Фәрит Мөхәммәтшин:"Татарстан БРИКС чараларын уздыруга уңышлы әзерләнер дип ышанам"

2024 елның 16 апреле, сишәмбе, 17:55

Бүген «Бердәм Россия» партиясе Генераль советының Халыкара хезмәттәшлек һәм чит илләрдәге ватандашларга ярдәм комиссиясе утырышында геосәяси чынбарлык контекстында Россия Федерациясе Президентын сайлауга йомгак ясалды. Моннан тыш, бердәмроссиялеләр БРИКСта Россия рәислегенең концептуаль мәсьәләләрен тикшерделәр.  Утырышта видеоконференция режимында Дәүләт Советы Рәисе, Россия Закон чыгаручылар советының Халыкара хезмәттәшлек проблемалары буенча комиссиясе рәисе, партиянең Татарстан төбәк бүлеге Секретаре, партиянең Генераль Советы комиссиясе әгъзасы Фәрит Мөхәммәтшин катнашты.

Россия быелның 1 гыйнварыннан БРИКСта рәислек итә. Рәислек программасын анализлап, халыкара хезмәттәшлек буенча партия комиссиясе башлыгы, Россия Тышкы эшләр министры Сергей Лавров аның төп юнәлешләре арасында сәясәт һәм иминлек, икътисад, финанслар һәм мәдәни-гуманитар элемтәләрне билгеләде. Аның әйтүенчә, берләшмәнең яңа катнашучыларын стратегик партнерлыкка гармонияле интеграцияләү төп аспект булып тора.

Октябрь аенда Казанда узачак саммит Россия рәислегенең төп вакыйгасы булачак. Аның мәйданчыкларында БРИКС+ һәм БРИКС Outreach форматында диалогны тирәнәйтү планлаштырыла. Сергей Лавров Россия БРИКС дәүләтләренең халыкара валюта-финанс, сәүдә системасында ролен арттыруда, банкара кооперацияне үстерүдә, милли валюталарны куллануны киңәйтүдә кызыксынуын белдерде.

Бүгенге утырышта Татарстан берничә тапкыр искә алынды. Аерым алганда, Сергей Лавров билгеләп үткәнчә, июнь аенда Казанда узачак БРИКС ачык спорт уеннарына 60 илдән 5 меңнән артык спортчы теркәлгән инде.

"Бүген Татарстанга аерым игътибар бирелде, чөнки Казан БРИКС төркеменең мөһим чараларын үткәрү урыны булып тора, безнең республика кабат игътибар үзәгендә, күпмилләтле Россиянең зур халыкара хезмәттәшлегенең бер өлеше булып тора, – дип ассызыклады Фәрит Мөхәммәтшин, утырышка комментарий биреп,  – июнь аенда без БРИКС спорт уеннарын кабул итәргә әзерләнәбез. Безнең мондый тәҗрибәбез бар инде, күптән түгел Казанда Киләчәк уеннары бик оешкан рәвештә узды һәм Россия Президенты Владимир Путин һәм чит ил дәүләтләре җитәкчеләре тарафыннан югары бәя алды».

Фәрит Мөхәммәтшин әйтүенчә, Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендә республика «Бердәм Россия» сәяси партиясе, Тышкы эшләр министрлыгы, Федераль хөкүмәт белән берлектә әлеге эшкә инде кушылды. "Партиянең төбәк бүлекчәләренең халыкара көн тәртибендәге мәсьәләләрне хәл итүгә җәлеп ителүе безнең җаваплылык даирәсен киңәйтә һәм эштә ярдәм итә, – дип нәтиҗә ясады парламент башлыгы, – һичшиксез, Татарстан әлеге зур чараларны уздыруга уңышлы әзерләнәчәк».

Утырышта Россия Президентын сайлау нәтиҗәләренә аерым тукталдылар. "Чит илләрдә Президент сайлаулары Россиягә каршы гибрид сугыш башлану фонында узды, – дип басым ясады Сергей Лавров, – әмма көнбатыш илләренең каршылыгына карамастан, тавыш бирүдә 400 меңнән артык ватандашыбыз катнашты. Сайлауларны үткәрүне катлауландыра торган фактор булып көнбатыш хөкүмәтләренең Россия дипломатик вәкиллекләрен кыскарту турындагы таләбе тора. Шулай да, безнең вәкиллекләр куелган бурычны үтәделәр. Сайлаулар барлык 288 участокта узды".

Россия Федерациясе территориясендә тавыш бирү барышын 120 дәүләт һәм 14 халыкара оешмадан 1,5 меңнән артык вәкил күзәткән. Сергей Лавров Владимир Путинның берсүзсез җиңүе дөньяда иң югары резонанс алуын ассызыклады.

Исегезгә төшерәбез, Татарстанда Президент сайлаулары сайлаучыларның күп килүе (84,61%) белән узды. Владимир Путин кандидатурасы өчен татарстанлыларның 88,74% тавыш биргән. Сайлау көннәрендә безнең республикада 15 илдән халыкара күзәтүчеләр һәм экспертлар эшләде. Алар барысы да сайлауларның ачыклыгын, намуслылыгын һәм технологик булуын ассызыкладылар.

 

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International