Тактиль объектлар, пандуслар һәм иммерсив антимузей: Дәүләт Советы депутатлары Иске Татар бистәсе инфраструктурасының аз хәрәкәтләнүче гражданнар өчен ни дәрәҗәдә уңайлы булуын бәяләде

2026 елның 28 мае, пәнҗешәмбе, 13:20

Сәламәтлеге мөмкинлекләре чикләнгән аз хәрәкәтләнүчән гражданнар өчен шәһәр инфраструктурасы объектларыннан файдалана алу мәсьәләләре –республика парламентарийларының игътибар үзәгендә. Бүген Дәүләт Советы депутатлары Лилия Маврина, Алексей Созинов, Ольга Воронова, Данис Зарипов, шулай ук РФ ФС Дәүләт Думасы депутаты Илья Вольфсон Иске Татар бистәсенең мәдәни истәлекле урыннарына рейд үткәрделәр, Каюм Насыйри урамы буйлап йөрделәр һәм казанлылар һәм башкала кунаклары яраткан бу җәяүлеләр урамының сәламәтлеге мөмкинлекләре чикләнгән гражданнар өчен ни дәрәҗәдә уңайлы булуын бәяләделәр, сәламәтлеге мөмкинлекләре чикләнгән гражданнарның хокукларын яклаучы республика законнары тулысынча үтәләме-юкмы икәнен ачыкладылар.  Карау нәтиҗәләре турында Казан шәһәре Башкарма комитетының «Иске шәһәр» махсус территориясе префектурасы бинасында узган түгәрәк өстәл утырышында фикер алыштылар. Моннан тыш, депутатлар «Геройлар таянычы» ресурс үзәгендә булдылар һәм махсус операция ветераннары белән очраштылар.  

Депутатлар иң элек «Кунак» кунакханәсендә булдылар. Парламентарийлар аз хәрәкәтләнүчеләр өчен төзелгән йортны карадылар. Биредә сәламәтлеге мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен инфраструктура булдырылган. Өйдә пандус һәм махсус җиһазландырылган бәдрәф бүлмәсе бар. «Мин моны гына түгел, кунакханәнең барлык йортларын да махсус «тревога» төймәләре белән җиһазландырырга киңәш итәр идем, әгәр кешегә ниндидер ярдәм кирәк булса, ресепшнга сигнал бирер өчен», – дип тәкъдим итте Лилия Маврина.

Депутатлар караган чираттагы объект Иске Татар бистәсенең визуаль макетлары булды, алар 2024 елда һәр истәлекле урын янына диярлек куелган иде. Барлыгы 24. Алар – начар күрүче туристларга территориянең архитектура ансамбле белән танышырга мөмкинлек бирә торган тактиль объектлар. Һәр макет Брайль шрифты белән тәэмин ителгән.

Депутатлар бүген булган «Караңгылыкка караш» музее – Һичшиксез, Иске Татар бистәсенең уникаль объектларының берсе. Бу иммерсив антимузей, анда килүчеләр тулы караңгылык шартларында экскурсия уза һәм киңлекне ишетү, тою һәм башка тойгылар аша кабул итәргә өйрәнә. Музей зур социаль-танып белү тәҗрибәсен кичерергә мөмкинлек бирә, ул сукыр кешеләр дөньясын яхшырак аңларга ярдәм итә.

«Караңгылыкка караш» музеена нигез салучы, күрү буенча инвалид Павел Панасюк билгеләп үткәнчә, әлеге музей киңлегендә иң мөһиме – фәлсәфи нигез. «Әйләнә-тирә дөнья турында без 90% күз органнарыннан беләбез, һәм сез караңгыда дөньяны кабул итүнең ни дәрәҗәдә үзгәрүен күз алдына да китерә алмыйсыз, – дип басым ясады ул. – Без бу хакта сөйләп кенә калмыйбыз, ә чынлыкта инклюзиянең нәрсә икәнен дә сынап карарга мөмкинлек бирәбез».

Павел Панасюк шулай ук билгеләп үткәнчә, якын арада музей хезмәткәрләре һәм гидлары (нигездә алар барысы да сукыр кешеләр), үзләренең туганнарын һәм якыннарын яхшырак аңласын өчен,  күрү буенча инвалидларның туганнары белән эшне оештырырга планлаштыралар.

Бүген депутатлар махсус хәрби операция сугышчыларына ярдәм итүче «Батырлар таянычы» ресурс үзәгендә булдылар һәм махсус операция ветераннары белән очраштылар.  

«Батырлар таянычы» ресурс үзәге 2025 елның 30 апрелендә оештырылган. Үзәк социализация һәм психологик адаптация, махсус хәрби операциядә катнашучыларны реабилитацияләү мәсьәләләре белән шөгыльләнә, тыныч тормышка кайтырга ярдәм итә. Моннан тыш, үзәк хезмәткәрләре махсус операциядә катнашучыларның гаилә әгъзаларына төрлечә ярдәм күрсәтә, гуманитар ярдәм җыюны һәм җибәрүне координацияли. Ресурс үзәге базасында шулай ук «Патриотик берлек» эшли, аның составына кырыктан артык волонтер һәм иҗтимагый оешма кергән. Ресурс үзәген ТР мөфтиенең махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаилә әгъзаларына ярдәм итү мәсьәләләре буенча урынбасары Мансур хәзрәт Җәләлетдин җитәкли.

«Үзәкне булдыру идеясе махсус операция зонасына бару вакытында туды, – дип сөйләде Мансур хәзрәт Җәләлетдин, – ул вакытта безнең сугышчыларның да, махсус хәрби операциядән кайткан ветераннарның да сораулары күп иде. Хәзер аларны бергәләп, шул исәптән ресурс үзәге эше кысаларында да, хәл итәбез. Ватанны саклаучылар фонды белән актив хезмәттәшлек итәбез. Безгә килгән егетләр тормышларын «чиста биттән» башлыйлар, кайберләрен бәйлелектән арындырабыз, алар өйләнәләр, аларга эшкә урнашырга ярдәм итәбез. Әгәр алар безгә килмәсә, без үзебез алар янына барабыз, сөйләшәбез, тыныч тормышка җайлашырга ярдәм итәбез».

Бу эшнең уңышы күбесенчә СВОдан кайткан ветераннарның үзләренең адаптацияләүдә ярдәм итүләре белән бәйле. Аларның берсе – махсус операциядә катнашучы Рузәл Гыйниятуллин, хәзер ул «Геройлар таянычы» ресурс үзәгенең адаптив бүлеген җитәкли. 2023 елда Рузәл Гыйниятуллин яралана, Мәскәүдә озак вакыт тернәкләнү уза. Аның тормышында алкогольне чиктән тыш куллану белән бәйле чор да булган. Бу бәйлелекне ул җиңә алган  һәм хәзер башкаларга ярдәм итә. «Проблема шунда ки, кайткач тәнебез    монда булса да, рухыбыз белән шул сугышта калабыз» – дип сөйли Рүзәл Гыйниятуллин һәм хәзрәткә ярдәмнәре өчен рәхмәт әйтә.      

Үзәк базасында «Алга» ветераннарының волейбол командасы формалаштырылган, волейболны утырып уйныйлар, һәм бүген команда уңышларга ирешкән инде. Ә үзәкнең хоккей командасы спортта уңышларын әле генә башлый. Парламентарийлар ветеран-спортчыларга форма сатып алырга сертификат, ә Данис Зарипов рухи көч һәм спорт бердәмлеге символы буларак исемле кәшәкә тапшырды.

Спортчылар тренировкалар урыны белән ярдәм итүне сорап мөрәҗәгать иттеләр, депутатлар бу мәсьәләне эшкә алдылар.

«Аерым рәхмәт сүзләре – безнең геройларга, – дип басым ясады Дәүләт Думасы депутаты Илья Вольфсон журналистлар белән аралашканда. – Һичшиксез, махсус хәрби операциядән кайткан, яраланган егетләргә һәртөрле ярдәм күрсәтергә, тернәкләндерү мәсьәләләрен хәл итәргә кирәк. Һәм хәзер без аларның тыныч тормышка әйләнеп кайтуларын, спорт белән шөгыльләнүләрен, егетләрнең яңа гына кайтканнарга,  һәм әле ничек җайлашырга икәнен аңлый алмаганнарга ярдәм итүләрен күрдек».

Депутатларның бүген күргәннәренә  нәтиҗә ясап, Социаль сәясәт комитеты рәисе Алексей Созинов искәрткәнчә, Дәүләт Советының апрель сессиясендә сәламәтлеге мөмкинлекләре чикле кешеләр өчен туристлык объектларына керү мөмкинлеге турында закон кабул ителгән. «Казан – кешеләр өчен төзелгән шәһәр, һәм безнең арада объектка физик яктан барып җитү, аның турында мәгълүмат алу өчен махсус шартларга мохтаҗ кешеләр бар, – дип ассызыклады профильле комитет башлыгы. – Һәм бүген Дәүләт Думасы, Дәүләт Советы депутатлары шәһәребезнең үзәгендә, туристлар күп булган Иске Татар бистәсендә бу юлны үз аяклары белән үттеләр. Шәһәребездә яшәүче теләсә кемнең, башкала кунакларының, сәламәтлеге мөмкинлекләре чикле булуга (күрү, ишетү, терәк-хәрәкәт, менталь) карамастан, бөек мәдәни байлыгыбызны барып күрү мөмкинлеге булуы мөһим. Безнең бурыч – күргәннәрне бәяләү генә түгел, ә ярдәм чараларын булдыру, безнең гадәти мохит һәркем өчен ачык булсын өчен эшләү».

Алексей Созинов шулай ук Дәүләт Советы депутатларына үз округларында җәяү йөреп чыгарга һәм муниципалитетларда мохитнең уңайлылыгын бәяләргә тәкъдим итәчәген билгеләп үтте.

«Үз вакытында мин Иске Татар бистәсе территориясен төзү башында торган идем, хәзер дә үзгәрешләрне күрү күңелле, – дип тәэсирләре белән уртаклашты Дәүләт Советы Секретаре Лилия Маврина. – Күп нәрсә тормышка ашырылды, хәтта без хыялланганнан да яхшырак тормышка ашырылды, моның өчен префектура хезмәткәрләренә зур рәхмәт. Тәэсирләр уңай, әмма, һичшиксез, эшләп бетерәсе эшләр бар». Иң мөһим мәсьәләләр арасында Лилия Маврина халыкның мәгълүматлы булуын һәм ведомствоара багланышларны атады.

 

 

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International