Фәрит Мөхәммәтшин: «Алабуга районы күп күрсәткечләр буенча лидер булып тора»

2024 елның 26 феврале, дүшәмбе, 16:35

Бүген Алабуга районында узган хисап сессиясендә 2023 елда башкарган  эшләргә йомгак ясадылар. Утырышта Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашты. Моннан тыш, эш сәфәре кысаларында парламент башлыгы «Алабуга Политех»ның штаб-фатирында булды, анда студентлар белән аралашты, яшәү һәм уку шартлары белән танышты.

Утырыш башланыр алдыннан Фәрит Мөхәммәтшин шулай ук Алабуга районының сәнәгать предприятиеләре һәм «Алабуга» махсус икътисади зонасы резидентлары җитештергән продукция күргәзмәсе белән танышты.

Алабуга районы республикада җибәрелгән продукция күләме буенча алдынгы позициядә тора. Бу хакта Алабуга районы Советы һәм Алабуга шәһәр советының уртак сессиясендә Алабуга районы башлыгы Рөстәм Нуриев белдерде.

«2023 ел нәтиҗәләре буенча безнең район социаль-икътисади үсеш рейтингында 1 урынны били, – дип басым ясады Рөстәм Нуриев, утырышны ачып, – мондый нәтиҗәгә без муниципалитет, «Алабуга» икътисади зонасы, «Эссен Продакшн» һәм «Татнефть» ААҖ предприятиеләре, авыл хуҗалыгы тармагы инвесторлары һәм социаль өлкә хезмәткәрләренең уртак тырышлыгы белән ирештек». Тулаем территориаль продукт күрсәткече 113 млрд. сум дәрәҗәсендә бәяләнә. Шул ук вакытта ТТП структурасында иң зур өлешне сәнәгать  биләп тора – 69%­.

Әлбәттә, районның инвестицияләр җәлеп итү үзәге - «Алабуга» махсус икътисади зонасы. «Катлаулы халыкара вәзгыятькә карамастан, махсус икътисадый зона резидентлары яңа проектларны уңышлы тормышка ашыралар, – дип ассызыклады Рөстәм Нуриев, – «Атлант» җиңел коммерция автомобильләренең яңа моделен җитештерүне башлап җибәрү белән беррәттән, «СОЛЛЕРС-Алабуга» заводы узган ел дизель двигательләрен серияле җитештерүгә кереште. Шулай ук узган ел МИЗ резидентлары тарафыннан «АвтоВАЗ» өчен шасси детальләре, Аурус автомобильләре өчен кузов элементлары һ. б. җитештерелә башлады».

Махсус икътисади зона резидентлары белән беррәттән башка сәнәгать предприятиеләре дә үсеш алган. Нефтьчеләр уңышлы эшлиләр, ел саен 2,5 млн тонна кара алтын чыгаралар. «ЭССЕН Продакшн АГ» азык-төлек продукциясе предприятиесе районның барлык продукциясенең 20%тан артыгын җитештерә.

Авыл хуҗалыгына килгәндә, районда көн саен 109 тоннадан артык сөт савыла. Узган ел йомгаклары буенча Алабуга районы савым көтүенең продуктлылыгы буенча республиканың иң яхшы ун районы арасына керә. Эре мөгезле терлекләрнең баш саны 11 меңнән артыграк тәшкил итә. Ел саен сөрү җирләре киңәйтелә. «2019 елга районда 25 мең гектардан артык файдаланылмый торган җир исәпләнгән иде, – дип билгеләп үтте Рөстәм Нуриев, – 4 ел эчендә без 20 мең гектар җирне эшкәртүгә тапшырдык». 

Районда дәүләт һәм республика программалары уңышлы тормышка ашырыла. Аерым алганда, узган ел «Безнең ишегалды» программасы буенча гына да 43 ишегалды территориясе төзекләндерелгән. Программа гамәлдә булган өч ел эчендә районның 162 йортын реконструкцияләүгә 800 млн сумнан артык акча тотылган, бу шәһәрдәге йортларның 75 %ын  яңартырга мөмкинлек биргән.

Район башлыгы туризмны үстерү мәсьәләләренә аерым тукталды. Узган ел районга 1 млн.турист килгән. 2024 елда алабугалылар шулай ук бөтен илдән һәм якын чит илләрдән ким дигәндә миллионнан ким булмаган кунак кабул итәргә ниятли.

Әлбәттә, сессиядә махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаилә әгъзаларына ярдәм итү мәсьәләләренә зур игътибар бирелде. «Үз урынында илебез файдасына фидакарьлек белән эшләгән һәркем, районыбыз халкы Ватанны сакларга баскан якташларын онытмый, – дип билгеләп үтте Рөстәм Нуриев, – махсус хәрби операция башланганнан алып  алабугалылар 256 миллион сумнан артык суммага мобилизацияләнгәннәргә, контрактчыларга һәм волонтерларга 208 тонна гуманитар ярдәм җыйды, шулай ук Алабуга районыннан Лисичанск һәм Рубежное шәһәрләре халкына  гуманитар ярдәм җибәрелде». Бүген утырыш махсус хәрби операциядә һәлак булган якташлары истәлегенә бер минут тынлык белән башланды.   

2024 елга бурычлар арасында Рөстәм Нуриев районның кайбер авыл җирлекләрен су белән тәэмин итү, коммуналь инфраструктураны модернизацияләү, газлаштыру эшләрен дәвам итү, белгечләр өчен торак төзү мәсьәләләрен хәл итүне билгеләде. «Яңа предприятиеләрдә кадрларга ихтыяҗ арту безнең алга яңа бурычлар куя – торакка ихтыяҗ күп тапкырлар арта, – дип басым ясады район башлыгы, – булачак студентларны һәм икътисади зона белгечләрен урнаштыру өчен торак комплекслар төзү һәм төзекләндерү буенча берничә проект гамәлгә ашырыла. Быел «Алабуга Политех» штаб-фатиры төзелеше тәмамланды, бүгенге көндә 11 биш катлы йортны үз эченә алган «Көньяк парк» торак комплексы төзелде һәм файдалануга тапшырылды».

2024 елга бурычлар арасында Рөстәм Нуриев районның кайбер авыл җирлекләрен су белән тәэмин итү, коммуналь инфраструктураны модернизацияләү, газлаштыру эшләрен дәвам итү, белгечләр өчен торак төзү мәсьәләләрен хәл итүне билгеләде.

«Алабуга» МИЗ хезмәткәрләрен һәм «Алабуга Политех»ны квалификацияле эшче кадрлар әзерләү буенча эре белем бирү үзәге студентларын торак белән тәэмин итү мәсьәләләре ничек хәл ителүе белән Фәрит Мөхәммәтшин бүген утырыш алдыннан «Алабуга Политех»ның штаб-фатирында булды. Унсигез катлы комплекс узган елның октябрендә ачылган. Ул 2 мең кешегә исәпләнгән, биредә 706 фатир урнашкан, эш һәм ял итү өчен зоналар, аудиторияләр, спорт залы, сөйләшүләр өчен һәм башка иҗтимагый урыннар бар. Колледжда уникаль ысул белән төзелә торган өзлексез уку процессы өчен барлык шартлар да тудырылган: студентлар биредә «Алабуга» МИЗ резидент-заводлары укытучылары һәм инженерлары җитәкчелегендә аудиторияләрдә белем алалар, шулай ук параллель рәвештә компаниянең профильле бүлекчәләрендә стажировка үтәләр.

"Кадрлар әзерләүнең бик яхшы формасы табылган , – дип үз тәэсирләре белән уртаклашты Фәрит Мөхәммәтшин, – биредә балалар яши һәм укый, аннары махсус икътисадый зона предприятиеләренә чакыру буенча эшкә урнашалар. Монда сыйфатлы белем алырга килгән чит ил студентлары да күп. Мондый караш һәм республика җитәкчелеге ярдәме белән Алабуга, һичшиксез, алга таба үсешендә яңа уңышлы адым ясаячак».

Фәрит Мөхәммәтшин район җитәкчелегенә узган ел ирешкән югары күрсәткечләре өчен рәхмәт белдерде. "Барлык катлаулылыкларга карамастан, алабугалылар 2023 елны уңышлы тәмамладылар, район яхшы, социаль-икътисади үсешнең күп кенә параметрлары буенча лидер булып тора, республика икътисадына зур өлеш кертә, – дип ассызыклады Фәрит Мөхәммәтшин, - шулай да, үсеш өчен әле мөмкинлекләр дә бар».

Сәнәгать җитештерүе турында сөйләгәндә, Дәүләт Советы Рәисе инвестицияләр күләменең артуына аерым басым ясады. «Район икътисадына 138 млрд сумнан артык акча кертелгән, бу республика буенча барлык инвестицияләрнең 18%ы, – дип билгеләп үтте парламент башлыгы, – инвестицияләрнең 50% тан артыгы «Алабуга» МИЗ резидентларына туры килә. Бүгенге көндә анда 61 резидент теркәлгән, шуларның 33е җитештерү эшчәнлеге алып бара. Шәхси инвестицияләрнең гомуми күләме 166 млрд сум тәшкил итә, 12 меңнән артык эш урыны булдырылган».

Районның авыл хуҗалыгы торышын анализлап, Фәрит Мөхәммәтшин авыл хуҗалыгы кооперациясен үстерүгә аерым игътибар бирергә чакырды. «Авыл хуҗалыгы кооперациясе хәзер кече аграр секторны үстерү локомотивы буларак кабул ителә, – дип басым ясады  Дәүләт Советы Рәисе, – продукция әзерләү һәм сату, укыту өчен ресурслар, биналар бирелә, дәүләт ярдәме күрсәтелә».

Федераль һәм республика программалары хисабына Алабуга районында узган ел 46 объект төзелгән, капиталь ремонтланган һәм төзекләндерелгән. Алабугалыларга әлеге программаларны үз муниципалитетлары территориясендә гамәлгә ашыруда активрак катнашырга кирәк, дип саный Фәрит Мөхәммәтшин. 

Эшне көчәйтергә кирәк булган юнәлешләр арасында парламент башлыгы салым бурычын киметүне, демография мәсьәләләрен хәл итүне, юл-транспорт аварияләрен киметүне атады.

Фәрит Мөхәммәтшин булачак сайлауларга аерым тукталды. "Ил һәм республика зур электораль циклга керде, март аенда Россия Президентын сайлаулар узачак, сентябрьдә безгә Дәүләт Советы депутатларын сайларга туры киләчәк, – диде парламент башлыгы, – Безнең төп максат – Татарстан һәм гомумән Россиянең иҗади үсешенә юнәлешне саклап калу, гамәлдәге лидерлар тирәсендә берләшеп. Хәзер аңлату эшләре белән актив шөгыльләнәбез» Гаилә елында Фәрит Мөхәммәтшин алабугалыларны бөтен гаилә белән тавыш бирергә чакырды.

Утырыш район активистларына бүләкләр тапшыру белән тәмамланды. Утырышта ТР юстиция министры Рөстәм Заһидуллин, ТР Дәүләт торак инспекциясе башлыгы Александр Тыгин, Дәүләт Советы депутатлары катнашты.

 

 

 

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International