Фәрит Мөхәммәтшин: "Республикада балалы гаиләләргә ярдәм итү һәм традицион гаилә кыйммәтләрен саклау өчен күп эшләр башкарыла"

2023 елның 29 ноябре, чәршәмбе, 12:46

Бүген ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Татарстан территориясендә эшчәнлек алып баручы иҗтимагый оешмалар җитәкчеләре белән очрашты. ТР Иҗтимагый палатасының  "Хакимият белән диалоглар" проекты кысаларында республика парламентында узган очрашуда традицион гаилә кыйммәтләрен саклау һәм ныгыту мәсьәләләре турында фикер алыштылар.

Очрашуны ачып, Иҗтимагый палата рәисе Зилә Вәлиева, әлеге проектка старт узган елның апрелендә Дәүләт Советында бирелде, дип билгеләп үтте. Ул вакытта дәүләт һәм муниципаль хакимият органнарының коммерциячел булмаган иҗтимагый оешмалар белән үзара хезмәттәшлеге мәсьәләләре турында фикер алышынды. Шуннан бирле берничә тематик утырыш үткәрелде, ә бүгенге очрашуда иҗтимагый һәм коммерциягә карамаган оешмалар катнашты, аларның эшчәнлеге гаиләгә, аналарга һәм балаларга ярдәм итү, гаилә кыйммәтләрен саклау һәм ныгыту мәсьәләләре белән дә бәйләнгән.

“Республика дәүләт хакимияте органнарының гражданнар җәмгыяте вәкилләре белән үзара хезмәттәшлеге безнең өчен һәрвакыт актуаль булды, – дип басым ясады Фәрит Мөхәммәтшин, – һәм теләсә нинди иҗади процесска хас булганча, безнең хезмәттәшлек шулай ук даими рәвештә эзлекле, килешенгән һәм системалы эшкә мохтаҗ”. Парламент башлыгы сүзләренә караганда, мондый очрашулар киләчәктә үзара багланышларны үстерүгә һәм ныгытуга яңа этәргеч бирә.

"Илебез өчен традицион гаилә кыйммәтләрен саклау темасы һәрвакыт аеруча әһәмиятле, стратегик яктан мөһим булды, һәм бүгенге сөйләшүнең Россия Федерациясендә Гаилә елы башлану алдыннан узуы символик мәгънәгә ия, – дип белдерде Фәрит Мөхәммәтшин, – Дәүләт башлыгы традицион гаилә кыйммәтләренең  уңышлы үсешнең мөһим әхлакый терәге һәм нигезе булуын ассызыклады. Безнең күпмилләтле халкыбыз аңында, мәдәни кодыбызда үзара аңлашу, гаилә, өлкәннәргә, туган телгә хөрмәт, тарихи хәтерне саклап калу, традицион гаилә кыйммәтләренә хөрмәт, хезмәт сөючәнлек кебек юнәлешләр бар иде һәм алар кала да».

Кичә Россия Президенты Владимир Путин катнашында Бөтендөнья рус халык соборының пленар утырышы узды, дип билгеләп үтте парламент җитәкчесе.

Фәрит Мөхәммәтшин сүзләренә караганда, соңгы вакытта Россия җәмгыятендә традицион гаилә кыйммәтләрен саклауга һәм яклауга ихтыяҗ сизелерлек арткан. Россия Конституциясенә гаиләне яклау, традицион гаилә кыйммәтләрен саклау, никах институтын яклау турындагы нормаларны беркеткән һәм көчәйткән төзәтмәләр кертелгән. Бүген бу нигезләмәләр  алдагы елларга стратегик планлаштыруның дәүләт сәясәтенең максатларын һәм бурычларын билгеләүче барлык дәүләт документларында бар.

Ил Президенты Указы нигезендә традицион Россия рухи-әхлакый кыйммәтләрен саклау һәм ныгыту буенча дәүләт сәясәте нигезләрен раслау мөһим вакыйга булды. Әлбәттә, әлеге сәясәтне гамәлгә ашыру процессында гражданлык җәмгыяте институтларына аерым роль бирелә, дигән фикердә  парламент җитәкчесе.

Ир белән хатынның һәм балаларның хокукларын һәм законлы мәнфәгатьләрен тәэмин итүгә һәм яклауга юнәлдерелгән кабул ителгән конституциячел нигезләмәләр илнең тармак законнарында, шул исәптән республика законнарында да беркетелгән. Парламентның соңгы утырышында гражданнарны патриотик тәрбияләү турында закон кабул ителде, анда патриотик тәрбия өлкәсендә Татарстан дәүләт сәясәтен гамәлгә ашыру нигезләре билгеләнгән.

"Илнең иң күп милләтле төбәкләренең берсе булган Татарстанда гаилә кыйммәтләре һәрвакыт безнең төп горурлыгыбыз булды һәм булып кала бирә, –  дип басым ясады Фәрит Мөхәммәтшин, – елдан-ел иҗтимагый гаилә хәрәкәтенең популярлыгы һәм ихтыяҗы арта, масштаблы конкурслар һәм фестивальләр уза, озак еллар бергә матур гомер иткән юбилярларны хөрмәтлибез,  республиканың атказанган гаиләләренә дәүләт һәм иҗтимагый бүләкләр тапшырыла". Татарстанда күп балалы гаиләләр саны арта. 10 ел эчендә аларның саны 2 мәртәбә артты, хәзерге вакытта республикада шундый 42,4 мең гаилә исәпләнә.

Фәрит Мөхәммәтшин сүзләренә караганда, республикада балалы гаиләләргә ярдәм итү өчен күп эшләр башкарыла. Татарстанда 1,2 миллионнан артык граждан файдалана торган алтмыштан артык социаль ярдәм чарасы гамәлгә ашырыла.  Шулай ук социаль хезмәтләрнең дәүләтнеке булмаган секторы да аерым роль уйный. "Дәүләтнеке булмаган оешмалар өлеше социаль хезмәт күрсәтүчеләрнең гомуми саныннан 20% тәшкил итә, шул исәптән 20 социаль юнәлешле коммерциячел булмаган оешма, – дип билгеләде Фәрит Мөхәммәтшин, – бу эшне арттырырга кирәк".

Махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаилә әгъзаларына республика дәүләт хакимияте органнары тарафыннан аерым игътибар бирелә.

Фәрит Мөхәммәтшин республиканың иҗтимагый оешмаларын бу эшкә активрак кушылырга, бу өлкәдә төбәк һәм муниципаль дәрәҗәдә кануннарның һәм карарларның ничек үтәлүен анализларга, гаиләләр белән элемтәдә булырга, булган ярдәм чараларын җиткерергә һәм аңлатырга, аларны алуда ярдәм итәргә чакырды. 

Дәүләт Советы Рәисе сүзләренә караганда, традицион гаилә кыйммәтләрен саклау һәм ныгыту буенча комплекслы эш алып барылуга  карамастан, дәүләт һәм җәмгыятьнең уртак тырышлыгын таләп итә торган берничә мәсьәлә бар.

Аерым алганда, Фәрит Мөхәммәтшин кавышу-аерылышу процессларына аерым игътибар итте. Россиядә аерылган никахлар саны өченче ел рәттән арта. Татарстанда вәзгыять бераз яхшырак, әмма борчулы булып кала. Демографик вәзгыять тә гади түгел. Бу мәсьәләләрне икътисадый, сәяси чаралар белән хәл иткән мәлдә, әлеге проблеманың мәдәни-рухи, әхлакый-этик өлешен дә кулдан ычкындырырга ярамый, дип саный парламент җитәкчесе.

"Россия һәрвакыт үз позицияләрен һәм үз мәнфәгатьләрен яклау юлларын тапты, – дип йомгаклады сүзен парламент башлыгы, очрашуда катнашучыларга мөрәҗәгать итеп, – нәкъ менә гаилә традицияләре һәм нигезләре безнең җәмгыятебез һәм куәтле Ватаныбыз нигезен тәшкил итте. Бәхетле һәм нык гаиләләребез никадәр күбрәк булса, Россия дә шулкадәр көчлерәк булачак ".

Бүгенге очрашуда республика Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева, РФ сенаторы Александр Терентьев, республика Иҗтимагый палатасы рәисе Зилә Вәлиева, Дәүләт Советы депутатлары, профильле министрлыклар һәм ведомстволар, республиканың иҗтимагый һәм коммерциягә карамаган оешмалары вәкилләре катнашты.

Гаиләгә, аналарга һәм балаларга ярдәм итү, гаилә кыйммәтләрен саклау өлкәсендәге проектларны гамәлгә ашыру буенча уңышлы тәҗрибәләр белән Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Гаилә һәм демография үзәге директоры Чулпан Илдарханова, «Гаилә кыйммәтләрен саклауга ярдәм итү үзәге» иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Надежда Ермолаева, Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасының социаль мәсьәләләр буенча комиссия әгъзасы Артем Кузнецов, «Без бергә!» төбәк иҗтимагый оешмасы рәисе Светлана Елакова уртаклашты.

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International