Фәрит Мөхәммәтшин: "Чит ил гражданнарының рус телен белмәгән балалары белән эшләү алгоритмын булдырырга кирәк»

2024 елның 3 декабре, сишәмбе, 13:09

Дәүләт Советының соңгы утырышында мәгариф турында федераль законның 67 һәм 78 статьяларына үзгәрешләр кертү мәсьәләсе каралды. Закон проекты гомуми белем бирү оешмаларына укырга кергәндә чит ил балаларының рус телен белү дәрәҗәсенә тест узуны мәҗбүри итеп куя. (сүз мәктәпләр турында бара). Парламент депутатларының әлеге закон проекты буенча фикерләре икегә бүленде. «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына биргән интервьюсында Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин республика парламентының нинди позициядә булуын һәм Татарстан депутатларының әлеге мәсьәләне балалар мәнфәгатьләрендә ничек хәл итәргә тәкъдим итүләрен аңлатты.

Фәрит Хәйруллович, безнең мәктәпләрдә мигрант балаларын укыту мәсьәләсе чыннан да гади түгел. Ул укучыларның үзләренә дә, аларның ата-аналарына һәм педагогларга да кагыла. Шулай булгач, сезнең карашка, рус телен белүгә мәҗбүри тест кертү кирәкме яки юкмы?

– Мондый закон кирәк, монда шик юк. Мәктәптә уңышлы уку өчен укучылар рус телен белергә тиеш, югыйсә аларга программаны үзләштерү бик авыр булачак. Аны кабул итү файдасына тагын бер дәлил – бу белем бирүнең тиешле сыйфатын тәэмин итәчәк һәм педагогларга белем бирү процессын оештырырга ярдәм итәчәк.

Мәсьәлә гади түгел, күп кенә төбәкләргә, шул исәптән Татарстанга да кагыла. Күп тармаклы икътисады булган республикабыз югары квалификацияле кадрларга мохтаҗ. Безнең предприятиеләргә күп дәүләтләрдән, кайчакта гаиләләре белән, эшкә киләләр. Һәм еш кына Россиядә булганда укучы балаларны укытуны ничек оештырырга, яңа социаль-мәдәни шартларга ничек җайлаштырырга дигән сорау туа.

Хәзерге вакытта республика территориясендә 100 меңнән артык чит ил гражданы яши, аларның яртысы – хезмәт мигрантлары. Татарстан мәктәпләрендә 3 меңнән артык мигрант баласы белем ала.  

Федераль законның яңа проекты нәкъ менә аларга кагыла. Концептуаль яктан без аны хуплыйбыз. Әмма аның кайбер положениеләрен эшләп бетерергә кирәк. Минем коллегаларым, Дәүләт Советы депутатлары, хокук куллану практикасына кагылышлы сораулар күп булуы хакында әйттеләр  инде. Мәсәлән, тестларга әзерлек механизмының нинди булачагы, әзерлек өчен кем һәм нинди күләмдә җаваплы булуы, тест материаллары ничек төзеләчәге язылмаган.

Бу тестны узмаган укучыга нишләргә дигән сорау кала. Сүз бит чит ил кешесе турында гына түгел. Без, барыннан да элек, кеше турында сөйләшәбез. Үз проблемасы белән ялгызын гына калдырырга хакыбыз  булмаган бала турында. Билгеле булганча, чит балалар булмый.... Икенче як та бар: әгәр без килүчеләр белән элемтә урнаштырмасак, аны башка берәү, мәсәлән, криминалитет бик тиз эләктереп алачак.

Хәзер кайбер федераль ММЧ һәм телеграмма-каналларда әлеге закон проекты буенча иҗтимагый дискуссия җәелдерелде. Кискен бәяләүләр дә бар. Мәсәлән, Кеше хокуклары буенча совет әгъзаларының берсе республика позициясен дәүләт башлыгы йөкләмәсенә карата демарш дип атады. Бу уңайдан сез нәрсә уйлыйсыз?

– Кеше хокуклары буенча совет әгъзасының белдерүенә без бик гаҗәпләндек (өстәвенә, элегрәк бу абруйлы иҗтимагый орган җитәкчесе мигрант балаларны тел билгеләре буенча маргиналлаштыру куркынычы турында әйткән иде).

Безнең карашка, Владимир Владимирович Путин рус телен белмәгән яки начар белгән читтән килгән балалар белән эшләүнең бердәм федераль алгоритмын эшләргә кирәклеген бик ачык белдерде. Эш алгоритмын эшләү, ә җәмгыятьтән изоляцияләү ысулын уйлап табу түгел! Шуңа күрә Россия Президенты күрсәтмәсен үтәргә кирәк дип саныйбыз. Өстәвенә, Мәгариф министрлыгының педагогик югары уку йортлары базасында чит илләрдән килгән балалар өчен, кирәк булган очракта, рус телен өйрәнү үзәкләре булдыру турындагы тәкъдиме бар. Һәм без моны бердәм хуплыйбыз. Татарстан бу эшкә кушылырга әзер.

Башкача әйткәндә, иң элек бала мәнфәгатьләре исәпкә алынырга тиеш?

 –  Әлбәттә. Тагын бер кат басым ясап әйтәм, илебез территориясендә яшәүче мәктәп яшендәге барлык балалар да мәктәптә белем алу хокукына ия. Бу Россия Конституциясе һәм федераль законнар белән гарантияләнә. Баланың белем алу хокукы бозылырга тиеш түгел. Бу вәзгыятьтә җайлашырга ярдәм итәргә кирәк. Өстәвенә, Россиядә укыганнан соң еш кына мигрант балалар кире китмиләр, ә бездә калалар һәм эш табалар. Ягъни, киләчәктә алар күпмилләтле Россия халыкларының зур гаиләсендә әгъза булып ил демографиясенә, икътисадына һәм мәдәни үсешенә үз өлешләрен кертүче гражданнар була ала.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International