Марат Әхмәтов: «Авыл халкының хезмәт активлыгы офыкларын киңәйтергә кирәк»

2026 елның 28 мае, пәнҗешәмбе, 13:45

Авылның актив кешеләренә һәртөрле ярдәм күрсәтү һәм авыл халкының хезмәт активлыгы офыкларын киңәйтү мөһим. Бу хакта республиканың көньяк-көнбатыш районнары фермерлары, авыл җирлекләре башлыклары, шәхси ярдәмче хуҗалыклар һәм гаилә фермалары җитәкчеләре, авыл хуҗалыгы кооперативлары вәкилләре белән очрашу барышында Дәүләт Советы Рәисе вазыйфаларын башкаручы Марат Әхмәтов белдерде. Бүген Буа муниципаль районында авыл халкының хезмәт активлыгын арттыру һәм кече хуҗалыкларны үстерү мәсьәләләре буенча ел саен үткәрелә торган семинар-киңәшмә узды. Май аенда мондый очрашулар республиканың Яңа Чишмә, Минзәлә һәм Арча районнарында узган иде.

Буа дәүләт драма театрында узган семинар-киңәшмәне ачып, Марат Әхмәтов республикада мондый очрашуларның традициягә әйләнүен һәм быел инде 18 нче мәртәбә уздырылуын билгеләп үтте. Һәр ел йомгаклары буенча киләчәк эш планы белән беркетмә раслана. «Ел саен без республикада авыл халкының хезмәт активлыгын арттыру мәсьәләләре буенча фикер алышабыз, – диде Марат Әхмәтов, пленар утырышта катнашучыларга мөрәҗәгать итеп. – Бу бурычның мөһимлеге турында республика Рәисе Рөстәм Миңнеханов ел дәвамында, шулай ук үзенең Дәүләт Советына еллык Юлламасында, моннан тыш күчмә муниципаль киңәшмәләрдә сөйли. Без сезнең урыннарда башкарган эшегезнең мөһимлеген һәм катлаулылыгын аңлыйбыз, чөнки нәкъ менә сез авыл кешесенең үсеше һәм проблемаларын хәл итү юлында торасыз».

Марат Әхмәтов билгеләп үткәнчә, авырлыкларга карамастан, 2025 елда авыл хуҗалыгы лаеклы нәтиҗәләр күрсәткән. «Авыл хуҗалыгы шактый кыен вакытлар кичерә, мин сөткә һәм ашлыкка сатып алу бәяләрен күздә тотам, алар егерменче ел дәрәҗәсендә калды, шуңа да карамастан, безнең товар җитештерүчеләр шактый тырышып һәм фидакарьләрчә эшлиләр, – дип басым ясады Марат Әхмәтов. – Узган ел авыл хуҗалыгы продукциясенең тулаем күләме 400 млрд сум тәшкил итте, шуның 160 млрд сумы кече хуҗалыклар тарафыннан җитештерелде». 

Чәчү кампаниясенең барышы, узган елгы очрашуларның беркетмәләрен үтәү нәтиҗәләре турында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров сөйләде. «Бүген без авыл халкының хезмәт активлыгын арттыру, кече хуҗалыкларны һәм авыл территорияләрен үстерү мәсьәләләре буенча ел саен үткәрелә торган семинарларны тәмамлыйбыз, – диде Марат Җәббаров. – Чәчү кампаниясенең барышы турында кыскача мәгълүмат бирәм. Сабан культураларын чәчү төгәлләнеп килә, бүгенгә 1 млн 611 мең га чәчелгән, бу планнан 94%. Шул исәптә, бөртекле культуралар 726 мең га яисә 94% мәйданда чәчелгән, шикәр чөгендере – 100% диярлек, көнбагыш – 98%, рапс – 94%. 5,4 мең га бәрәңге һәм яшелчә утыртылган».

Үткән очрашуларның йөкләмәләре беркетмәсен үтәү нәтиҗәләре турында сөйләгәндә, министр хәбәр иткәнчә, 31 пунктның 29ы үтәлгән. «Беркетмәнең 2 пункты үтәлмәгән, аерым алганда, муниципаль районнар башлыкларына Кукмара районының кооперативларның сөт парклары территориясендә фермалар төзү тәҗрибәсен өйрәнергә һәм аны үз территорияләрендә кулланылышка кертергә кушылган иде, – диде Марат Җәббаров. – Моннан тыш, муниципаль берәмлекләргә электрон хуҗалык кенәгәсен вакытында һәм тулысынча тутырырга тәкъдим ителде. 2026 елның 1 гыйнварына РФ ЭПКсына Татарстан Республикасы буенча 256 мең шәхси ярдәмче хуҗалыклар кертелгән, яки 79%. Буа һәм Кайбыч районнары шәхси ярдәмче хуҗалыклар саны буенча мәгълүматларны 100% ка кертүне тәэмин иттеләр».

Тармак министрлыгын борчыган мәсьәләләр арасында Марат Җәббаров шәхси ярдәмче хуҗалыкларда мөгезле эре терлекләр санының кимүен атады, бу, шул исәптән, терлекчелектә тулаем продукция җитештерү күләменең кимүенә китерә, шулай ук КФХларның саны кимүенә китерә. Марат Җәббаров шулай ук яңа гына эшли башлаган һәм эшли торган КФХларга грант ярдәме шартларының үзгәрүе турында да сөйләде, алар бер программага берләштерелгән. Махсус хәрби операциядә катнашучылар өчен үз агробизнесын ачуга 7 млн сумга кадәр грант күләмендә «Агромотиватор» гранты кертелә. Конкурс ике юнәлеш буенча да 9 майдан 8 июньгә кадәр игълан ителгән.

Семинар-киңәшмәгә йомгак ясап, Марат Әхмәтов районнар башлыкларын гомуми рейтингтагы күрсәткечләргә тагын бер кат игътибар итәргә өндәде.  «Рейтингларда үз позицияләрегезне, үзегезнең никадәр актив һәм бик үк актив булмавыгызны күрдегез. Барлык мәгълүматны исәпкә алып, зинһар, нәтиҗәләр ясагыз, – дип басым ясады Марат Әхмәтов, башлыкларга мөрәҗәгать итеп. – Муниципаль районнар башлыклары, күрсәткечләрегез бик үк югары булмаса, тагын нәрсә эшләргә кирәклеген билгеләгез. Без аңлыйбыз, вәзгыятьне радикаль рәвештә тиз генә үзгәртергә ярамый, әмма без сезнең белән авыл хуҗалыгы күрсәткечләре буенча тотрыклылыкны саклап калырга бурычлы. Монда шуны күздә тотам, күп кенә субъектлардан аермалы буларак, бездә зур ярдәм бар».

Марат Әхмәтов шулай ук билгеләп үткәнчә, авыл торак пунктларына ярдәм итү – муниципаль берәмлекләр һәм авыл җирлекләре башлыклары эшчәнлеген бәяләүдә өстенлекле критерийларның берсе. Семинарда катнашучылар көннең беренче яртысында агач эшкәртү цехын караган эшмәкәр Андрей Юркин мисалында Марат Әхмәтов, эшчәнлек төренә карамастан, үз эшендә актив, инициативалы авыл халкына ярдәм итәргә чакырды. «Озак еллар дәвамында без хезмәт активлыгы дигәндә, нигездә, авыл хуҗалыгы мәшгульлеген күздә тоттык. Бүген бизнесмен Андрей Юркин үрнәген күрдек, ул бернинди ярдәмсез үз эшен үстерә, – диде Марат Әхмәтов. –  Икътисад министрлыгына мөрәҗәгать итәм, мондый юнәлешләрне өйрәнергә һәм ярдәм күрсәтергә кирәк. Шәхси хуҗалыклар һәм КФХ дәрәҗәсендә генә чикләнмичә, хезмәт активлыгы офыкларын киңәйтергә кирәк.  Әгәр торак пункт территориясендә яхшы, лаеклы хезмәт хакы түли һәм үз производствосын нәтиҗәле үстерә белүче эре хуҗалык субъекты булса, бу да безнең авыл халкының эшлекле активлыгы. Иң мөһиме – авылда яшәүче кешеләргә акча эшләү һәм яшәү өчен шартлар тудыру».

Марат Әхмәтов сәнәгать парклары эшенә аерым тукталды. «Арчада узган семинарда безгә уникаль сәнәгать паркын күрсәттеләр, Казан янында булуына карамастан, анда инвесторлар җәлеп итә алганнар, 200дән артык эш урыны булдырылган, шул ук вакытта анда урнашырга теләүчеләр саны арта гына бара, – диде Марат Әхмәтов. – Мөгаен, профильле министрлык белән берлектә, өстәмә ярдәм чараларын карарга кирәктер».

Киңәшмәне тәмамлап, Марат Әхмәтов муниципаль берәмлекләр һәм авыл җирлекләре башлыкларын авыл халкы өчен эш белән тәэмин итүнең яңа формаларын эзләргә чакырды. «Без яңа проектларны карарга, аларны республика Рәисенә тәкъдим итәргә әзер. Сез көн саен авыл халкы белән тыгыз элемтәдә торасыз, әйтик, алгы сызыкта, актив авыл халкына һәртөрле ярдәм күрсәтергә кирәк», – дип йомгаклады сүзен  Марат Әхмәтов.

Семинар-киңәшмәдә Дәүләт Советы депутатлары Альберт Хәбибуллин, Ринат Гайзатуллин, Азат Хамаев, Нәҗип Хаҗипов, Леонид Якунин һәм Ләлә Кәдермәтова, Татарстан Республикасының фермерлар һәм крестьян хуҗалыклары ассоциациясе җитәкчесе Камияр Байтемиров, Татарстан Республикасы җирле үзидарә органнары ассоциациясе советы рәисе Әгъзам Гобәйдуллин, шулай ук республиканың 8 районыннан башлыклар, шәхси ярдәмче хуҗалыклар һәм гаилә фермалары, тармак министрлыклары һәм ведомстволары, банк өлкәсе җитәкчеләре катнашты.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International