Депутатлар округларда

2025 елның 14 марты, җомга, 11:41

Дәүләт Советы депутатларының округларда эше дәвам итә. Бу атнада парламентарийлар гражданнарны кабул иттеләр, халык белән очраштылар, республика мәгариф проектын ачу тантанасында катнаштылар, махсус хәрби операция зонасына ярдәм җибәрделәр. 

14 мартта Законлылык һәм хокук тәртибе комитеты рәисе урынбасары, Россия Герое Рәсим Баксиков мәктәп укучыларының «Борынгы Биләрдә яшьлек» дип аталган республика фәнни-гамәли конференциясендә катнашты. Җиденче тапкыр уздырыла торган чарага Татарстан районнарыннан, Казан һәм Чистай шәһәрләреннән йөздән артык укучы килгән иде. Егетләр һәм кызлар тарих, археология, туган якны өйрәнү, халык һөнәрләре, чит телләрне һәм туган телләрне өйрәнү өлкәсендәге эшләнмәләрен тәкъдим иттеләр, табигый фәннәр буенча белемнәрен уртаклаштылар. Конференциядә шулай ук педагоглар өчен секция эшләде, анда укучылар белән тикшеренү эшләрен оештыру тәҗрибәсе тәкъдим ителде.

13 мартта Татарстан Республикасында «Бердәм Россия» партиясе рәисе Д.А. Медведевның иҗтимагый кабул итү бүлмәсендә Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты рәисе Азат Хамаев гражданнарны кабул итте. Депутатка Казан шәһәренең Мәскәү районында яшәүче кеше мөрәҗәгать итте. Аның соравы экология темасына кагыла.

12 мартта Дәүләт Советы депутаты Наил Залаков Чистай шәһәрендә гражданнарны кабул итте. Аңа «Овация» бию ансамбле әгъзалары татар милли киемнәрен тегүдә ярдәм итүләрен сорап мөрәҗәгать иттеләр. Депутат шулай ук Мөслим авылында яшәүче хатын-кызны да тыңлады, ул авыл янындагы юлның торышына борчылуын белдерде. Депутат барлык сорауларны контрольгә алды.  "Чистайлыларның барлык мөрәҗәгатьләре дә җентекләп һәм оператив рәвештә җаваплылык белән эшләнәчәк», – дип белдерде  Наил Залаков.

12 март көнне Дәүләт Советы депутаты Ринат Фазылов "Бердәм Россия» партиясенең Сарман җирле бүлегендә гражданнарны кабул итте.  Очрашу барышында инфраструктураны һәм социаль өлкәне яхшыртуга кагылышлы мәсьәләләр күтәрелде.  Барлыгы дүрт мөрәҗәгать килде. Әйтелгән темалар арасында – Сарман – Әлмәт автомобиль юлын ремонтлау, Югары Чыршылы һәм Усай авыллары арасындагы автомобиль юлын капиталь ремонтлау программасына кертү, Илексаз һәм Мортыштамак мәктәпләрен ремонтлау. Барлык сораулар да депутат тарафыннан кабул ителде.

11 мартта «Бердәм Россия» партиясенең Казан шәһәре Идел буе районы иҗтимагый кабул итү бүлмәсендә Социаль сәясәт комитеты рәисе урынбасары Ольга Воронова гражданнарны кабул итте. Кабул итүгә  килгән хатын-кыз геморрагик инсульттан соң үзенең өлкән яшьтәге әнисе өчен терапия күрсәтү мәсьәләсе буенча мөрәҗәгать итте. Депутатка шулай ук күп балалы ана, СВО катнашучысының хатыны  торак алу мәсьәләсе буенча мөрәҗәгать иткәннәр. Ольга Воронова барлык мөрәҗәгатьләрне игътибар белән тыңлады һәм эшкә алды.

11 март көнне Дәүләт Советы депутаты Шамил Яһудин Чирмешән районында гражданнарны кабул итте. Аңа үз сораулары белән өч граждан мөрәҗәгать итте. Мөрәҗәгатьләрнең бер өлеше кабул итү вакытында хәл ителде. Кайбер сораулар җентекләбрәк анализ таләп итте, шуңа күрә алар контрольгә алынды.  Яңгыраган темалар арасында– социаль ярдәм һәм торак-коммуналь хезмәтләр күрсәтү.  Районның бер авыл җирлеге башлыгы депутаттан Җиңү паркын төзекләндерүдә ярдәм итүен сорады. Депутат мөрәҗәгать итүчеләрне игътибар белән тыңлады, документлар белән танышты.  Аның әйтүенчә, очрашу барышында яңгыраган бер генә сорау да игътибарсыз һәм җавапсыз калмаячак.

11 мартта Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе урынбасары Ирина Терентьева Яшел Үзән районында «Бердәм Россия» партиясенең җирле бүлекчәсендә гражданнарны кабул итте. Депутатка Яшел Үзәндә яшәүче хатын-кыз торак мәсьәләсен хәл итүдә ярдәм итүен сорап мөрәҗәгать итте. Ул район бала тудыру йортында неонотолог булып эшли, 10 ел элек фатир алган, анда балигъ булмаган кызы һәм әнисе белән яши. Табиб бу торакны хосусыйлаштырырга тели, әмма аңа «мохтаҗ» статусы бирелмәгән. Ирина Терентьева мәсьәләне шәхси контроленә алды.

11 март көнне Казан кооператив институтында «Бердәм Россия»нең  университет юридик-хокукый классы»  республика проектын эшләтеп җибәрделәр. Бу – ТР Дәүләт Советының  хатын - кыз депутатларның «Мәрхәмәт - Милосердие» берләшмәсе, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы, Россия кооперация университеты һәм «Бердәм Россия» партиясенең  уртак проекты. Тантананы ККИ ректоры, ТР Дәүләт Советы депутаты Алсу Нәбиева ачты. Чарада  Социаль сәясәт комитеты рәисе урынбасары Ольга Воронова катнашты. Проект укучыларның хокукый грамоталылыгын арттыру, гражданлык позициясен формалаштыру, патриотик тәрбия бирүне тәэмин итү, хокук принципларын, шулай ук үзебезнең хокукый системаны аңлауга әзерләнү, юридик һөнәрләр һәм юридик фәннәр белән кызыксынуны үстерү максатларында гамәлгә ашырыла.

10 мартта Социаль сәясәт комитеты рәисе Светлана Захарова Яр Чаллы шәһәре сәламәтлек саклау идарәсенең медицина советының киңәйтелгән утырышында катнашты. Шәһәр мэры Наил Мәһдиев шәһәрдә сәламәтлек саклау системасы югары дәрәҗәдә оештырылган урыннардагы  табибларга рәхмәт белдерде. Татарстанның сәламәтлек саклау министры Марсель Миңнуллин табибларның эшчәнлеген югары бәяләде, ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсен һәм 5нче шәһәр хастаханәсен аерым билгеләп үтте.

10 мартта Дәүләт Советы депутаты Ринат Фазылов Татарстан Республикасыннан  махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаилә әгъзаларына ярдәм мәсьәләләре буенча региональ ведомствоара комиссиянең, Татарстан Республикасында иреклелекне (волонтерлыкны) үстерү буенча ведомствоара советның һәм «Ярдәм яңәшә!»  хәрәкәтенең уртак утырышында катнашты. Ринат Фазылов хәрәкәт эшчәнлегенең бүгенге нәтиҗәләре, хәрбиләргә һәм аларның гаиләләренә ярдәм итү, шулай ук гуманитар йөкләр җибәрү турында сөйләде.

10 мартта Яр Чаллыдан махсус хәрби операция зонасына  чираттагы гуманитар  ярдәм  җибәрелде. Чарада Дәүләт Советы депутатлары Илдар Шамилов, Андрей Ляпунов, Владимир Чагин катнашты. 18 тоннадан артык авырлыктагы йөк «Төньяк» группировкасы сугышчылары өчен билгеләнгән. Әлеге йөк «Татарстан логистикасы һәм автоташулары» коммерцияле булмаган партнерлык» ассоциациясе һәм Яр Чаллы шәһәре йөк ташучылары хисабына формалаштырылган. Бу – СВО башланганнан бирле 32 нче һәм агымдагы елда өченче йөк.

10 мартта Дәүләт Советы депутаты Фәнис Нурмөхәммәтов Казан авиация институтында Түбән Кама якташлар җәмгыяте белән очрашты. Очрашуда студентларның яңа идеяләр һәм проектлар булдыру мәсьәләләре турында фикер алыштылар.

9 мартта Яшел Үзән мәдрәсәсенең түбәсен ремонтлау төгәлләнде, анда мөселманнар өчен уку бинасына гөмбәз һәм ике манара куелды. Бу изге эшләр А.М. Горький исемендәге завод һәм Дәүләт Советы депутаты Ренат Мистахов ярдәме белән тормышка ашырылды.  Биредә шулай ук  бәйрәм ифтары узды.

7 мартта Законлылык һәм хокук тәртибе комитеты рәисе урынбасары, Россия Герое Рәсим Баксиков Казан югары уку йортларының юридик факультетлары студентлары белән очрашты. Очрашуга килгән яшьләр актив гражданлык позицияләрен күрсәттеләр, аларның күбесе күп кенә иҗтимагый-сәяси, фәнни-мәгариф проектларында һәм чараларда катнаша. Депутат патриотизм һәм гражданлык җаваплылыгы, хокукый культура һәм законга хөрмәт, яшь буын өчен Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы әһәмияте темасына лекция укыды.

«Без барыбыз да Россия Федерациясе дип аталган гаять зур механизмның бер өлеше булып торабыз, һәм бу механизмның ничек эшләве  һәрберебезнең эш сыйфатына бәйле", –  дип белдерде Рәсим Баксиков.

7 мартта Дәүләт Советы депутаты, «Ярдәм янәшә!» республика хәрәкәте координаторы  Ринат Фазылов «Үзебезнекеләрне ташламыйбыз. Биектау» иреклеләр бергәлеге белән берләшеп  Сватов юнәлеше сугышчысына УАЗ "буханка" автомобилен  тапшырды. 

7 мартта Бюджет, салымнар һәм финанс комитеты рәисе урынбасары Камил Нугаев Спас районына эш сәфәре барышында Иске Рәҗәп авыл җирлегенең социаль-мәдәни объектларында, шулай ук китапханәдә һәм почтада булды, китаплар һәм сувенирлар тапшырды. Депутат шулай ук  махсус хәрби операциядә катнашучы хәрбиләрнең әти-әниләре белән очрашу уздырды, алар белән үзләрен кызыксындырган мәсьәләләр турында фикер алышты.   

8 мартта Дәүләт Советы депутаты Руслан Шиһабеддинов «Яшь Гвардия» Бөтенроссия иҗтимагый оешмасы активистлары белән бергәләп Казанның  сугыш ветераннары госпиталендә булдылар. Госпиталь берничә корпусны үз эченә ала — диагностика, дәвалау, йогышлы авырулар һәм башкалар, шулай ук югары технологияле җиһазлар һәм тренажерлар — солдатларны, офицерларны һәм аларның якыннарын дәвалау, сәламәтләндерү һәм тернәкләндерү өчен кирәкле барлык әйберләр белән җиһазландырылган. Биредә югары квалификацияле персонал эшли, аларның күп өлеше — хатын-кызлар. Яшь гвардиячеләр медицина хезмәткәрләренә  фидакарь хезмәтләре һәм эшкә бирелгәнлекләре өчен чын күңелдән рәхмәт белдерделәр, хатын-кызларны бәйрәм белән котлап чәчәкләр бүләк иттеләр. 

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International