Депутатларның сайлау округларында эшчәнлеге

2024 елның 27 декабре, җомга, 13:18

Дәүләт Советы депутатларының округларда эшчәнлеге дәвам итә.  Якынлашып килүче яңа ел атнасында парламентарийлар республика муниципалитетларында сайлаучылар белән очрашты, район һәм шәһәр Советлары утырышларында катнашты, социаль объектлар ачты, мәктәпләрдә һәм балалар йортларында булдылар, балаларны якынлашып килүче яңа ел белән котладылар.

27 декабрьдә торак сәясәте һәм инфраструктура үсеше комитеты рәисе урынбасары Ринат Гайзатуллин эш сәфәре белән Чүпрәле районында булды, муниципаль район Советы утырышында катнашты. Утырышта районның 2024 елгы социаль-икътисади үсешенә йомгак ясалды һәм 2025 елга бурычлар билгеләнде.

26 декабрьдә Сарман районында «Җәлилче» ябык футбол манежын ачу тантанасы булды. Сарманлыларны мөһим вакыйга белән Дәүләт Советы депутаты Рияз Комаров котлады. Манежда тренировкалар өчен мөмкинлекләр сизелерлек арта. Профессиональ спортчылар өчен дә, футбол сөючеләр өчен дә ярышлар уздырырга була.

26 декабрьдә Дәүләт Советы депутаты Ренат Мистахов Яшел Үзән  районының Осиново бистәсендәге Карпов исемендәге лицейда булды һәм СВОда катнашучыларның балаларына Яңа ел бүләкләре тапшырды.

26 декабрьдә Дәүләт Советы депутаты Олег Николаев Чаллы шәһәренең Үзәк районы башлыгы Фидәрис Хәбибуллин белән тыл хезмәтчәне, Бөек Ватан сугышы ветераны Александра Туманованы 95 яшьлек юбилее белән котлады һәм истәлекле бүләк тапшырды.  

25-26 декабрьдә Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты рәисе урынбасары Нәҗип Хаҗипов эш сәфәре белән Азнакай районында булды. Депутат мөмкинлекләре чикләнгән балалар тәрбияләүче гаиләләрне Яңа ел бәйрәмнәре белән котлады. Азнакай районы Башкарма комитетында депутат катнашында гражданнар оборонасының саклау корылмалары буенча эшлекле киңәшмә узды. Нәҗип Хаҗипов шулай ук СВОда катнашучыларның балаларын якынлашып килүче Яңа ел белән котлады. Шул ук көнне ул Азнакай өлкәннәр һәм инвалидлар интернат йортында яшәүчеләргә Яңа ел бүләкләре тапшырды.

25 декабрьдә Дәүләт Советы депутаты Ренат Мистахов Яшел Үзән районының "Гнездышко" приютында булды, педагоглар һәм балалар  белән аралашты. Матур традиция буенча депутат чыршы янындагы тамашада катнашты һәм татлы Яңа ел бүләкләре тапшырды.

25 декабрьдә Константин Васильев исемендәге Казан музеенда күп балалы гаиләләрдәге, әтиләре махсус хәрби операция зонасында булган балалар, шулай ук мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен яңа ел тамашасы булды. Чараны социаль сәясәт комитеты рәисе урынбасары Ольга Воронова ачып җибәрде. "Безнең республикада һәр гаилә һәм һәр балага тигез игътибар бирелә. Без бу тылсымлы вакытның шатлыгыннан беркем дә читтә калмасын өчен бердәмлек күрсәтеп кайгыртучанлык күрсәтергә тырыштык", - дип билгеләде ул.

25 декабрьдә Дәүләт Советы депутатлары Светлана Захарова, Елена Кузьмичева, Олег Николаев, Андрей Ляпунов "Бердәм Россия" партиясенең Яр Чаллыдагы җирле бүлекчәсе конференциясендә катнашты. Чара барышында Дәүләт Думасында «Бердәм Россия» фракцияләре депутатларының үзара хезмәттәшлеге турында килешү төзелде Социаль-икътисадый хезмәттәшлек мәсьәләләре буенча РФ, ТР Дәүләт Советы һәм Чаллы шәһәр Советы

25 декабрьдә Дәүләт Советы депутаты Александр Лившиц Казан дары заводы ветераны Мәрьям Надыршинаны 105 яшьлек юбилее белән котлады. Ул 1919 елның 25 декабрендә Яшел Үзән районы авылында крестьян гаиләсендә туа. Мәктәпнең 4 сыйныфын тәмамлап, 12 яшеннән колхозда эшли. 1939-1970 елларда хезмәт эшчәнлеген дары заводына багышлый. Мәрьям Надершина предприятиегә 20 яшендә килә һәм пенсиягә кадәр эшли. Аның улы һәм кызы, биш оныгы, ике оныкчыгы бар.

25 декабрьдә торак сәясәте һәм инфраструктура үсеше комитеты рәисе урынбасары Ринат Гайзатуллин Буа өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортында булды. Хәзерге вакытта биредә 120 кеше яши. Депутат якташлар җәмгыяте белән берлектә аларны якынлашып килүче Яңа ел белән котлады һәм бүләкләр тапшырды.

24 декабрьдә Дәүләт Советы Секретаре Лилия Маврина, республика парламенты депутатлары Ольга Воронова һәм Рима Мөхәммәтшина Республика балалар йортында Яңа ел чыршысында булдылар. Парламентарийларга учреждение җитәкчесе, Дәүләт Советы депутаты Алсу Надыршина балалар йортын күрсәтте, ятим балаларның һәм сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балаларның яшәү һәм тәрбияләү шартлары белән таныштырды. Педагоглар һәм балалар йортында тәрбияләнүчеләр кунакларга «12 ай» спектаклен күрсәтте.  

24 декабрьдә Дәүләт Советы депутаты Ләлә Кәдермәтова Чүпрәле районында СВО зонасында әтиләре һәлак булган балаларга ярдәм итү буенча акция оештырды. Депутат һәм аның ярдәмчеләре балигъ булмаган балалар тәрбияләнә торган гаиләләргә киткән. Очрашу барышында свода катнашучыларның гаиләләренә дәүләт ярдәме чаралары турында әңгәмәләр үткәрелде, шулай ук Яңа ел бүләкләре тапшырылды

20 декабрьдә Әлки районында «Бердәм Россия» депутат берләшмәләренең Республика Координация советы җыелышы узды. Утырышны Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, «Бердәм Россия» фракциясе җитәкчесе Юрий Камалтынов үткәрде. Район мәдәният йортында экспертлар депутат фракцияләренең территорияләрне социаль-икътисадый үстерү программаларын гамәлгә ашыру тәҗрибәсе турында фикер алыштылар. "Без даими рәвештә кызыклы социаль һәм партия практикалары булган муниципалитетларга барабыз. Нәкъ менә монда, Әлки районында, башкарма хакимият һәм депутатлар корпусы партия проектларын гамәлгә ашыру юлы белән халыкның тормыш сыйфатын күтәрү мәсьәләләре белән актив һәм нәтиҗәле шөгыльләнәләр», - дип билгеләп үтте Юрий Камалтынов.

20 декабрьдә Әлки районының Иске Чаллы авылында Дәүләт Советы депутаты Алсу Нәбиева капиталь ремонттан соң авыл клубын ачу тантанасында катнашты. Ремонт эшләре «Мәдәният» милли проекты кысаларында башкарылган, 33 миллион сум күләмендә финанслау республика бюджетыннан бүленгән. 1965 елгы бинаның фасады яңартылган, тамаша залы һәм башка бүлмәләр ремонтланган. Моннан тыш, район бюджеты хисабына яңа җиһазлар һәм сәхнә костюмнары сатып алганнар. Алсу Нәбиева территорияне төзекләндерүдә финанс ярдәме күрсәтте.

20 декабрьдә Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты рәисе урынбасары Нәҗип Хаҗипов эш сәфәре белән Мамадыш районында булды, анда ул республиканың фермер крестьян хуҗалыклары һәм авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативлары ассоциациясе Советы һәм президиумы утырышында катнашты. Утырышта Ассоциациянең 2024 елдагы эшенә йомгак ясалды.

 

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International