Рөстәм Миңнеханов: «Идел буе Закон чыгаручылар Советы – ачык һәм конструктив диалог өчен мөһим мәйданчык»

2025 елның 5 декабре, җомга, 15:18

Идел буе Закон чыгаручылар советы –  ачык һәм конструктив диалог өчен мөһим мәйданчык. Бу хакта Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов бүген Казанда ачылган Идел буе федераль округы Закон чыгаручылар советының 78 нче утырышында белдерде. Утырышта Россия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров, Идел буе федераль округы Закон чыгаручылар советы рәисе, Түбән Новгород өлкәсе Закон чыгару Җыелышы рәисе Евгений Люлин, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Идел буе федераль округы төбәкләре закон чыгару җыелышы рәисләре катнашты.

Утырышта катнашучыларга сәламләү сүзе белән республика Рәисе Рөстәм Миңнеханов мөрәҗәгать итте. «Идел буе Закон чыгаручылар советы – ачык һәм конструктив диалог, тәҗрибә уртаклашу һәм закон чыгаруның актуаль мәсьәләләре буенча бергәләп нәтиҗәле чишелешләр эзләү өчен мөһим мәйданчык», – дип басым ясады республика Рәисе.

Рөстәм Миңнеханов федераль законнардагы үзгәрешләргә аерым тукталды (быелның июнендә «Гавами хакимиятнең бердәм системасында җирле үзидарәне оештыруның гомуми принциплары турында» Федераль канун үз көченә керде). Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, Татарстан һәм башка субъектлар бу закон проектын эшләүдә актив катнаштылар. «Без ил җитәкчелегенә һәм шәхсән Президентыбыз Владимир Путинга җирле үзидарәнең ике дәрәҗәле системасын саклап калганнары өчен рәхмәтле, – дип ассызыклады республика Рәисе. – Беләм, Россия Федерациясенең кайбер субъектлары, шул исәптән Идел буе федераль округыннан да, ике дәрәҗәле системаны саклап калдылар, икенчеләре – бер дәрәҗәле системага күчтеләр. Бу алымнарның төрлелеген һәм төбәк үзенчәлекләрен ачык күрсәтә, алар территорияләрнең реаль ихтыяҗларын чагылдыра. Ачык диалог, үзара хезмәттәшлек һәм хокук куллану практикалары белән алмашу нәтиҗәсендә без урыннарда идарә итү системасын алга таба да үстерә алырбыз дип ышанам».

Рөстәм Миңнеханов эчке туризм үсешенә дә тукталды. Ул билгеләп үткәнчә, туристлар агымын арттыру гына түгел, ә туристлар өчен шартлар тудыру, кунакчыллык инфраструктурасы да мөһим. «Сәяхәтчеләр өчен заманча туристик проектлар һәм цифрлы сервислар Россиянең бай мирасы белән танышу өчен яңа мөмкинлекләр ачып кына калмыйча, регионнарның социаль-икътисадый үсешенә дә ярдәм итә, – дип билгеләп үтте Рөстәм Миңнеханов. – Уникаль мәдәни һәм табигый объектларны популярлаштыру һәм заманча инфраструктураны үстерү эчке туризмны яңа дәрәҗәгә чыгарырга мөмкинлек бирәчәк. Туристлар агымын арттыру гына түгел, ә һәр кунак бездән кабат килергә теләп китә торган шартлар тудыру да мөһим».

 

 

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International