Фәрит Мөхәммәтшин «Яшь гвардия»нең хисап-сайлау конференциясендә катнашты

2023 елның 6 апреле, пәнҗешәмбе, 16:03

«Бердәм Россиянең Яшь гвардия» Татарстан төбәк штабы җитәкчесе итеп Руслан Шиһабетдинов сайланды. Мондый карар бүген «Яшь гвардия»нең Татарстан бүлекчәсенең хисап-сайлау конференциясендә кабул ителде. Бүген конференция кысаларында оешма эшенә йомгак ясалды, региональ штабның һәм региональ контроль-ревизия комиссиясенең яңа составлары сайланды, киләчәккә бурычлар билгеләнде. Конференция эшендә Дәүләт Советы Рәисе, «Бердәм Россия» Бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлеге Секретаре Фәрит Мөхәммәтшин катнашты.

Яшь гвардиячеләр эшчәнлеге нәтиҗәләрен анализлап, Фәрит Мөхәммәтшин быел 18 ел тула торган яшьләр хәрәкәте илдә иң эреләрдән санала дип билгеләп үтте. «Бердәм Россия» нең Татарстан төбәк бүлеге илдә беренчеләрдән булып яшьләр канатын оештыру идеясен хуплады, һәм бүген Яшь гвардиянең Татарстан отрядында 3 меңгә якын кеше исәпләнә. Оешма республиканың барлык кырык биш муниципаль берәмлегендә дә бар, – дип билгеләп үтте парламент башлыгы конференциядә катнашучыларга мөрәҗәгать итеп, – «Бердәм Россиянең Яшь гвардия» эшчәнлеге җәмгыятькә дә, сезгә дә файдалы, чөнки гамәлгә ашырыла торган проектлар аша сез республикада барган барлык игелекле эшләрдә һәм мөһим чараларда катнашасыз. Сез авангардта, сездән башка яшьләр үрнәк ала.

«Яшь гвардия» республикада яшьләр өчен дә «кадрлар лифты» булып тора, дип саный парламент башлыгы. Хәрәкәт активистлары бүген республика һәм муниципаль дәрәҗәдә төрле вазифаларда эшлиләр. Мәсәлән, Яшьләр хөкүмәтенең 15 әгъзасыннан дүртесе – «Яшь гвардия» вәкилләре, Дәүләт Советы каршындагы Яшьләр парламенты составында 6 яшь гвардияче бар. Республиканың 7600 муниципаль депутатының 10% ы Яшь гвардиячеләр, оешма сафларында торучылар яки аның мәктәбен үткәннәр тәшкил итә. Фәрит Мөхәммәтшин әйтүенчә, мондый мөмкинлекләрне активрак кулланырга кирәк. «Яшь гвардиядәге эшчәнлек сезне муниципалитетларда таныта, кешеләр белән эшләү тәҗрибәсе бирә», - диде ул.

Фәрит Мөхәммәтшин шулай ук республиканың чираттагы зур сайлау циклына керүен билгеләп үтте. 2024 елда Россия Президентын, аннары Дәүләт Советы депутатларын сайлаулар узачак. 2025 елда – ТР Рәисе һәм җирле үзидарә вәкиллекле органнары, 2026 елда тугызынчы чакырылыш РФ Дәүләт Думасы сайлана. Төрле дәрәҗәдәге парламентларда «Яшь гвардия» вәкилләре күбрәк булырга тиеш, дип саный Фәрит Мөхәммәтшин.

Яшьләргә ярдәм итү һәрвакыт Татарстан хакимияте органнары эшчәнлегенең өстенлекле юнәлеше булды. Фәрит Мөхәммәтшин искәрткәнчә, 30 ел элек (1993 елның 19 октябре) Татарстан Россия төбәкләре арасында беренчеләрдән булып яшьләр сәясәте турында үз законын кабул иткән. 2018 елда ТР Яшьләр эшләре министрлыгы булдырылган. Дәүләт Советы каршында яшьләр парламенты эшли. Бу институтларны булдыру, парламент башлыгы әйтүенчә, зур әһәмияткә ия, узган ел нәтиҗәләре буенча Татарстан дәүләт яшьләр сәясәтен гамәлгә ашыру өлкәсендә Россия төбәкләре рейтингында беренче урынны алуы очраклы түгел.

Фәрит Мөхәммәтшин билгеләп үткәнчә, күптән түгел генә оештырылган «Беренчеләр хәрәкәте»  дәүләтнең яшьләр сәясәтен тормышка ашыруга зур өлеш кертергә тиеш. Хәзерге вакытта илнең барлык субъектларында төбәк бүлекчәләре оештырылган. Дәүләт Советы Рәисе яшь гвардиячеләргә әлеге оешмага ярдәм итү һәм үзара хезмәттәшлек форматын табу тәкъдиме белән мөрәҗәгать итте.

Фәрит Мөхәммәтшин шулай ук яшь гвардиячеләрне үз төбәкләрендә  партия проектларын гамәлгә ашыруда актив катнашырга чакырды. Хәзерге вакытта Россиядә 24 федераль партия проекты гамәлгә ашырыла, һәм Татарстан аларның барысында да катнаша.

Яшь гвардиянең төбәк бүлегенең соңгы 7 елдагы эш нәтиҗәләре турында Дәүләт Советы депутаты Динар Бариев сөйләде, ул оешманы 2016 елдан бирле җитәкли. «Безнең өчен муниципалитетлар белән системалы эшне җайга салу мөһим иде, - дип ассызыклады Динар Бариев, - 2016 елдан республикада җирле бүлекчәләрнең грантлар конкурсы уза, һәм бүген районнарда бик күп кызыклы проектлар гамәлгә ашырыла: Әлмәттә «Сәламәтлек марафоны», Саба районында кибер спорт турнирлары, Алабуга районында «Экогород» һәм башкалар».

«Яшь Гвардия» эшендә студентларга аерым игътибар бирелә. "Әгәр элек без вакыйгалы чаралар оештырган булсак, хәзер без озак сроклы проектлар булдырырга тырышабыз, - диде ул, - мондый проектлар арасында - «СтудАктив» һәм «СтудШтаб», республиканың муниципаль районнарында һәм югары уку йортларында коворкинг зоналарын төзекләндерү».

Җиде еллык эш чорында республика проектлары яңартылган. Әйтик, ТР «Яшь гвардиясе»нең төп проектларының берсе «ПолитЗавод» өч көнлек күчмә сменалардан зур белем бирү мәйданчыгына әверелгән. Ел саен проектта катнашу өчен 1 меңнән артык гариза килә.

Динар Бариев волонтерлык үсешенә аерым тукталды. «Волонтерлык безнең өчен эшчәнлекнең төп юнәлешләренең берсе булды, – диде ул, – «Яшь гвардия» пандемия чорында ярдәм күрсәтте, баштан ук яшь гвардиячеләр Татарстан бердәмроссиялеләре белән берлектә «Без бергә» гуманитар штабын ачтылар. Узган елның февраленнән Донбасска 148 тонна гуманитар йөк җыелды һәм җибәрелде, аларның гомуми суммасы 13 млн.сумнан артык. Яшь гвардиячеләр даими рәвештә Донбасста гуманитар миссияләр белән булалар».

Яңа сайланган «Бердәм Россиянең Яшь гвардия» төбәк штабы җитәкчесе Руслан Шиһабетдинов әйтүенчә, хәрәкәтнең волонтерлык эше һичшиксез дәвам итәчәк. «Безнең иң мөһим бурычларның берсе – «Без бергә» гуманитар штабы кысаларында эшләү, патриотик акцияләрне һәм «Бердәм Россиянең Яшь гвардия»се  проектларын гамәлгә ашыру», – диде ул, якын киләчәккә эш планын тәкъдим итеп.

Хисап-сайлау конференциясе кысаларында төрле еллардагы «Яшь гвардия» төбәк бүлекчәсе активистларына бүләкләр тапшырылды. Динар Бариев Дәүләт Советы Рәисенең Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.

Конференция эшендә шулай ук Дәүләт Советы депутатлары Ольга Воронова һәм Геннадий Глушков, республиканың яшьләр эшләре министры Ринат Садыйков, ТР Рәисенең Эчке сәясәт мәсьәләләре департаменты җитәкчесе урынбасары –  департаментның Граждан җәмгыяте институтлары белән үзара хезмәттәшлек идарәсе башлыгы Илнур Шакиров, «Бердәм Россия» Бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлеге башкарма комитеты җитәкчесе Марат Сәмигуллин катнашты.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International