Депутатлар контролендә – диспансерлаштыруны үткәрү мәсьәләләре

2023 елның 5 июле, чәршәмбе, 16:05

Бүген Социаль сәясәт комитетының һәм комитет каршындагы Экспертлар советының күчмә уртак утырышында авылда яшәүче өлкән яшьтәге халыкны диспансерлаштыруны оештыру һәм сәламәтлек саклауны үстерү мәсьәләләре буенча фикер алыштылар. Утырышта Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Юрий Камалтынов һәм РФ ФС Дәүләт Думасы депутаты Татьяна Ларионова катнашты.

Пленар өлеш алдыннан депутатлар республиканың Спас муниципаль районындагы сәламәтлек саклау учреждениеләрендә, аерым алганда, Тукай авылындагы фельдшер-акушерлык пунктында, шулай ук Болгар шәһәрендәге поликлиникада һәм үзәк район хастаханәсендә булдылар.

ТР сәламәтлек саклау министрының беренче урынбасары Альмир Абашев, район башлыгы Фәргать Мөхәммәтов, Спас үзәк район хастаханәсенең баш табибы Роман Әхмәтҗанов озатуында профильле комитет әгъзалары һәм республиканың профильле ведомстволары вәкилләре Тукай авылындагы модульле фельдшер-акушерлык пунктын карадылар. ФАП 2022 елның декабрендә «Халыкка беренчел медицина-санитар ярдәмне камилләштерү» республика программасын гамәлгә ашыру кысаларында ачылган. Бүген ФАП 160 авыл кешесенә, шул исәптән 20 балага хезмәт күрсәтә. Спас районында барлыгы 13 модульле фельдшер-акушерлык пункты төзелгән һәм файдалануга тапшырылган.

Бүген исә парламентарийлар Спас үзәк район хастаханәсендә дә булдылар. Капиталь ремонт кысаларында 2022-2023 елларда район хастаханәсе бинасында кабул итү-диагностика бүлеге капиталь ремонтланган, компьютер томографиясе аппараты сатып алынган, инженер коммуникацияләрен яңарту буенча эшләр дәвам итә. Депутатлар шокка каршы һәм яраны бәйләү кабинетларын, лабораторияне, рентгенны һәм компьютер томографиясе кабинетын карадылар, шулай ук медицина хезмәткәрләре һәм пациентлар белән аралаштылар. Парламентарийлар белән сөйләшкәндә район халкы терапевтлар санын арттыруны сорап мөрәҗәгать итте.

Парламентарийлар диспансерлаштыру мәсьәләләренә аерым тукталдылар. 2022 елда Спас районында 4396 кеше диспансерлаштыру узган (планның 82%), быел диспансерлаштыру белән 5394 кешене колачлау планлаштырыла. Шулай ук 744 кеше өчен профилактик медицина тикшерүе каралган. Коронавирус инфекциясен йоктырып авырган кешеләр тирәнтен диспансерлаштыру узачак.

Социаль сәясәт комитеты рәисе Светлана Захарова билгеләп үткәнчә, Спас үзәк район хастаханәсе бүген районнар арасында үрнәк күрсәткеч медицина учреждениесе булып тора. "Соңгы ике елда Спас районы үлем дәрәҗәсен киметү буенча яхшы күрсәткечләргә иреште, шул исәптән профилактика ярдәмендә дә, - дип басым ясады Светлана Захарова, – диспансерлаштыру – барлык хакимият органнарының, шулай ук массакүләм мәгълүмат чараларының бердәм эше. Безнең бурыч – авылда сәламәтлек саклауны үстерү мәсьәләләрен урынга чыгып эшләү"»

Комитет утырышында әлеге тема буенча төп доклад белән республика сәламәтлек саклау министрының беренче урынбасары Альмир Абашев чыгыш ясады. 2022 ел нәтиҗәләре буенча 605 554 кеше диспансерлаштыру үткән (планның 61%). 2023 елда республикада 875 мең 295 кешене диспансерлаштыру планлаштырыла.

Авыл җирлегендә диспансерлаштыру үткәргәндә белгечләрнең күчмә эш формалары, шул исәптән мобиль медицина бригадалары кулланыла. Иминләштерүче медицина оешмалары медицина оешмалары биргән исемлекләр нигезендә халыкка диспансерлаштыру турында мәгълүмат бирә.

Республика клиник онкология диспансеры мәгълүматлары буенча, 2022 елда өлкәннәрне диспансеризацияләү нәтиҗәләре буенча беренче тапкыр 2422 онкология авырулары очрагы ачыкланган, беренче һәм икенче стадияләрдә ачыкланган авырулар саны 1659 (68,5 %). Быелның 4 аенда беренче тапкыр яман шешләрнең 265 очрагы ачыкланган, шуларның беренче һәм икенче стадияләрендә - 201 очрак (75,8%). 

Республикада беренчел медицина-санитар ярдәм күрсәтү кысаларында «Мобиль поликлиника» эшли. Ел башыннан мобиль комплекслар республиканың төрле районнарыннан 12412 кешене карагане, шулардан диспансерлаштыруның икенче этабы барышында – 4942 кеше (39,8 %).

Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов йөкләмәсе нигезендә 2023 елның мартында республикада «сәнәгать диспансеризациясе» проектын гамәлгә ашыра башлады. Проект сәнәгать предприятиеләрендә хезмәткәрләрне диспансерлаштыру һәм профилактик медицина тикшерүләрен оештыруга һәм үткәрүгә юнәлдерелгән. Бу вакыт эчендә 20560 кеше (95,7%) медицина тикшерүе узган. Икенче этапка 6733 кеше җибәрелгән (тикшерелгәннәрнең 32,7%).

Комитет рәисе Светлана Захарова әйтүенчә, диспансерлаштыру ярдәмендә авыруларны гына түгел, ә аларның барлыкка килү факторларын да ачыкларга мөмкин. "Күп кенә пациентлар үзләренең диагнозы турында беренче тапкыр ишетәләр, ә диспансерлаштыру үткәрү аларга дәвалануны вакытында башларга ярдәм итә, – дип билгеләп үтте профильле комитет башлыгы, – әлеге процедураларны сыйфатлы һәм тиз арада үткәрергә кирәк, үтәү күрсәткечләре югары булсын өчен, күчмә мобиль комплексларның мөмкинлекләрен файдаланырга, предприятие хезмәткәрләре арасында һөнәри карау эшен дәвам итәргә кирәк».

Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Юрий Камалтынов пациентларның диспансерлаштыру сыйфатын ничек контрольдә тотулары, кире элемтә булу-булмавы белән кызыксынды. Ул сәламәтлек саклау министрлыгына цифрлаштыру министрлыгы белән берлектә мөмкин булган кимчелекләрне ачыклау өчен мондый элемтә оештыру мөмкинлеген карарга тәкъдим итте.

Фикер алышу нәтиҗәләре буенча депутатлар муниципаль район башлыкларына медицина оешмаларына диспансеризация үткәрүдә ярдәм күрсәтергә, халык арасында аңлату эшләре алып барырга, шул исәптән эш бирүчеләрне, профкомнарны җәлеп итәргә тәкъдим иттеләр. «Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгына сәламәтлек саклау учреждениеләренә социаль реклама урнаштыру өчен бушлай эфир вакыты бирүдә ярдәм күрсәтергә киңәш ителә.

Бүген утырышта Социаль сәясәт комитетының 2023 елның беренче яртыеллыгындагы эше турында хисап тәкъдим ителде. Комитет тарафыннан 8 утырыш үткәрелгән, шул исәптән «Татарстан Республикасында балаларны һәм яшьләрне патриотик тәрбияләү турында» һәм «Өлкән яшьтәге халыкны диспансерлаштыруны оештыру турында» 2 күчмә утырыш үткәрелгән. Комитет эшендә 7 республика законы проекты булып, шуларның 5се кабул ителгән һәм закон көченә ия булган.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International