Фәрит Мөхәммәтшин: «Эчке туризм – илнең социаль-икътисадый үсешенең төп драйверы»

2025 елның 5 декабре, җомга, 15:31

Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин бүген Казан Ратушасында Идел буе федераль округының Закон чыгаручылар советы утырышында катнашты. Парламентарийлар Идел буе федераль округы төбәкләрендә эчке туризмны үстерү мәсьәләләре буенча фикер алыштылар. Моннан тыш, Советның 2026 елга эш планы расланды.

Фәрит Мөхәммәтшин ассызыклаганча, туризм тармагын үстерү мәсьәләсе әһәмиятле һәм актуаль. Бу хакта округ закон чыгаручылары дәрәҗәсендә бу теманың ике тапкыр күтәрелүе сөйли: 2017 елда Йошкар-Олада һәм 2021 елда-Оренбургта.

«Бу Россиядә эчке туризмның социаль-икътисадый үсешнең төп драйверларының берсе булуына бәйле, – дип басым ясады Татарстан парламенты башлыгы. – Тармак икътисадка, кече һәм урта бизнеска ярдәм итә, инвестицияләр җәлеп итүчәнлеген ныгыта, төбәкләрнең мәдәни инициативаларын көчәйтә. Өстәвенә, әгәр биш еллык ретроспективада карасак, бу чорда кунакчыллык индустриясе шактый трансформация кичерде. 2020 елда туристлар агымы кискен кимегәннән соң, билгеле сәбәпләр аркасында, базар оператив рәвештә эчке сәяхәтләргә юнәлде. Ил буенча сәфәрләргә ихтыяҗ арту сыйфатлы тәкъдимнәрнең киңәюе, дәүләт ярдәменең нәтиҗәле чараларын гамәлгә ашыру нәтиҗәсендә сервисларның үсеше белән бергә барды».

Фәрит Мөхәммәтшин әйтүенчә, Идел буе федераль округы регионнарын уңайлы географик урын, уникаль табигый ландшафтлар һәм милли составның күп төрлелеге белән бәйле бай тарихи-мәдәни байлыклары белән аерылып тора. Идел буе федераль округы территориясендә ЮНЕСКО Бөтендөнья мирасы объектлары дәрәҗәсендә әһәмиятле туристик «энҗеләр»  урнашкан – Идел буе федераль округында алар җидәү, шуларның дүртесе  Татарстанда. Идел буе төбәкләренә туристлар агымы 19 млн. кеше тәшкил итә.

 «Татарстан – лидерларның берсе, – диде Фәрит Мөхәммәтшин. – Республика – илнең иң эре туристлык үзәге, ул традицион рәвештә сәяхәтләр өчен иң популяр юнәлешләр рәтенә керә. 2024 елда республика 4,3 млн.турист кабул итте, якын арада амбициоз бурыч куябыз – 5 миллионнан артык кунак кабул итү. Узган ел йомгаклары буенча Татарстан Россиядә иң яхшы унлыкта һәм Идел буе федераль округында тармакның төп параметрлары буенча беренче урында: туристлар агымы күләме (РФдә 7 нче) һәм номерлар фонды (6 нчы), шулай ук урнаштырылган кунаклар саны буенча (5 нче)».

Идел буе федераль округы төбәкләрендә эчке туризмны үстерү темасына төп доклад белән туризм буенча Татарстан Республикасы Дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов чыгыш ясады. 2024 ел нәтиҗәләре буенча илдә гомуми туристлар агымы 170,8 млн кеше тәшкил иткән. Идел буе федераль округына 18,8 млн турист туры килә. Бу якынча 11%. Идел буе федераль округында илнең барлык номер фондының 14% ы урнашкан. Туристлык җәлеп итүчәнлеген арттыру өчен төбәкләр туризмның төрле төрләрен үстерә: мәдәни-танып белү, сәламәтләндерү, табигый, гастрономик, круиз, этник, эшлекле, шулай ук хаҗ кылу. Сергей Иванов әйтүенчә, «Туризм һәм кунакчыллык» илкүләм проекты кысаларында туристлык маршрутлары үсеш ала. Россиянең төрле төбәкләреннән 59 маршрут «милли» статусын алды. Идел буе федераль округы регионнары тарафыннан шундый 9 маршрут формалаштырылган, шулардан  8 –  региональ, берсе – регионара. «Бу «Бөек Идел юлы» маршруты, ул Татарстан, Марий Эл һәм Чувашия территорияләре аша уза. 2016 елда инициаторы Татарстан Республикасы булган шул ук исемдәге төбәкара проект кысаларында гамәлгә ашырыла», – дип сөйләде туризм буенча Татарстан Республикасы Дәүләт комитеты рәисе.

2023 елда «Туризм һәм кунакчыллык индустриясе» илкүләм проекты кысаларында Мәскәү өлкәсендә, Санкт-Петербургта һәм Казанда югары уку йортлары базасында һөнәри компетенцияләрне үстерүнең өч үзәге булдырылган. Татарстан башкаласында Идел буе федераль физик культура, спорт һәм туризм университеты базасында туристлык тармагының кадрлар потенциалын үстерү үзәге ачылган.

«Үзәктә үз территорияләрендә туризмны үстерү белән шөгыльләнүче төбәк командалары өчен һөнәри әзерлек буенча махсус программалар булдырылды, – дип белдерде Сергей Иванов. – Тыңлаучылар составына региональ һәм муниципаль хакимият органнары хезмәткәрләре, туризм һәм кунакчыллык өлкәсендә эшләүче эшмәкәрләр керә. Дәресләрдә сыйфатлы турпродукт булдыруның барлык этаплары — концепцияне эшләүдән алып аны практик тормышка ашыруга кадәр, шулай ук территорияләрне комплекслы үстерүнең төп аспектлары җентекләп тикшерелә. Өч ел эчендә үзәктә илнең төрле төбәкләреннән 36 команда, шул исәптән Идел буе федераль округының 8 төбәгеннән командалар укыды».

2024 елда Татарстанга 4,3 млн кеше килгән. Соңгы 15 елда республикада туристлар агымы 3 тапкырга диярлек арткан. Казан Кремленә өстәп, ЮНЕСКОның 3 яңа объекты – Зөя утрау-шәһәрчеге, Бөек Болгар һәм Казан федераль университеты обсерваторияләре барлыкка килгән.

2024 ел нәтиҗәләре буенча туризм өлкәсендә хезмәтләр күләме, чиктәш тармакларны исәпкә алып, 106,8 млрд сум тәшкил иткән. Республиканың туристлык тармагында барлыгы 50 меңнән артык кеше эшли. Бүген Казаннан туры рейслар белән Россиянең 45 шәһәренә һәм берничә чит илгә барырга мөмкин.

«Бүген Идел Буе төбәкләрендә туризмны үстерү өчен закон чыгаручыларның гамәлләрен координацияләү таләп ителә, – дип билгеләп үтте Идел буе федераль округы Закон чыгаручылар советы рәисе Евгений Люлин. – Без бергәләп уңышлы туристлык практикаларын һәм брендларны алга сөрсәк, тармак өчен квалификацияле кадрлар әзерләү белән шөгыльләнсәк, бөтенроссия һәм халыкара потенциалга ия регионара маршрутлар булдырсак, тармакны яңа сыйфатлы дәрәҗәгә күтәрә алырбыз дип ышанам. Идел буе федераль округы Закон чыгаручылар советы  Казанда узган утырыш йомгаклары буенча үз тәкъдимнәре эшләнде. Алар туристлык кластерлары статусын җайга салу, инвесторларга салым ташламалары бирү, кунак йортлары хезмәтләрен күрсәтү буенча экспериментта катнашучы регионнар санын арттыру һәм башка күп кенә мәсьәләләргә кагыла. Идел буе федераль округы җитди туристлык потенциалына ия, ул ил файдасына эшли ала һәм эшләргә тиеш».

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International