Фәрит Мөхәммәтшин язгы сессия чорында Дәүләт Советы эшенә йомгак ясады

2023 елның 13 июле, пәнҗешәмбе, 17:41

Бүген, язгы сессиянең соңгы кырык бишенче утырышы тәмамланганнан соң, Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин матбугат конференциясе үткәрде, анда 2023 елның беренче яртыеллыгында парламент эшенә йомгак ясалды.

Парламент каникуллары игълан ителүгә карамастан, депутатлар, Фәрит Мөхәммәтшин билгеләп үткәнчә, үз округларында эшен дәвам итәчәк, халык белән очрашулар күп булачак. Моннан тыш, киләсе чорга республика бюджеты өстендә эш башланган, профильле комитетлар министрлыклар һәм хөкүмәт белән берлектә республиканың төп финанс законы параметрларын тикшерүгә кушылган.

Матбугат конференциясе башында Фәрит Мөхәммәтшин журналистларга уртак конструктив эш һәм Татарстан парламенты инициативаларын киң яктыртулары өчен рәхмәт белдерде. "Күп яктан сезнең белән уртак эшчәнлек нәтиҗәсендә Дәүләт Советы илнең иң ачык төбәк парламенты дип табылды", - диде ул (2022 елда, Бөтенроссия бәйсез тикшеренү нәтиҗәләре буенча Дәүләт Советы закон чыгаручы хакимиятнең иң ачык төбәк органы дип танылды).  

Дәүләт Советы эшенә йомгак ясап, парламент башлыгы язгы сессиядә барлыгы 6 дәүләт советы утырышы уздырылуын, депутатлар тарафыннан 140тан артык мәсьәлә каралуын, 56 Закон һәм 200дән артык карар кабул ителүен билгеләп үтте.

 Фәрит Мөхәммәтшин икътисадны үстерүгә, кече һәм урта бизнеска ярдәм итүгә, кешеләрнең тормыш сыйфатын күтәрүгә, махсус операциядә катнашучыларга һәм аларның гаилә әгъзаларына ярдәм итүгә юнәлдерелгән законнарны иң мөһимнәрдән дип билгеләп үтте.

Аерым алганда, беренче яртыеллыкта төрле оешмаларга салым ташламаларының гамәлдә булу вакытын озайту, инвестиция проектларына дәүләт ярдәме күрсәтү, арендага алынган мөлкәткә түләүне кичектереп тору вакытын арттыру һ.б. турындагы законнар үз көченә керде. Әлеге закон чаралары, Фәрит Мөхәммәтшин әйтүенчә, санкцияләр шартларында республиканың күп тармаклы икътисадын "тотып калырга" мөмкинлек биргән.

Төп социаль-икътисади күрсәткечләр буенча республикада үсеш күзәтелә. Сәнәгать җитештерүе күләме буенча Татарстан Идел буе федераль округы субъектлары арасында беренче урында тора. Илкүләм проектларны (50 төбәк проекты) һәм 35 республика программасын гамәлгә ашыру дәвам итә.

"Парламент кабул иткән социаль әһәмиятле законнар, шулай ук Дәүләт Думасына һәм хөкүмәткә закон чыгару инициативалары яки мөрәҗәгатьләр, ничек кенә булмасын, гражданнарыбызга, балалы гаиләләргә, гаиләдә тәрбияләнүче балаларга, сирәк (орфан) авырулардан интегүче кешеләргә дәүләт ярдәме күрсәтү белән бәйле иде», - дип сөйләде Фәрит Мөхәммәтшин.

Парламент фракцияләре һәм депутат төркемнәре, республиканың Яшьләр парламенты актив эшли. "Яшьләр парламенты эшен активлаштырып, без яшьләрне сәяси һәм закон чыгару процессына җәлеп итәбез", - дип ассызыклады Фәрит Мөхәммәтшин.   

Фәрит Мөхәммәтшин комитетлар каршындагы Эксперт советлары эшенә аерым тукталды. Экспертлар берләшмәсе әгъзалары, Дәүләт Советы Рәисе фикеренчә, закон чыгару инициативаларын тикшергәндә дискуссияне шактый киңәйтәләр, ә закон кабул ителгәннән соң хокукны куллану юнәлешләре буенча аңлату эше белән шөгыльләнәләр.

Журналистларның республика закон чыгару инициативалары турындагы сорауларына җавап биреп, Фәрит Мөхәммәтшин билгеләп үткәнчә, хәзерге вакытта Россия парламентының түбән палатасында Татарстаннан алты закон чыгару инициативасы карала. ММЧ вәкилләре парламент башлыгыннан Дәүләт Советының үз вакытында күп кенә төбәкләр тарафыннан хупланган ил субъектларының дәүләт символларына хөрмәтсезлек күрсәтүгә кагылышлы Интернетта мәгълүматка керүне чикләү инициативасының нинди стадиядә булуын сораштылар. "Әлеге закон инициативасы буенча уңай нәтиҗә бар, - дип җавап бирде Фәрит Мөхәммәтшин, - Ул Дәүләт Думасы эшендә. Безне якларлар дип уйлыйм. Бу мәсьәләне контрольдә тотачакбыз.

Шулай ук көзге сессиядә парламентарийлар каты һәм сыек көнкүреш калдыклары белән эш итү өлкәсендә федераль законнарны камилләштерү буенча закон инициативаларын тикшерүгә кайтырга планлаштыралар. Татарстан беренче тапкыр сыек көнкүреш калдыкларын утильләштерү мәсьәләсен законнар дәрәҗәсенә күтәрде, дип ассызыклады Фәрит Мөхәммәтшин. "Халык арасында чүп - чарны чыгару һәм утильләштерү, санкцияләнмәгән чүплекләр турында күп сораулар бар, - дип билгеләп үтте Дәүләт Советы Рәисе, – җирле үзидарә органнарының төбәк операторлары белән үзара мөнәсәбәтләрен тәртипкә китерергә кирәк, ә операторларның үзләре әлеге сорауларга җаваплырак карарга тиеш".

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, республика Дәүләт Советының ККК буенча инициативаларының бер өлеше Россия Хөкүмәте проектларында чагылыш тапкан инде (төзелеш калдыклары, җитештерүченең киңәйтелгән җаваплылыгы, икенчел ресурслар). Кайбер мәсьәләләр буенча өстәмә консультацияләр үткәрү планлаштырыла.

Хәзер депутатлар эшендә булган республика закон проектларына килгәндә, Фәрит Мөхәммәтшин патриотик тәрбия турындагы закон проектына җентекләп тукталды. Хәзерге вакытта Дәүләт Советында әлеге документны эшләү буенча эшче төркем булдырылган. Патриотик тәрбиянең нәтиҗәле системасы дәүләт хакимияте, җирле үзидарә һәм җәмгыять органнарының үзара хезмәттәшлеге шартларында гына төзелә ала, дигән фикердә Фәрит Мөхәммәтшин. Ул шулай ук «бу сорау бүгенге көн өчен бик актуаль» дип билгеләп үтте. Закон проекты быелның ахырына кадәр фикер алышуга чыгарылыр дип планлаштырыла.

Бүген Дәүләт Советы утырышында Татарстан Республикасы Конституция Советы составы формалаштырылды. Журналистларга яңа бәйсез хакимият органы бурычларына комментарий биреп, Фәрит Мөхәммәтшин «аның эше, һичшиксез, кирәк булачак, чөнки ул гражданнарның хокукый мәсьәләләрне хәл итүгә керүен җиңеләйтә ала»диде. "Конституция советы законнар язучыларга, аларны гамәлгә ашыручыларга ярдәм итү һәм кешеләргә – соңыннан бу кануннар буенча яшәүчеләргә ярдәм итү өчен төзелгән», - дип ассызыклады парламент башлыгы.

 Матбугат конференциясе ахырында Фәрит Мөхәммәтшин ММЧның иң яхшы вәкилләрен Дәүләт Советы Рәисенең Рәхмәт хаты белән бүләкләде. Аерым алганда, Дәүләт Советы Рәисенең Рәхмәт хаты белән «Татарстан» ДТРК мәгълүмат программалары хезмәте башлыгы урынбасары Лидия Булычева, «Казанские ведомости» газетасы мөхәррире  Ольга Иванычева, «Республика Татарстан» газетасының компьютер версткасы белгече Гүзәл Лебедева, «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы күзәтүчесе Наталья Рыбакова, «Яңа гасыр » ТРК тавыш режиссерлары бүлеге башлыгы Ринат Хәйруллин, "Татмедиа" республика агентлыгының матбугат хезмәтләре белән эшләү һәм җәмәгатьчелек белән элемтәләр бүлеге башлыгы Дмитрий Глотов бүләкләнде.

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International