Депутатлар округларда

2024 елның 22 феврале, пәнҗешәмбе, 11:15

Дәүләт Советы депутатларының округларда эше дәвам итә. Бу атнада парламентарийлар республика район советларының хисап сессияләрендә булдылар. «Татарстан – казанышлар республикасы» автобус марафоны кысаларында узган чараларда катнаштылар, шулай ук татарстанлыларны Туган тел көне белән котладылар.

22 февральдә Дәүләт Советы депутаты Руслан Нигъмәтуллин  Яр Чаллыда Советлар Союзы Герое Илдар Маннанов исемендәге 82 нче кадет мәктәбендә парламент дәресендә катнашты. Дәрес 10 нчы сыйныф укучылары өчен «Эшлекле уен» формасында узды. Мәктәп укучылары командаларга бүленеп закон чыгару инициативаларын эшләделәр. Һәр команда үз программасын тәкъдим итте. Аннары укучылар депутат белән бергә электрон тавыш бирүне мобиль телефоннар ярдәмендә сынап карадылар һәм үзләренә ошаган «партия»не сайладылар. Руслан Нигъмәтуллин балаларга сайлау хокукы турында сөйләде. Моннан тыш, сайлауларда катнашу, шәһәр Советында һәм Дәүләт Советында эшләү тәҗрибәсе белән уртаклашты. Шулай ук 2024 елның мөһим сәяси вакыйгасы - Россия Федерациясе Президентын сайлау турында искә төшерде.

21 февральдә, Халыкара туган тел көнендә, Казанда, Татарстан халыклары дуслыгы йортында Идел буе халыклары вәкилләре, Ассамблеяның күпмилләтле коллективлары һәм Татарстан Халыклары дуслыгы йорты катнашында «Бердәм гаиләдә»дип аталган бәйрәм концерты узды. Халыкара туган тел көне белән республиканың милли-мәдәни автономияләре вәкилләрен Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе урынбасары Людмила Рыбакова котлады. "Татарстанда милли мәдәниятләрне, традицияләрне саклау һәм үстерү мәсьәләләренә, туган телләрне өйрәнүгә аерым игътибар бирелә, – дип билгеләп үтте депутат, – уникаль мирасны саклауга көн саен үз өлешен керткән һәркемгә ихлас күңелдән рәхмәт әйтәсем килә".

21 февральдә Алабуга шәһәренең мәдәният сараенда «Татарстан – казанышлар республикасы» марафоны узды. Чарада РФ ФС Дәүләт Думасы депутаты Татьяна  Ларионова, Дәүләт Советы депутаты Динар Бариев һәм Алабуга районы башлыгы Рөстәм Нуриев катнашты. Алар республиканың биш еллык казанышлары турында сөйләделәр. Очрашуның модераторы булып Дәүләт Советы депутаты Римма Ратникова чыгыш ясады. Чарада катнашучылар төп проектлар белән республика казанышларына багышланган фотокүргәзмәдә таныша алдылар. Татарстан образын уңышлы, имин, тыныч һәм тату яшәүче төбәк итеп күрделәр. Автобус марафоны 1 мартка кадәр дәвам итәчәк, ул 29 районга кагыла.

20 февральдә Актанышта район Советының хисап сессиясе узды, анда муниципаль депутатлар 2023 елга йомгак ясадылар һәм 2024 елга бурычлар билгеләделәр. Утырыш эшендә Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов катнашты.

Марат Әхмәтов авыл хуҗалыгын үстерү мәсьәләләренә аерым игътибар бирде. "Актаныш элек-электән, авыл хуҗалыгы белән тирә-якта дан тоткан, игенчелеге, терлекчелеге белән үрнәк булган районнарның берсе иде, – дип басым ясады ул, –. Ләкин яшәеш бер урында таптанмый. Бүген тынычлап ята торган вакыт түгел. Алга карап, уйлап эшли торган чор.”

20 февральдә Дәүләт Советы депутатлары Шакир Яһудин һәм Ринат Гайзатуллин Буа муниципаль районы Советының 58 нче утырышында катнаштылар. 2023 елда район үсеше нәтиҗәләре буенча төп доклад белән Ранис Камартдинов чыгыш ясады.

19 февральдә Татарстан Республикасы Язучылар берлегендә Татарстан Республикасы Рәисе  каршындагы татар телен һәм республикада яшәүче халыкларның туган телләрен саклау һәм үстерү мәсьәләләре буенча комиссия тарафыннан уздырылган татар телендә әдәби әсәрләр конкурсына йомгак ясалды. Конкурс икенче ел уза, быел анда 1600 дән артык кеше катнашкан. Җиңүчеләрне Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, комиссия җитәкчесе Марат Әхмәтов һәм Дәүләт Советы депутаты, ТР Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдуллин котлады.

19 февральдә Икътисад, инвестицияләр һәм эшкуарлык комитеты рәисе Лотфулла Шәфигуллин Әтнә муниципаль районы Советы утырышында катнашты. Әтнә районы башлыгы Габделәхәт Хәкимов 2023 елда социаль-икътисади үсеш нәтиҗәләре турында сөйләде. Аның сүзләренә караганда, сөт җитештерү буенча район республикада беренче урында тора. Узган ел авыл хуҗалыгы җирләренең бер гектарына исәпләгәндә  2296 килограмм сөт җитештерелгән. "Республика буенча уртача күрсәткеч 419 килограмм тәшкил итә. Бер сыерга уртача еллык савым 11 420 килограмм сөт тәшкил итә. Татарстан буенча бу күрсәткеч - 7773 килограмм», – дип белдерде район башлыгы.

19 февральдә район мәдәният сараенда Азнакай район Советы утырышы узды. Аның эшендә Дәүләт Советы депутатлары Таһир Һадиев һәм Рөстәм Мөхәммәдиев катнашты. Район башлыгы Марсель Шәйдуллин узган ел ирешкән уңышлары белән таныштырды. 2023 елда социаль-икътисади үсеш күрсәткечләре буенча район республикада лидерлык позицияләрен биләп тора. Тулаем территориаль продукция күләме 90 млрд сумга бәяләнә, 24 млрд сумлык сәнәгать продукциясе җибәрелгән. Район икътисадының нигезен нефть сәнәгате тәшкил итә. Узган ел нефтьчеләр 2,5 млн тонна кара алтын чыгарган. Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты рәисе урынбасары Таһир Һадиев, утырышка йомгак ясап, Азнакайның элек-электән авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерүдә югары позициядә торуын һәм республикада алдынгы булуын ассызыклады.

16 февральдә Азнакай районы «Татарстан – казанышлар республикасы» автобус марафонын кабул итте. Эстафетаны шәһәр халкы Дәүләт Советы депутатлары Людмила Рыбакова һәм Таһир Һадиев, шулай ук Азнакай районы башлыгы Марсель Шәйдуллин катнашында кабул итте. Очрашу район мәдәният йортында узды. Район башлыгы районда гамәлгә ашырыла торган федераль һәм республика программалары турында сөйләде. Аерым алганда, «Сәламәтлек саклау»  илкүләм  проекты кысаларында узган ел Таллы Бүләк авылында, ә быел Мөслимдә яңа ФАПлар барлыкка килгән, Урманай, Агыр авылларында фельдшер-акушерлык пунктларында капиталь ремонт үткәрелгән.

 

 

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International