбәк һәм илкүләм проектларны гамәлгә ашыру буенча республика алдында торган бурычлар үтәлде».

Утырышта республиканың социаль-икътисадый күрсәткечләре турындагы доклад белән Татарстан икътисад министрының беренче урынбасары Олег Пелевин чыгыш ясады. Аның әйтүенчә, моңарчы күрелмәгән санкцияләр һәм гамәлдәге чикләүләр шартларында республика предприятиеләре һәм оешмалары җитештерүне үстерүне дәвам итәләр, инвестицион активлыкны саклыйлар, логистиканы һәм сату базарларын үзгәртеп коралар, импортны алыштыру проектларын гамәлгә ашыралар. «Предприятиеләр һәм икътисад тармакларының өзлексез эшләве, федераль һәм республика ярдәм чаралары нәтиҗәсендә республикада икътисадый үсеш саклана», – дип билгеләп үтте икътисад министрының беренче урынбасары.

2025 ел нәтиҗәләре буенча Татарстанның тулай төбәк продукты 102,9% үсеш темпы белән 5,7 трлн сумнан артып китте. Төяп җибәрелгән продукция күләме 6,3 трлн сум, сәнәгать җитештерүе индексы – 109,9%. «Икътисад үсешенә төп өлешне,  дәүләт оборона заказын гамәлгә ашыруны исәпкә алып, эшкәртү производстволары тәэмин итте, шулай ук яңа куәтләрне, шул исәптән импортны алыштыруга юнәлдерелгәннәрне гамәлгә кертү буенча инвестиция проектларын гамәлгә ашыру», – дип белдерде Олег Пелевин.

Республика сәнәгать җитештерүенең гомуми күләменең 20%ын махсус икътисадый зоналар, сәнәгать парклары һәм алгарышлы үсеш территорияләре резидентлары тәшкил итә. Аларның республика икътисадына керткән өлеше 9,3% тәшкил итә. «Узган ел МИЗ территорияләренә 22 яңа резидент җәлеп ителде, Россия Хөкүмәте ярдәме белән Зәй районында биотехнологияләр үсешенә махсуслашкан яңа «Яшел Үзән» МИЗ төзелде. Дүрт резидент проектларны гамәлгә ашыруга кереште инде», –  дип басым ясады Олег Пелевин.

2025 елда төзелеш тармагындагы эшчәнлек нәтиҗәләре турында Татарстан төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрының беренче урынбасары Дамир Шәйдуллин сөйләде.

Узган елда республикада 3,5 млн квадрат метр торак файдалануга тапшырылган. Бу күрсәткеч буенча төбәк Идел буе федераль округында беренче, ил күләмендә бишенче урында тора.

Дамир Шәйдуллин әйтүенчә, агломерацияләрне үстерү аша комплекслы планлаштыру республика шәһәр төзелеше сәясәтенең төп элементларыннан берсе булып тора. «Казан агломерациясе мастер-планының төп нигезләмәләре һәм аны гамәлгә ашыру чаралары планы расланды. Хәзерге вакытта Кама агломерациясенең комплекслы схемасын эшләү төгәлләнгән, аны раслау агымдагы елда планлаштырыла. Һәм агымдагы ел ахырына кадәр Әлмәт агломерациясенең комплекслы схемасын раслау планлаштырылган, аның социаль-икътисадый һәм пространство үсешенең төп юнәлешләре инде эшләнгән», – дип белдерде ул.

2025 елда республикада 3910 социаль инфраструктура объектын төзү һәм капиталь ремонтлау буенча 166,11 млрд сумлык чаралар гамәлгә ашырылган, шул исәптән 48 республика программасы, 7  илкүләм проект, 4 дәүләт программасы һәм программадан тыш чаралар кысаларында.

Күпфатирлы йортларга капиталь ремонт эшләре кысаларында файдалану өчен яраксыз дип табылган 678 лифт җиһазы алыштырылган, 307 йортта 308 мең кв.метрдан артык түбә, 340 йортта 777 мең кв. метрдан артык фасад ремонтланган, 734 мең метрдан артык йорт эчендәге инженер системалары алыштырылган.

Коммуналь инфраструктураны модернизацияләү буенча  республиканың барлык районнарында 168 объектта 12,6 млрд сумлык эш башкарылган. 419 км инженерлык челтәре, 25 су җыю каланчасы, 15 канализация-насос станциясе, 2 биологик чистарту корылмасы һәм 7 котельный тәртипкә китерелгән.

2025 елда республика юл-транспорт комплексы эшчәнлеге нәтиҗәләре һәм 2026 елга бурычлар турында ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифов сөйләде.

Татарстанда 2376 берәмлек җәмәгать транспорты бар, алар 577 маршрутка хезмәт күрсәтә. Министр билгеләп үткәнчә, республикада автопаркның 82% ы норматив хәлдә. 251 берәмлекнең эксплуатация срогы 10 елдан артык. Зур өлеше Казанга туры килә (150). «2030 елга агломерацияләрдә һәм шәһәрләрдә эксплуатацияләү срогы нормативтан артып китмәгән җәмәгать транспорты паркының өлеше 85% тан да ким  булмаска тиеш дигән максат куела», – дип белдерде Фәрит Хәнифов.

Бу күрсәткечкә ирешү өчен, 2030 елга кадәр  638 берәмлек техниканы яңартырга кирәк, дип билгеләп үтте министр. Соңгы биш елда Татарстанда 657 автобус сатып алынган. «Федераль күрсәткечкә ирешү максатларында 2030 елга җәмәгать транспортының хәрәкәтчән составын елына уртача 111 берәмлек яңарту планлаштырыла», – диде  транспорт һәм юл хуҗалыгы министры.

2026 елда беренче тапкыр «Җәмәгать транспортын үстерү» федераль проектына «Агломерацияләрдә һәм шәһәрләрдә эксплуатацияләү срогы нормативтан зур булмаган җәмәгать транспорты паркы өлеше кимендә 85% булырга тиеш» дигән максатчан күрсәткечкә автобусларны гына түгел, электр транспортын да яңарту кертелде. Бүгенге көндә республикада троллейбусларның норматив торышы 99,4% тәшкил итә, трамвай паркы – 65,7%. «Бүгенге көнгә 83 берәмлек трамвайны яңарту кирәк, елына 17шәр берәмлек, бу 2030 елга федераль күрсәткечләргә ирешергә мөмкинлек бирәчәк», – дип ассызыклады Фәрит Хәнифов.

Пассажир транспорт предприятиеләре тарафыннан 2025 елда 413,4 млн пассажир йөртелгән, бу 2024 ел белән чагыштырганда 2,7% ка күбрәк. 2019 елдан гомуми үсеш 75 % тәшкил иткән.

Министр юл төзелеше темасына аерым тукталды. Татарстанда гомуми файдаланудагы автомобиль юлларының гомуми озынлыгы 40,9 мең км тәшкил итә, шулардан: федераль юллар – 1,4 мең км, төбәк юллары – 13,8 мең км, муниципаль юллар – 25,7 мең км.

Узган елда 224 км юл төзелгән һәм реконструкцияләнгән, 1464 км юлда ремонт эшләре башкарылган. «Моннан тыш, Татарстан Рәисе карары нигезендә, узган елда муниципаль берәмлекләрдә юл-урам челтәрендәге эшләргә зур игътибар бирелде. Мең километрдан артык озынлыктагы 757 объектка 36 млрд сумнан артык  чыгым чыгарылды», – диде Фәрит Хәнифов.

Фикер алышуга йомгак ясап, комитет әгъзалары тимер юл логистик маршрутларын җайга салу, коммуналь калдыкларны чыгару, рөхсәтсез төзелешкә каршы көрәш мәсьәләләренә аерым басым ясадылар. Шулай ук парламентарийларның сораулары төзелгән юлларның гарантияләрен үтәүгә һәм автомобиль трассаларында барлыкка килгән кәлияләргә каршы көрәшкә кагылды.

Комитет утырышында башка мәсьәләләр дә каралды.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International