Марат Әхмәтов һәм Фәрит Мөхәммәтшин «Әлдермештән Әлмәндәр» спектаклен тамаша кылды

2026 елның 9 апреле, пәнҗешәмбе, 21:44

Бүген Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры сәхнәсендә Туфан Миңнуллин пьесасы буенча «Әлдермештән Әлмәндәр» спектаклен премьера алдыннан күрсәттеләр. Спектакльнең беренче тамашачылары арасында Дәүләт Советы Рәисе вазыйфаларын башкаручы Марат Әхмәтов һәм тормыш иптәше Луиза Акрамовна белән Дәүләт Советының Мактаулы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин да бар иде.

Сюжет буенча 91 яшьлек Әлмәндәр карт тормыш итү дәрте белән яши, киләчәккә планнар кора. Ләкин, күк канцеляриясе боерыгы буенча озын гомерле кешегә Үлем җибәрелә, чөнки карт инде тормыш кагыйдәләрен бозган һәм тиешле вакытыннан артык яши. Әлмәндәр  мондый карар белән бөтенләй килешми. Аның үз дөреслеге. Вакыйгалар шулай куера.

Спектакльдә Рамил һәм Илсөя Төхвәтуллиннар, Олег Фазылҗанов, Алсу Каюмова, Илтөзәр Мөхәммәтгалиев, Эмиль Талипов кебек танылган артистлар, шулай ук яшь актерлар катнаша. Куелышның режиссеры – Илгиз Зәйниев.

Премьера алды спектакле зур уңыш белән узды. Соңыннан сәхнәгә рәхмәт йөзеннән Дәүләт Советы Рәисе вазыйфаларын башкаручы исеменнән кәрзин белән чәчәкләр чыгарылды.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International