Фәрит Мөхәммәтшин: "Бүген кешеләр белән эшләү беренче планга чыга, һәм бердәмроссиялеләр бу эшнең башында торырга тиеш"

2023 елның 25 гыйнвары, чәршәмбе, 17:39

Бүген Казан дәүләт медицина университетында «Бердәм Россия» Бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлегенең Казан бүлекчәсе конференциясе узды, анда республика башкаласының бердәмроссиялеләре 2022 елдагы эшчәнлеккә йомгак ясадылар, алдагы чорга план расладылар, гражданнарның сәламәтлеген саклау өлкәсендә илкүләм һәм партия проектларын гамәлгә ашыру мәсьәләләре буенча фикер алыштылар, шулай ук берничә кадрлар мәсьәләсен хәл иттеләр. Конференциядә Дәүләт Советы Рәисе, “Бердәм Россия” сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлеге Секретаре Фәрит Мөхәммәтшин катнашты.

"Казан партия тормышын оештыру өлкәсендә республикада аерым исәптә тора, - дип билгеләде Фәрит Мөхәммәтшин, партиядәшләренә мөрәҗәгать итеп, - сез - үзәк, башкала партия оешмасы, сездән өйрәнәләр, тәҗрибәгезне кулланалар". Партиянең Казан җирле бүлекчәсе - республикадагы иң эреләрнең берсе, хәзерге вакытта 193 беренчел бүлекне, 23 меңнән артык әгъзаны берләштерә. "Шуңа да карамастан, партия рәтләрен тулыландыру өчен резервлар бар", - дип  басым ясады парламент башлыгы. Узган ел Казан җирле бүлеге тарафыннан 2 меңнән артык төрле чара үткәрелгән, партиянең  иҗтимагый кабул итү бүлмәсендә барлык дәрәҗәдәге депутатлар тарафыннан 2,5 меңгә якын мөрәҗәгать каралган.

Узган елга нәтиҗәләр ясап, Фәрит Мөхәммәтшин билгеләп үткәнчә, нинди генә өлкәне алма – икътисадта да, социаль өлкәдә дә, кешеләр белән эшләү  турында сүз барганда  ел гади генә булмаган. "Киләсе ел җиңелрәк булмаячак, әмма без, "Бердәм Россия" партиясе әгъзалары, җәмгыятебезнең илебез һәм республика җитәкчелеге өчен таяныч булган алдынгы сәяси көче, куелган бурычларны хәл итү өчен кешеләрне берләштерү миссиясен дәвам итәргә тиеш, - дип ассызыклады Фәрит Мөхәммәтшин, - бу эш бүген беренче планга чыга. Республика бердәмроссиялеләре бу зур һәм гаять мөһим бурычның башында торырга тиеш».

Катлаулы шартларга карамастан, Татарстан һәм аның башкаласы узган ел үзләренең социаль-икътисадый үсешендә уңай динамиканы саклап кала алды. Фәрит Мөхәммәтшин әйтүенчә, "республиканың бу икътисадый адымын саклап калырга" кирәк. Бүген Татарстан барлык социаль йөкләмәләрне тулы күләмдә башкара, узган ел 13 илкүләм проект (49 региональ проект), социаль инфраструктура объектларын төзү һәм капиталь ремонтлау буенча 44 республика программасы тормышка ашырылган. Казан партия оешмасы шулай ук партия проектларын гамәлгә ашыруда актив катнашты, ә Казан бердәмроссиялеләренең "Яшь профессионаллар" мобилизация проекты федераль дәрәҗәдә билгеләп үтелгән.

Парламент башлыгы «Игелекле Казан» проектын гамәлгә ашыруга аерым тукталды, аның кысаларында узган ел илнең яңа территорияләрендә яшәүчеләргә, мобилизацияләнгән гражданнарга һәм аларның гаилә әгъзаларына ярдәм оештыру буенча зур эш алып барылган. Фәрит Мөхәммәтшин билгеләп үткәнчә, "авырлыкларның күп милләтле халыкны берләштерүе турында", гуманитар акцияләр дә сөйли. Аерым алганда, Татарстаннан ЛНР һәм ДХРда инде 2 мең тоннага якын йөк җибәрелгән, шул исәптән 813 т - "Бердәм Россия" линиясе буенча. Кичә 118 тонна гуманитар йөк төягән тагын бер колонна киткән.

Дәүләт Советы Рәисе, “Бердәм Россия” партиясенең Татарстан төбәк бүлеге Секретаре шулай ук алдагы чорга кайбер бурычлар да куйды. Аерым алганда, Фәрит Мөхәммәтшин соңгы сайлау кампанияләре барышында килгән гражданнарның наказларын анализлауга һәм үтәүгә аеруча игътибар итәргә кирәклеген билгеләп үтте. «Карар таләп итә торган мәсьәләләр күп, әмма кешеләр көтә», - дип ассызыклады парламент җитәкчесе, республикада бу мәсьәләләрнең республика Хөкүмәте раслаган Юл картасы кысаларында хәл ителүен билгеләп үтеп.

Парламент башлыгы сүзләренчә, шулай ук партия әгъзаларының эш-гамәлләренә дә  игътибар бирү мөһим. "Җирле бүлекләрнең барлык әгъзалары да партия эшендә актив катнашалармы? - дип сорау бирде Фәрит Мөхәммәтшин. - Мондый анализ бүген кирәк. Безгә яңа көчләр кирәк, партиягә битараф булмаган һәм ышанычлы кешеләрне җәлеп итәргә кирәк. Без барыбыз да бердәм командада принципта эшлибез: мин булмасам, кем?».

Төбәк бүлеге Ссекретаре куйган бурыч яңа сайлау циклы алдыннан аеруча актуальләшә: 2024 елда Россия Президентын һәм җиденче чакырылыш Дәүләт Советы депутатларын сайлаулар узачак, 2025 елда Татарстан Президентын, район һәм шәһәр советлары депутатларын, 2026 елда Дәүләт Думасы депутатларын сайлаулар узачак. «Һәм бу зур сайлау циклы, ничек кенә булмасын, «Бердәм Россия» сәяси партиясе җилкәсендә формалашачак», - диде Фәрит Мөхәммәтшин.

Фәрит Мөхәммәтшин әйтүенчә, эшчәнлекнең иң мөһим юнәлешләреннән берсе –яшьләр белән эшләү. Парламент җитәкчесе узган ел федераль дәрәҗәдә балалар һәм яшьләрнең Бөтенроссия хәрәкәтен оештыру турында карар кабул ителүен искәртте.

Яшьләрне патриотик тәрбияләүдә конкрет мисаллар булырга тиеш, дип саный Фәрит Мөхәммәтшин. Казан-2 тимер юл вокзалы янындагы мәйданда «Казан - хезмәт батырлыгы шәһәре» стеласын урнашу шундый үрнәкләрнең берсе булыр иде. Парламент җитәкчесе искә төшергәнчә, Казанның "Хезмәт батырлыгы шәһәре" исемен бирү фактын мәңгеләштерү турында сүз ике ел элек Казан бердәмроссиялеләре белән очрашуларның берсендә барган. Бүген бу мәсьәлә хәл ителгән инде.

Партия бүлеге эше турында Казан мэры, партиянең җирле бүлеге Секретаре Илсур Метшин җентекле доклад белән чыгыш ясады. Фәрит Мөхәммәтшин узган елда башкарылган зур эшләре өчен башкала бердәмроссиялеләренә рәхмәт белдерде. "Без - бер зур команда, бергә барлык сорауларга җавап бирергә һәм бүгенге һәм киләчәк көннең иң актуаль бурычларын хәл итәргә сәләтле", - дип йомгаклады сүзен Фәрит Мөхәммәтшин.

Дәүләт Советы Рәисе шулай ук Казан мэры, партиянең җирле бүлекчәсе Секретаре Илсур Метшинга “Бердәм Россия” сәяси партиясе рәисе Дмитрий Медведевның Рәхмәт хатын тапшырды.

Конференция партия билетларын тапшыру һәм партиянең җирле бүлекчәсе активистларын Рәхмәт хатлары белән бүләкләү белән тәмамланды. Конференция эшендә Дәүләт Советы һәм Казан шәһәр Думасы депутатлары, беренчел бүлекчәләр секретарьлары, партиянең активистлары һәм тарафдарлары, "Бердәм Россия"нең "Яшь гвардия" әгъзалары катнашты

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International