Инвалидларның хокукларын яклау мәсьәләләре буенча «Хатын-кыз игътибары» кайнар линиясенә 130 дан артык мөрәҗәгать кергән

2025 елның 5 декабре, җомга, 17:27

Бүген Казанда Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Аппараты базасында көн дәвамында инвалид гражданнарның хокукларын яклау мәсьәләләре буенча «Хатын-кыз игътибары» кайнар линиясе эшләде, ул «Мәрхәмәт – Милосердие» Дәүләт Советының хатын-кыз депутатлар берләшмәсе әгъзалары һәм Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил катнашында оештырылды.

Татарстанлыларның сорауларына «Мәрхәмәт-Милосердие» берләшмәсе әгъзалары Ирина Терентьева, Рузилә Тимергалиева, Алсу Надршина, Ләлә Кәдермәтова җавап бирде. Шулай ук Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил аппараты, прокуратура, Мәгариф һәм фән министрлыгы, Сәламәтлек саклау министрлыгы,  Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы, Татарстан Республикасы буенча Россия Федерациясе Социаль фонды бүлеге, яшьләр эшләре министрлыгы, Казан шәһәре Башкарма комитеты вәкилләре консультацияләр бирде.

Кайнар линия үткәрү вакытында депутатларга һәм белгечләргә ярдәм һәм консультация сорап республиканың 135 кешесе мөрәҗәгать итте. Сорауларның бер өлеше шунда ук хәл ителде, калганнары эшкә алынды.

Гражданнарның сораулары дарулар белән тәэмин итүгә, аерым алганда, гражданнарның ташламалы категорияләренә, шифаханә-курортта дәвалануга, тернәкләндерүнең техник чаралары белән тәэмин итүгә, уңайлы мохитне оештыруга, торак-коммуналь хезмәтләргә ташламалар алуга кагылды. Шулай ук махсус хәрби операциядә   катнашкан кешеләрдән реабилитация мәсьәләләре буенча мөрәҗәгатьләр дә килде.

«Бүген без бик күп төрле сораулар ишеттек, – диде Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурская, – әмма алар барысы да бер нәрсәне раслый – инвалид гражданнарга вакытында ярдәм кирәк. Үз чиратында, безнең кайнар телефон линияләре кешеләргә конкрет мәсьәләләрне хәл итәргә, шулай ук игътибар таләп итә торган системалы кыенлыкларны ачыкларга ярдәм итә».

  

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International