Закон үз көченә керде

2024 елның 27 декабре, җомга, 09:40

Декабрь – гыйнвар айларында җиденче чакырылыш Дәүләт Советының алтынчы утырышында кабул ителгән республика законнары үз көченә керә. Аларның күпчелеге социаль ташламаларның (махсус операциядә катнашучылар һәм аларның гаилә әгъзалары өчен, пенсионерлар һәм инвалидлар өчен) һәм эшмәкәрләр өчен салым преференцияләренең гамәлдә калуын озайта. Моннан тыш, агымдагы елның бюджет турындагы законына керем һәм чыгым өлешләрен арттыруны күздә тоткан үзгәрешләр кертелә. Үз көченә кергән кануннар шулай ук Чаллының күп балалы гаиләләренә якын-тирәдәге районнарда җир кишәрлекләре алу мөмкинлеге бирә, ә эт хуҗаларын, ихтимал, якын киләчәктә үзләре асраган йорт хайваннарын теркәргә мәҗбүр итәчәкләр.

Татарстанның 2024 елгы бюджетында керемнәр 93,7 млрд сумга арттырылды

2024 елның 24 декабрендә «2024 елга, 2025 һәм 2026 еллар план чорына Татарстан Республикасы бюджеты турында» ТР Законына үзгәрешләр кертү хакында» 97-ТРЗ номерлы ТР Законы үз көченә керде

Закон Татарстан Республикасының 2024 елдагы бюджеты күләмен керемнәр буенча 578 млрд 172,8 млн сумга һәм чыгымнар буенча 579 млрд 535,2 млн сумга кадәр арттыруны күздә тота. Керемнәр һәм чыгымнар үсешен төрле чыганаклардан килгән акчалар арттырды. Алар исәбенә 2024 елдагы бюджетның керем өлеше 93 млрд 672,3 млн сумга, шул исәптән салым һәм салым булмаган керемнәр, агымдагы елның 11 аенда республика бюджеты үтәлешен исәпкә алып, 84 млрд 502,6 млн сумга тулыланды. Уңай якка табан мондый үзгәрешләр табышка салым, физик затларның керемнәренә салым, гомуми керем, мөлкәткә салым һәм салым булмаган керемнәр нәтиҗәсендә мөмкин булды. Кире кайтарылмый торган керемнәр федераль бюджеттан бюджет трансфертлары һәм башка керемнәр хисабына барлыгы 9 млрд 169,7 млн сумга арта.

 Бюджетның чыгым өлеше шулай ук 93,7 млрд сумга арткан.

 

Мәҗбүри медицина иминияте бюджетына акча өстәлә

2024 елның 24 декабрендә «2024 елга, 2025 һәм 2026 еллар план чорына Татарстан Республикасы Территориаль мәҗбүри медицина иминияте фонды бюджеты турында» Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү хакында» 98-ТРЗ номерлы ТР Законы үз көченә керде

Закон буенча, фондның 2024 елдагы бюджеты керемнәре 247,5 млн сумга һәм чыгымнары 246,7 млн сумга арттырыла. Шулай итеп, 2024 елда бюджетның керемнәре барлыгы 79 млрд 711,1 млн сумга, чыгымнары − 80 млрд 814,9 млн сумга җиткерелә.

Өстәмә рәвештә кергән акчалар яңа медицина җиһазы сатып алуга һәм файдаланудагы җиһазларын ремонтлауга тотыла.

 

Ким дигәндә "өч йолдызлы" категориягә ия булган кунакханәләр салым ташламаларыннан файдаланачак

2024 елның 25 декабрендә «Оешмалар мөлкәтенә салым турында» Татарстан Республикасы Законының 3 статьясына үзгәреш кертү хакында» 102-ТРЗ номерлы ТР Законы үз көченә керде

Закон буенча, категориясе "өч йолдыз"лыдан да һәм бүлмәләр саны 50дән да ким булмаган кунакханәләргә салым ташламалары бирелә. Шунысын истә тотарга кирәк,  кунакханәләр 2024 елның 1 гыйнварыннан 2026 елның 31 декабренә кадәр файдалануга тапшырылырга тиеш.

Закон ташламалы салым ставкасын 0,1 процент күләмендә билгели.

Критерий таләпләре озак вакытлы аклану шартында капитал таләп итүче проектларны гамәлгә ашыручы эре инвесторларны җәлеп итүгә исәпләнә. Салым ташламалары әлеге мөлкәт объекты файдалануга тапшырылган айдан соң килә торган айның 1 числосыннан әлеге объект файдалануга тапшырылганнан соң 10 елга бирелә.

 

Инвестицон проектларда катнашучылар өчен табышка салым 25 процентка кадәр арттырыла

2025 елның 1 гыйнварыннан «Татарстан Республикасы территориясендә региональ инвестиция проектларын гамәлгә ашырганда салым салуның аерым мәсьәләләрен җайга салу турында» Татарстан Республикасы Законының 2 һәм 5 статьяларына үзгәрешләр кертү хакында» 106-ТРЗ номерлы ТР Законы үз көченә керә

Закон федераль законнар нигезендә региональ инвестиция проектларында катнашучылар өчен табышка салым ставкасын 20 проценттан 25 процентка кадәр арттыра. Шул ук вакытта 10 процент күләмендәге ташламалы ставка үзгәрешсез кала.

Шулай ук капитал салулар күләме 50 млн сумнан 500 млн сумга кадәр булган төбәк инвестиция проектларында катнашучылар өчен киметелгән салым ставкасын куллану хокукына чикләү үз көчен югалта. Әлеге чикләүләр 2026 елның 31 декабренә кадәр билгеләнгән иде.

 

Икътисадның кайбер тармаклары өчен «гадиләштерелгән» салым ташламалары саклана

 2025 елның 1 гыйнварыннан «Салым салуның гадиләштерелгән системасын кулланучы салым түләүчеләр өчен салым ставкаларын билгеләү турында» Татарстан Республикасы Законының 2 статьясына үзгәрешләр кертү хакында» 103-ТРЗ номерлы ТР Законы үз көченә керә

Законда каралганча, салымнарын «керемнәр минус чыгымнар» тәртибендә түли торган салым түләүчеләр өчен салым ставкасы 5 процентка киметелгән килеш 2026 елның 1 гыйнварына кадәр сакланачак. Бу ташлама эшкәртү производствосы, төзелеш, шулай ук электр энергиясе, газ һәм су җитештерү һәм бүлү кебек икътисадый эшчәнлек төрләренә кагыла.

ТР Салым кодексында калган салым түләүчеләр өчен ставка 15 % күләмендә каралган.

 

Түләүле юлларда бушлай йөргән өчен штрафлар кертелә

2025 елның 5 гыйнварыннан «Татарстан Республикасы административ хокук бозулар турында кодексына үзгәрешләр кертү хакында» 110-ТРЗ номерлы ТР Законы үз көченә керә

Татарстан Рәисе имзалаган әлеге закон Татарстан Республикасының административ хокук бозулар турында кодексының 5 бүлегенә өстәмә кертә, ягъни гомуми файдаланудагы региональ һәм муниципалитетлар арасындагы түләүле юлларда, шулай ук мондый юлларның түләүле өлешләрендә транспортта түләү таләбен үтәмәгән өчен җаваплылыкны күздә тота торган норма кертә.

Штраф күләме йөк автомобильләре һәм пассажир автобуслары өчен 5 мең сум, башка барлык транспорт чаралары өчен 1 500 сум тәшкил итәчәк.

Административ хокук бозулар автоматик режимда эшләүче фото - һәм кино төшерү, видеога яздыру функцияләре булган махсус техник чаралар яки фото - һәм кино төшерү, видеога яздыру чаралары теркәп барачак.

Административ хокук бозулар турындагы эшләр ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгында карала.

 

Татарстанда этләрне теркәү мәҗбүри булачак

2025 елның 1 гыйнварыннан «Татарстан Республикасында хайваннар белән җаваплы эш итү өлкәсендәге аерым мәсьәләләрне җайга салу турында» Татарстан Республикасы Законының 1 өлешендәге 6 пунктын һәм 4 статьясындагы 2 өлешенең 1 пунктын гамәлдән чыгару хакында» 108-ТРЗ номерлы ТР Законы үз көченә керә»

Закон хайваннар белән эш итү өлкәсендәге аерым мәсьәләләрне җайга салу турында республика законының 1 статьясындагы 1 өлешенең 6 пункты һәм 4 статьясындагы 2 өлешенең 1 пункты нормаларын гамәлдән чыгара.

Этләрне хәбәр итү рәвешендә (үз ихтыярың белән) теркәү тәртибен билгеләүне Татарстан Хөкүмәтенә бирү һәм шулай ук этләрне үз ихтыярың белән теркәүне гамәлгә ашыру вәкаләтен Татарстан Республикасы Хөкүмәте Баш ветеринария идарәсенә тапшыру турында нигезләмәләр үз көчләрен югалткан дип таныла.  

ТР Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе мәгълүматлары буенча, элек гамәлдә булган үз ихтыярың белән теркәү тәртибе караучысыз калган этләр санын киметү һәм югалган йорт хайваннары хуҗасын эзләү мәсьәләсен хәл итә алмаган. Аерым алганда, 2017 елдан 2024 елга кадәр республика территориясендә дәүләт ветеринария учреждениеләрендә барлыгы 14 меңнән артыграк кына эт теркәлгән, бу кешеләрдәг этләрнең якынча 12 проценты дигән сүз.

Этләрне ирекле теркәүне гамәлдән чыгару республикада караучысыз калган хайваннар санын киметү мәсьәләсен җайга салу юлында беренче адым булачак. Киләчәктә Хөкүмәтнең йорт хайваннарын тоту, шул исәптән аларны урамда йөртү таләпләрен раслау турындагы карарына үзгәрешләр кертү һәм республика территориясендә этләрне мәҗбүри теркәүне кертү планлаштырыла.

 

Муниципаль пассажир предприятиеләрнең кайбер чыгымнарын яңа схема буенча компенсацияләячәкләр

2024 елның 25 декабрендә «Татарстан Республикасы территориясендә гражданнарның аерым категорияләре өчен җәмәгать транспорты хезмәтләреннән бертигез файдалану мөмкинлеген тәэмин итү өлкәсендә аерым дәүләт вәкаләтләрен Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләренең җирле үзидарә органнарына бирү турында «Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү хакында» 105-ТРЗ номерлы ТР Законы үз көченә керде

Закон белән муниципаль берәмлекләргә дәүләт вәкаләтләрен гамәлгә ашыруга субвенцияләр исәпләү методикасына үзгәрешләр кертелде.

Методиканы үзгәртү, агымдагы елның факттагы күрсәткечләреннән чыгып, транспорт предприятиеләренең ташлама алучыларны йөртүдән төшеп кала торган керемнәрен компенсацияләүне тәэмин итәргә мөмкинлек бирәчәк. Бу шәһәр эчендәге һәм шәһәр яны маршрутларында эшләүче транспорт предприятиеләрен финансламауны кире кагачак.

 

Яр Чаллының күп балалы гаиләләренә якын-тирәдәге районнарда җир кишәрлекләре алу мөмкинлеге бирелә

2025 елның 5 гыйнварыннан «Татарстан Республикасы Җир кодексының 321 статьясына үзгәреш кертү турында» 101-ТРЗ номерлы ТР Законы үз көченә керә

Закон Чаллы шәһәрендә даими яшәүче күп балалы гаиләләргә Тукай районыннан тыш якын-тирәдәге тагын 8 муниципаль районда: Әгерҗе, Актаныш, Алабуга, Зәй, Менделеевск, Минзәлә, Мөслим һәм Сарман районнарында − урнашкан җир кишәрлекләре бирү мөмкинлеген билгели.

Элек Автоградның күп балалы гаиләләренә Тукай районында 3339 җир кишәрлеге бирелгән иде. Ә хәзерге вакытта Яр Чаллыда тагын 6035 күп балалы гаилә җир кишәрлекләре бирүне көтеп тора.

 

Махсус операциядә катнашучыларга социаль ярдәм күрсәтү чаралары тагын бер елга озайтылды

2024 елдның 25 декабрендә «Махсус хәрби операциядә катнашучы затларга һәм аларның гаилә әгъзаларына социаль ярдәм күрсәтү өлкәсендә мөнәсәбәтләрне хокукый җайга салу үзенчәлекләре турында» Татарстан Республикасы Законының 2 статьясына үзгәреш кертү хакында» 100-ТРЗ номерлы ТР Законы үз көченә керде

Законда каралганча, Россия Федерациясе Кораллы Көчләренә мобилизацияләнеп контракт буенча махсус хәрби операциядә катнашучы затларга, шулай ук аларның гаилә әгъзаларына, салымнар, җыемнар һәм иминият кертемнәрен түләү буенча бурычлары булуга карамастан, социаль ярдәмнең аерым чараларын алу хокукы 2025 елның 31 декабренә кадәр озайтылды.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International