Фәрит Мөхәммәтшин: “Без күпмилләтле Россиядә, Идел буе төбәкләрендә тынычлык һәм татулык саклануын телибез”

2025 елның 14 марты, җомга, 15:23

Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин бүген Ульяновскида узган Идел буе федераль округы субъектлары дәүләт хакимиятенең закон чыгару органнары ассоциациясе утырышында катнашты. Парламентарийлар округ төбәкләрендә пилотсыз авиацияне үстерү стратегиясен гамәлгә ашыру мәсьәләләрен карадылар. Моннан тыш, утырышта Россиянең  традицион рухи-әхлакый кыйммәтләрен саклау һәм ныгыту буенча дәүләт сәясәте юнәлешләре турында фикер алыштылар.

Утырыш алдыннан Идел буе Закон чыгару җыелышлары рәисләре Ульяновски авиация көллиятендә булдылар, биредә төрле төрдәге очу аппаратларын конструкциялиләр һәм җыялар. Моннан тыш, көллият ресурс үзәге буларак эшли, анда иң киң кулланылыштагы пилотсыз очу аппаратлары авиация системаларын эксплуатацияләү өлкәсендә белгечләр һәм укытучылар әзерләнә. Пилотсыз очкычлар бүген юл, авыл һәм урман хуҗалыгында, төзелештә, транспортта, файдалы казылмалар чыгаруны контрольдә тотуда, әйләнә-тирә мохитне мониторинглауда уңышлы файдаланыла. 

Көллият базасында узган инженерлар һәм мөгаллимнәр белән очрашуда яшьләрне ничек итеп массакүләм рәвештә пилотсыз очу машинасын “иярләргә” өйрәтү, булачак белгечләрне өйрәтүче остазларга ничек ярдәм итү турында сүз барды. Тармакны кадрлар белән тәэмин итү проблемасы бар. Шул исәптән педагогик составта да. Узган елның маенда Ульяновски авиация көллияте базасында пилотсыз авиация системалары  эшләү, җитештерү һәм эксплуатацияләү өлкәсендә педагогларны практик әзерләү программасы  эшли башланган, анда беренче булып Марий Эл һәм Мордовия республикаларыннан, Самара, Саратов һәм Ульяновски өлкәләреннән 400 укытучы катнашткан.  Проект грант ярдәме һәм федераль бюджеттан субсидияләр бирү нәтиҗәсендә гамәлгә ашырылган.

Идел буе регионнарында пилотсыз авиацияне үстерү стратегиясе  – закон чыгаручылар өчен мөһим тема. “Технологик суверенитетка ирешү – илебез үсешенең мөһим максатларының берсе, –  дип басым ясады Россия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров, утырышны ачып, –  шул исәптән автоном очу чараларын үстерү турында да сүз бара. Реаль технологик лидерлыкка ирешү өчен берничә юнәлеш буенча үзара бәйләнешле эш алып барырга кирәк: бу фәнни-тикшеренү һәм тәҗрибә-конструкторлык эшләрен уздыру, җитештерү куәтләрен арттыру һәм инфраструктураны булдыру, продукциягә ихтыяҗны стимуллаштыру һәм кадрлар белән тәэмин итү. Моннан тыш, норматив-хокукый базаның сыйфат ягыннан яңа дәрәҗәсен формалаштыру мөһим фактор булып тора. Монда безнең округның барлык төбәкләре дә катнаша”.

Татарстан бүген пилотсыз авиацияне үстерү программаларын гамәлгә кертү буенча алдынгы регионнар рәтендә аталды. Узган ел «Пилотсыз авиация системалары өчен кадрлар» федераль проекты кысаларында Иннополис университеты әлеге юнәлеш буенча белем бирү үзәге буларак сайлап алынган иде. Республика мәктәпләрендә махсуслаштырылган класслар, түгәрәкләр һәм секцияләр ачыла.

Бүгенге утырышның көн тәртибендә рухи-әхлакый кыйммәтләрне саклау һәм ныгыту мәсьәләләре төп тема булды. “Идел буе федераль округында ике йөзгә якын төрле милләт һәм халык яши, шуңа күрә без милләтара һәм конфессияара тынычлык һәм татулык нигезе булган рухи-әхлакый кыйммәтләрне саклауның мөһимлеген башкалардан яхшырак аңлыйбыз, – дип ассызыклады Ассоциация координаторы, Түбән Новгород өлкәсе Закон чыгару Собраниесе Рәисе Евгений Люлин. – Идел буе федераль округы Закон чыгаручылар ассоциациясе Россия Хөкүмәтенә традицион кыйммәтләрне ныгыту өлкәсендәге Идел буе эшләнмәләрен анализлады һәм тәкъдим итте, алар бөтен илгә файдалы булачак”.

Идел буе закон чыгаручылары Татарстанның рухи-әхлакый кыйммәтләрне саклау һәм ныгыту буенча алдынгы тәҗрибәсен күп тапкырлар билгеләп үттеләр. Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Татарстан халыклары Ассамблеясе эшенә аерым тукталды. “175 милләт вәкиле яшәгән республикабызда милләтара тынычлыкны һәм татулыкны, халыклар арасында үзара аңлашуны саклау һәм ныгытуның яхшы ысулы табылды , – дип басым ясады парламент җитәкчесе, – Татарстан халыклары Ассамблеясе – республиканың милли-мәдәни автономияләрен берләштерүче иң зур иҗтимагый оешма, беренче чиратта, мәдәниятне һәм гореф-гадәтләрне, туган телләрне саклау һәм үстерү мәсьәләләрен хәл итә. Татарстанда күпмилләтле якшәмбе мәктәбе эшли, анда республикада яшәүче төрле халык вәкилләре үзләренең туган телләрен өйрәнә ала”.

Фәрит Мөхәммәтшин  әйтүенчә, милли-мәдәни берләшмәләрнең ватандашлар белән багланышлары, мигрантларны социаль адаптацияләү эшнең мөһим юнәлеше булып тора. Татарстан – икътисадый яктан кызыклы төбәк, бүген республика территориясендә 110 меңгә якын мигрант яши, аларның яртысыннан артыгы эшкә килгән.

Фәрит Мөхәммәтшин Идел буе парламентарийларына Татарстан халыклары Ассамблеясе эшчәнлегенең традицион рухи-әхлакый кыйммәтләрне саклау һәм ныгыту эшендәге уңай тәҗрибәсен тирәнрәк өйрәнергә тәкъдим итте.

"Көн тәртибендә актуаль мәсьәләләр тора,  –  диде парламент башлыгы, утырыш нәтиҗәләрен шәрехләп, журналистлар белән әңгәмәдә, – беренчесе – пилотсыз очу аппаратлары җитештерү һәм аларның күләмен арттыру, икенчесе – безнең субъектларның күпмилләтле халкының мәдәни һәм рухи кыйммәтләрен саклау. Бу мәсьәләләр безнең республикага турыдан-туры кагыла, чөнки без пилотсыз очкычлар белән дә шөгыльләнәбез, бу тармак өчен кадрлар да әзерлибез. Икенче сорау да мөһим. Татарстан, бөтен округ кебек үк, күпмилләтле, һәм без барыбыз да күпмилләтле Россиядә, Идел буе федераль округы төбәкләрендә тынычлык һәм татулык, хезмәт активлыгы саклануын, гореф-гадәтләр һәм традицияләр буыннан-буынга тапшырылуын, биредә яшәүче халыкларның туган телләре һәм мәдәнияте өйрәнелүен телибез”.     

Ассоциация эшендә Ульяновски өлкәсе губернаторы Алексей Русских, Идел буе федераль округының 13  субъектының парламенты башлыклары, округның закон чыгару җыеннары каршындагы Яшьләр парламенты җитәкчеләре катнашты.

Бүген Идел буе парламентарийлары Ульяновскида  совет халкының Бөек Ватан сугышында Җиңүенең төп символы булган Дан обелискы янындагы Мәңгелек утка чәчәкләр салдылар.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International