Фәрит Мөхәммәтшин республиканың җәмәгать судьяларына таныклыклар тапшырды

2023 елның 14 июне, чәршәмбе, 11:22

Бүген Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин республиканың 17 суд участогыннан килгән җәмәгать судьяларына эш таныклыклары тапшырды. Тантанада ТР Югары Суды Рәисе вазыйфаларын башкаручы Эдуард Каминский, ТР юстиция министры Рөстәм Заһидуллин, ТР Суд департаменты идарәсе башлыгы Җәүдәт Салихов һәм Дәүләт Советы депутатлары катнашты.

Фәрит Мөхәммәтшин җәмәгать судьяларын республика парламенты депутатлары исеменнән сәламләп, җәмәгать  юстициясе Россиядә бөтен суд хакимиятенең абруен формалаштыруда төп рольне уйный, дип билгеләп үтте. "Җәмәгать судьялары эшчәнлегенең үзенчәлеге – төрле юнәлештәге эшләрне карау, – диде Дәүләт Советы Рәисе. – Җинаять, гражданлык, административ эшләрне карау сездән барлык хокук тармаклары буенча яхшы процессуаль әзерлек һәм белемнәр таләп итә. Җәмәгать судьяларының йөкләнеше артуга карамастан, җәмәгать юстициясе югары нәтиҗәләр күрсәтә. 2022 елда Татарстанның җәмәгать судьялары тарафыннан 760 меңнән артык эш һәм материал каралган".

Җәмәгать судьяларына мөрәҗәгать иткәндә Фәрит Мөхәммәтшин аерылышу турындагы эшләр категориясенә игътибар юнәлтте, аларның саны артуга борчылуын әйтте. "Статистика күрсәткәнчә, аерылышуларның 80% ы диярлек суд карарлары нигезендә рәсмиләштерелә, – дип искәртте ул. – Шул ук вакытта кайбер муниципаль районнарда читтән торып кабул ителгән карарлар өлеше бик югары булып кала: Апаста - 50%, Лаешта - 50%, Яңа Чишмәдә - 54,5%, Нурлатта - 75%. Проблема даими игътибар таләп итә. Ир белән хатынны татулаштыру өчен активрак чаралар күрергә, мөмкин булганча читтән торып карауны киметергә, судта ир белән хатынның шәхси катнашуына өстенлек бирергә кирәк. Нык гаиләләрнең безнең киләчәгебез һәм балаларыбызның киләчәге өчен гарантия булуын онытмыйк".

Парламент җитәкчесе билгеләп үткәнчә, республика хакимияте органнары җәмәгать судьялары тарафыннан гаделлек урнаштыру өчен шартларны яхшырту буенча зур эш алып бара. Республика бюджетыннан ел саен  судларда  заманча һәм уңайлы шартлар тудыру өчен ярты миллиард сумга якын акча бүлеп бирелә. 2023 елга финанслау күләме 614 млн сум күләмендә расланган. Судлар эшчәнлеген мәгълүматлаштыру мәсьәләләренә зур игътибар бирелә.

Суд утырышларында дистанцион катнашуны, шулай ук эш материаллары белән танышу, документларны электрон рәвештә җибәрү һәм алу мөмкинлеген күздә тоткан федераль закон кабул ителгән.

2022 елның 1 октябреннән җәмәгать судьяларының барлык суд участокларында «Электрон гаделлек» проекты эшли башлаган. Ул гражданнарга һәм юридик затларга җәмәгать судьяларының суд участокларына электрон рәвештә гаризалар белән мөрәҗәгать итәргә мөмкинлек бирә.

Фәрит Мөхәммәтшин җәмәгать судьялары үз карарлары белән республика җитәкчелегенең һәм аларны җәмәгать судьялары итеп сайлаган парламент депутатларының ышанычын акларлар дигән өметен белдерде. "Хәзерге судья профессионал булырга, законны төгәл үтәргә, намуслылык һәм бәйсезлек үрнәге булырга тиеш, – диде ул. – Һәм, әлбәттә, ул югары хокукый культурага ия булырга тиеш. Мондый судьяга кешеләр ышаначак, ә аның эше, процессны кимчелексез алып баруы җәмгыятьтә суд хакимиятенең абруен күтәрүгә хезмәт итәчәк".

Җавап сүзе белән Казан шәһәренең Яңа Савин суд районы буенча 3 нче суд участогы җәмәгать судьясы Раян Зәйнетдинов чыгыш ясады. Ул Дәүләт Советына ышаныч белдергәне өчен рәхмәт белдерде һәм республика җитәкчелеген судьяларның республикада законлылык һәм хокук тәртибен саклау өчен бар көчләрен куячакларына ышандырды.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International