Марат Әхмәтов: «Габдулла Тукай иҗаты бүген дә актуаль һәм аңа ихтыяҗ зур»

2026 елның 9 апреле, пәнҗешәмбе, 18:34

Бүген Дәүләт Советы Рәисе вазыйфаларын башкаручы, ТР Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе рәисе Марат Әхмәтов татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуга багышланган «Татар сүзе – Тукай сүзе» телевизион концертында катнашучыларны сәламләде. Чара Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында узды.

«Татар сүзе – Тукай сүзе» телевизион театральләштерелгән шигъри тамаша «Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясе тарафыннан ТР Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе белән берлектә оештырылды. Концерт программасы нигезендә Габдулла Тукайның тормышы һәм иҗаты ята. Сәхнәдә «Татар сүзе» халыкара телевизион конкурсы финалистлары, шулай ук Татарстанның танылган артистлары чыгыш ясады. Тамашачыларны шигъри әсәрләр, Тукай сүзләренә язылган популяр җырлар һәм театральләштерелгән номерлар көтә.

Марат Әхмәтов үз чыгышында билгеләп үткәнчә, соңгы елларда «Татар сүзе» конкурсында катнашучылар Габдулла Тукай әсәрләренә ешрак мөрәҗәгать итәләр. Бу аның иҗади мирасының бүгенге көндә дә актуальлеген һәм халык арасындагы популярлыгын дәлилли.   

Габдулла Тукайны гаять сизгер, нечкә лирик та, шул ук вакытта үз юлыннан тайпылмаган туры сүзле публицист та, – дип  басым ясады Марат Әхмәтов. – Ул – фундаменталь фикернең гәүдәләнеше, сатира остасы һәм үз халкын үз ирегенә һөҗүм итүчеләргә каршы көрәшкә чакыручы батыр. Аның даһиларча язылган әсәрләрендә бүген дә актуаль булган сорауларга җавап табарга мөмкин»

Марат Әхмәтов шулай ук конкурста катнашучыларның чыгышлары татар халкының рухи һәм мәдәни мирасын тирәнрәк ачу мөмкинлеге бирәчәген билгеләп үтте. «Габдулла Тукай – безнең бүгенгебез һәм киләчәгебез, без шагыйрьнең бәхетле варислары. Без аның әсәрләрен укып үстек һәм өйрәндек, – диде Марат Әхмәтов журналистлар белән аралашканда. – Ул туганнан соң бер гасырдан артык вакыт үтте инде, ләкин моңарчы аның бер генә сүзе дә, бер генә шигыре дә мәгънәсен югалтмады. Безгә Тукайның лаеклы варислары булырга кирәк, чөнки ул безгә татар халкы яшәсен һәм чәчәк атсын дип васыять иткән».

Концертта Татарстанның халык һәм атказанган артистлары, «Шаян ТВ» телеканалы алып баручылары, шулай ук «Апуш» балалар театр студиясенең яшь талантлары катнашты. Программада «Сәйлән» фестивале җиңүчеләре һәм Халыкара конкурслар лауреатлары Рөстәм Хөсәенов һәм Амелия Феофанова башкаруындагы музыкаль номерлар аерым урын алды.

Концертның телевизион премьерасы 26 апрельдә – Габдулла Тукайның туган көнендә – «Татарстан - Яңа гасыр», «ТНВ-Планета» һәм «Шаян ТВ» телеканаллары эфирында була.

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International