Идел буе парламентарийлары җирле үзидарә өлкәсендәге законнар турында фикер алыштылар

2025 елның 5 декабре, җомга, 16:41

2025 елның 19 июнендә гамәлгә кергән бердәм гавами хакимият системасында җирле үзидарә турында яңа федераль законда Идел буе федераль округы закон чыгаручыларының тәкъдимнәре исәпкә алынды. Бу хакта Идел буе федераль округы субъектлары Закон чыгаручылар советы утырышында Россия Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле урынбасары Игорь Буренков сөйләде.  

«Соңгы елларда федераль закон дәүләт һәм муниципаль структуралар арасындагы хезмәттәшлекне көчәйтүгә юнәлдерелгән, – дип ассызыклады Игорь Буренков. – Бу гражданнарның көндәлек тормышы мәсьәләләре максималь нәтиҗәле хәл ителсен, ә социаль уңайлылык һәм хакимият институтларына ышаныч югары дәрәҗәдә калсын өчен эшләнә. Яңа федераль закон бөтен Россия буенча җирле үзидарә оештыру өчен яңа ориентирлар бирә. Расланганчы, ул төрле мәйданчыкларда, шул исәптән безнең җирле үзидарә буенча округ советында да актив фикер алышынды. Безнең тәкъдимнәрнең яртысы диярлек законның финал вариантында исәпкә алынган».

Россия Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле урынбасары билгеләп үткәнчә, яңа закон базасы территориаль оешмага һәм җирле хакимият органнары вәкаләтләренә сизелерлек үзгәрешләр кертә. «2027 елга кадәр төбәк һәм муниципаль норматив актларны җайлаштыру буенча җитди һәм җентекле эш алып барылачак, моның өчен эшче төркемнәр һәм комиссияләр төзелде, юл карталары расланды. Округта барлыгы 800 төбәк законын һәм башка хокукый актларны кабул итәргә һәм төзәтергә кирәк булачак, – дип белдерде Игорь Буренков. – Хәзерге вакытта округның барлык регионнарында җирле үзидарәнең төрле мәсьәләләрен җайга сала торган 300дән артык хокукый документ Федераль канунга туры китерелде».

РФ Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле урынбасары билгеләп үткәнчә, 2027 елга кадәр дәүләт хакимияте органнарына муниципалитетлар белән бергә вәкаләтләр чикләрен билгеләргә, аларны оператив һәм сыйфатлы хәл ителәчәк дәрәҗәдә беркетергә кирәк. Җирле әһәмияттәге мәсьәләләрне аеру процессы тәмамлангач, федераль дәрәҗәдә бюджет һәм салым законнарына үзгәрешләр кертү кирәк булырга мөмкин. «Алга таба җирле үзидарә советы кысаларында без булган тәҗрибәләрне өйрәнәчәкбез һәм барысы да дөрес эшләсен өчен нинди өстәмә көйләүләр кирәклеге турында фикер алышачакбыз», – дип йомгаклады сүзен Игорь Буренков.

Регионнар теләге буенча ике дәрәҗәле структураны саклап калу мөмкинлеге булган бер дәрәҗәле системага күчү яңа законның әһәмиятле яңалыгы булып тора. Идел буе федераль округында ел башына дүрт мең өч йөздән артык муниципалитет эшли, аларның күпчелеге – җирлекләр (80% тан артыгы). Закон кабул ителгәнче бер дәрәҗәле модельгә тулысынча дүрт регион күчте – бу Чувашия, Удмуртия, Пермь крае һәм Түбән Новгород өлкәсе. «Берләштерү процесслары, тулаем алганда, тыныч узды, – дип ассызыклады Игорь Буренков. – Округның калган регионнарының күбесе тулысынча яисә өлешчә муниципаль һәм шәһәр округларына күчү мөмкинлеген карый. Башкортстан, Татарстан һәм Самара өлкәсе хәзерге вакытта ике дәрәҗәле системаны саклап калырга планлаштыралар».

Муниципаль реформа барышында халык белән элемтәне югалтмау мөһим, дип саный Россия Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле урынбасары. «Битараф булмаган гражданнарны һәм элеккеге авыл депутатларын үзгәртеп корулардан соң торак пункттагы агымдагы мәсьәләләрне хәл итүгә актив җәлеп итәргә кирәк, – дип ассызыклады ул. – Җирле бергәлек белән хезмәттәшлек итүнең һәм аның үзидарәдә катнашуының башка формаларын үстерергә кирәк. Алар арасында – территориаль иҗтимагый үзидарә, авыл старосталары, инициатив проектлар һәм башка иҗтимагый активлыклар. Төбәкләр шулай ук җирле бергәлекләрне оештыруның өстәмә формаларын да күз алдында тотарга мөмкин – мәсәлән, күрше үзәкләре, йорт комитетлары, җирле инициатив төркемнәр».

Тулаем алганда, муниципаль реформа нәтиҗәсе, Игорь Буренков әйтүенчә, идарә сыйфатын яхшырту, кешеләрнең социаль хәлен яхшырту һәм хакимияткә ышанычны арттыру булырга тиеш. 

Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов әлеге мәсьәлә буенча фикер алышу барышында Россиянең кайбер төбәкләре, шул исәптән Идел буе федераль округы, җирле үзидарәнең ике дәрәҗәле системасын саклап калды, дип ассызыклады. «Кемдер бер дәрәҗәле системага күчте. Бу территориянең реаль ихтыяҗларын чагылдыра торган төрле алымнарны һәм төбәк үзенчәлекләрен ачык күрсәтә», – диде ул.

Фикер алышуга йомгак ясап, Идел буе федераль округының Закон чыгаручылар советы рәисе, Түбән Новгород өлкәсенең Закон чыгару Җыелышы Рәисе Евгений Люлин узган елларда 131 нче закон буенча эшнең ничек җиңел бармавын, төбәкләрнең округлар булдыруларын, кешеләр алдындагы бурычларын үтәү өчен муниципаль берәмлекләрнең ресурсларын берләштерүләрен искә төшерде. «Хәзер вәзгыять үзгәрде, – диде ул. –Яңартылган законнар төбәк үзенчәлегеннән чыгып, җирле үзидарә моделен сайлау хокукын бирде. Хәзерге вакытта муниципаль һәм төбәк хакимиятләре арасында вәкаләтләрне яңадан бүлү бурычы тора. Җирле үзидарәне үстерү өчен шартлар тудырып һәм кешеләргә дәүләт һәм муниципаль хезмәтләрне уңайлы алу мөмкинлеге биреп, бу бурычны мөмкин кадәр нәтиҗәлерәк хәл итү өчен күршеләрнең тәҗрибәсен өйрәнү мөһим».

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International