Хөкүмәт хисабы Бюджет, салымнар һәм финанс комитеты утырышында каралды

2026 елның 6 апреле, дүшәмбе, 16:17

Бүген Дәүләт Советында Бюджет, салымнар һәм финанс комитеты утырышы булды, анда депутатларга Татарстан Министрлар Кабинетының 2025 елдагы эше турында хисап тәкъдим ителде. Комитет рәисе Леонид Якунин үткәргән утырышта Дәүләт Советы Рәисе вазыйфаларын башкаручы Марат Әхмәтов, республиканың профильле министрлыклары һәм ведомстволары вәкилләре катнашты.

Төп доклад белән Татарстан икътисад министрының беренче урынбасары Олег Пелевин чыгыш ясады. Ул билгеләп үткәнчә, Министрлар Кабинеты хисабында республика социаль-икътисадый үсешенең барлык юнәлешләре буенча тәфсилле мәгълүмат бирелгән. «Шулай ук документка комитетлардан һәм депутат берләшмәләреннән килгән 47 сорауга җаваплар кертелгән», – дип билгеләде Олег Пелевин.

Татарстан авыл хуҗалыгында тотрыклы уңай динамиканы дәвам итә. Авыл хуҗалыгы продукциясе күләме беренче мәртәбә 107,3% үсеш белән 400 млрд сумнан артып китте. Бу күрсәткеч буенча республика илдә дүртенче урында тора.

Олег Пелевин билгеләп үткәнчә, барлык тармаклар үсешенә кече һәм урта бизнес предприятиеләре зур өлеш керткән. «2025 ел нәтиҗәләре буенча кече һәм урта эшмәкәрлектә салым керемнәре, мәшгульләр өлеше һәм предприятиеләр саны арта, тармак структурасын диверсификацияләү дәвам итә, сәүдә өлкәсендә КУЭ өлеше кими. Шул ук вакытта икътисадның өстенлекле тармаклары компанияләре саны, шулай ук урта предприятиеләр саны арта бара», – дип ассызыклады Татарстан икътисад министрының беренче урынбасары.

Регулятор мохитне үстерү, кече һәм урта эшмәкәрлекне салым үзгәрешләренә җайлаштыруны тәэмин итү республика хакимиятенең барлык дәрәҗәләре өчен өстенлекле бурычларның берсе булып тора. «2026 елның беренче гыйнварыннан салым реформасы үз көченә керде. Бизнесның җайлы күчүен һәм җайлашуын тәэмин итү өчен, мәгълүмати, белем бирү эшенә ярдәм итүнең махсус программаларын эшләтеп җибәрү буенча тиешле чаралар планы әзерләнде һәм гамәлгә ашырыла», – дип сөйләде Олег Пелевин.

Кече һәм урта эшмәкәрлекне сыйфатлы үстерүнең төп инструменты, экспортерлар булдыру һәм тулаем республика районнарының территориаль һәм икътисадый үсеше өчен нигез булып сәнәгать парклары тора, дип билгеләп үтте Олег Пелевин. Әлеге территорияләрне нәтиҗәле үстерү өчен федераль һәм региональ ярдәм чаралары комплексы эшләнгән.

«Шул ук вакытта, базарда катнашучыларның соравын исәпкә алып, сәнәгать парклары эшчәнлегенең нәтиҗәлелеген арттыру өчен, агымдагы елда җитештерү корпуслары төзү өчен займнар бирү механизмы яңартылачак», – дип белдерде икътисад министрының беренче урынбасары.

Комитет утырышында шулай ук республика Финанс министрлыгының 2025 елдагы эше турында министр урынбасары Гела Герасимова сөйләде. Аның әйтүенчә, бу эш, нигездә, өч юнәлешне үз эченә ала: бюджет керемнәре һәм чыгымнары, шулай ук дәүләт бурычы белән идарә итү.

2025 елда республиканың берләштерелгән бюджетына 601,7 млрд сумлык салым һәм салым булмаган керемнәр яисә планлы күрсәткечләрнең 104% ы керде. «Бу 2024 елга караганда 8,3 млрд сумга күбрәк», – дип белдерде Гела Герасимова.

Республика бюджетының төп керем чыганаклары булып 2 салым кала: табышка һәм физик затларның керемнәренә салымнар.

Агымдагы ел башына Татарстанның дәүләт бурычы 98 млрд сум тәшкил иткән. 2025 ел дәвамында ул 13% ка, яки 14,1 млрд сумга кимегән.

Министрлар Кабинеты хисабы буенча фикер алышуга йомгак ясап, Дәүләт Советы Рәисе вазыйфаларын башкаручы Марат Әхмәтов кече һәм урта эшмәкәрләр һәм эшчеләр оешмалары өчен быел федераль һәм республика ярдәм чаралары сакланып калу-калмавы белән  кызыксынды. «Максат – барлык ярдәм чараларында да максималь катнашу. Безнең, шул исәптән федераль депутатлар һәм тармак министрлыклары һәм ведомстволары алдында торган бурыч – бу эшкә максималь рәвештә кушылу», – дип җавап бирде Олег Пелевин.

Марат Әхмәтов шулай ук республика предприятиеләренең зыян күрүе нәрсәгә бәйле булуын сорады. 2025 ел нәтиҗәләре буенча алар 3,9 тапкыр үсеш белән 254 млрд сум тәшкил иткән, ә чиста табыш якынча 1 трлн сум тәшкил иткән.

«Табышлы эшли торган оешмалар якынча 75% тәшкил итә. 20-24% ка якыны зыянга эшли. Сәбәпләре төрле: кемнеңдер чыннан да вәзгыяте бик үк яхшы түгел, кемдер инвестиция проектларын гамәлгә ашыру процессында. Әмма 2025 ел нәтиҗәләре буенча зыянга эшләү факты артты, без моны күзәтәбез», – дип җавап бирде Татарстан Икътисад министрлыгы вәкиле.

Бүгенге комитет утырышында авыл халкына беренчел медицина ярдәме күрсәтүне оештыруга 2022-2024 елларда һәм 2025 елның узган чорында бүлеп бирелгән республика бюджеты, Территориаль мәҗбүри медицина иминияте фонды акчаларын нәтиҗәле файдалану аудитына йомгаклар ясалды. Бу эш Татарстан Дәүләт Советы йөкләмәсе нигезендә башкарылды.

Татарстан Хисап палатасы аудиторы Александр Якупов билгеләп үткәнчә, анализ нәтиҗәләре күрсәткәнчә, республикада беренчел медицина-санитария ярдәмен үстерү мәсьәләләренә ел саен зур игътибар бирелә. Беренчел медицина ярдәмен үстерү чаралары төрле региональ проектлар һәм программалар кысаларында гамәлгә ашырыла.

 «Медицина җиһазлары сатып алынган, объектлар ремонтланган  һәм яңа объектлар төзелгән. Мәсәлән, күрсәтелгән чорда бер үк төрле проект буенча 180 яңа ФАП төзелгән. Аларны төзүгә чыгымнар 1 млрд 620 млн сум тәшкил иткән», – дип сөйләде утырышта катнашучыларга Хисап палатасы аудиторы.

Беренчел медик-санитар ярдәм күрсәткәндә күчмә бригадаларның эш тәҗрибәсе торган саен киң тарала бара. Республиканың ерак торак пунктларында ярдәм күрсәтү максатларында 27 «Мобиль поликлиника» күчмә комплексы эшли. Мондый комплекслар республиканың әйдәп баручы клиникаларына беркетелгән.

«Әлеге комплексларда каралган пациентлар саны елдан-ел арта. 2022 елда 28 мең кеше булган, 2025 елда инде 48 мең кеше каралган», – дип билгеләп үтте Александр Якупов.

Аудит барышында шулай ук комплекслы хәл итүне таләп итә торган берничә системалы проблема ачыкланган. Республикада карала торган чорда ремонт эшләренә һәм яңа объектлар төзүгә шактый акча кертелгән. Әмма таләпләргә җавап бирми торган объектлар элеккечә кала. Моннан тыш, гамәлдәге закон нигезендә, 100дән 300гә кадәр кеше яшәгән торак пунктларда, якындагы медицина оешмасына кадәр ара 6 км дан артып киткән очракта, фельдшер-акушерлык пунктлары оештырылырга тиеш.

«Аудит барышында тиешле халык саны булуга карамастан  ФАПлары булмаган торак пунктлар ачыкланды. Мәсәлән, Биектау районында, өч җирлектә иң якын медицина оешмасына кадәр ара 11 км тәшкил итә», – дип ассызыклады Александр Якупов.

Дәүләт Советы Рәисе вазыйфаларын башкаручы Марат Әхмәтов аерым очракларда гражданнарның медицина ярдәмен озак көтүе күзәтелүенә игътибар итте. Мәсәлән, Биектау үзәк район хастаханәсендә, кардиолог булмау сәбәпле, тикшерү вакытында 6 граждан кабул итүгә талон көткән, шул ук вакытта көтү вакыты 2 айдан 8 айга кадәр сузылган, гәрчә гамәлдәге норматив буенча 14 көн тәшкил итәргә тиеш булса да. «Төрле табибларга шул рәвешле талоннар көтү факты Чүпрәле һәм Кайбыч районнарында да ачыкланган: Чүпрәледә 41 кеше, Кайбыч районында 17 кеше. База хастаханәләре ярты ел дәвамында район хастаханәләренә белгечләр җибәрә алмыймыни?» – дип мөрәҗәгать итте Марат Әхмәтов сәламәтлек саклау министрлыгы вәкиленә.

«Консультацияләр уза. Нигездә, тар белгечләрне җибәрмиләр. Район үзәк хастаханәләренә җибәрәләр. Мәсәлән, Биектау районында кардиологка күренү кирәк булса, Казанның 7 нче номерлы шәһәр клиник хастаханәсенә җибәрәләр. Биектау үзәк район хастаханәсе белән Казанның җиденче хастаханәсе арасындагы хезмәттәшлек кысаларында. Хисап палатасы хисабында күрсәтелгән ике айдан сигез айга кадәр булган көтү срогы тикшереләчәк», – дип белдерде Татарстан сәламәтлек саклау министры урынбасары Илнур Сибгатов.

«Бу мәсьәләне карауның максаты бер, бу, агымдагы елда ачыкланган хокук бозулар бетерелсен өчен, сәламәтлек саклау министрлыгына да, мәҗбүри медицина иминияте фондына да кагыл»,  – дип басым ясады Бюджет, салымнар һәм финанслар комитеты рәисе Леонид Якунин.

Комитет утырышында башка мәсьәләләр дә каралды.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International