Дәүләт Советы командасы шахмат турнирында беренче урынны яулады

2026 елның 5 апреле, якшәмбе, 14:55

Бүген Казанда «IT-парк» (югары технологияләр өлкәсендәге технопарк) базасында Татарстан Республикасы Дәүләт хезмәткәрләре спартакиадасы кысаларында шахмат буенча ярышлар узды. Гомумкоманда зачетында беренче урынны Татарстан Республикасы Дәүләт Советы командасы яулады һәм шуның белән җиңүче кубогын республика парламентына кайтарды.

Турнирда Татарстан Республикасы Рәисе администрациясеннән, Дәүләт Советыннан, республика Министрлар Кабинеты Аппаратыннан, республика министрлыкларыннан һәм федераль ведомстволарның Татарстан Республикасы буенча территориаль идарәләреннән 21 команда катнашты.

Республика парламентын Дәүләт Советы Аппараты хезмәткәрләре Регина Әхмәтгәрәева, Альбина Әхрарова, Вячеслав Захаров тәкъдим итте. Команда капитаны – Рөстәм Мөхәммәтшин. Тренеры-Халыкара гроссмейстер Рамил Хәсәнгатин.

Дәүләт Советы командасы турнирны вакытыннан алда отты, мөмкин булган 18 команда очкосыннан 17 очко җыйды.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International