Торак сәясәте һәм инфраструктура үсеше комитеты утырышында шәһәр төзелеше эшчәнлеге һәм агломерацияләрне үстерү мәсьәләләре буенча фикер алыштылар

2024 елның 27 мае, дүшәмбе, 15:58

Бүген Казанда, Республика Пространстволы планлаштыру институты мәйданчыгында Торак сәясәте һәм инфраструктура үсеше комитетының күчмә утырышы узды, анда парламентарийлар комитет каршындагы Экспертлар советы әгъзалары, профильле министрлыклар һәм ведомстволар вәкилләре белән берлектә шәһәр төзелеше эшчәнлеге һәм агломерацияләрне үстерү, шулай ук халыкны транспорт белән тәэмин итү мәсьәләләре буенча фикер алыштылар. Утырышны Торак сәясәте һәм инфраструктура үсеше комитеты рәисе Андрей Егоров үткәрде.

ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Владимир Кудряшев һәм «Татарстан Республикасы Пространстволы планлаштыру институты» ДБУ директоры Олег Григорьев шәһәр төзелеше эшчәнлеге, бу өлкәдә законнарның аерым нигезләмәләрен мониторинглау, шулай ук агломерацияләрне үстерү турында мәгълүмат бирделәр.

Җирле үзидарә органнары һәм шәһәр төзелеше эшчәнлеге өлкәсендә республика дәүләт хакимияте органнары арасында вәкаләтләрне яңадан бүлү турындагы республика законына ярашлы рәвештә, 2024 елның 1 гыйнварыннан шәһәр төзелеше эшчәнлеге өлкәсендә муниципалитетларның вәкаләтләре ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгына тапшырылды.

Шуңа бәйле рәвештә Министрлыкта җиде административ үзәкнең территориаль органнар һәм агломерацияләрне үстерү бүлекләре хезмәткәрләрен берләштерүче Департамент булдырылды һәм 2024 елның 1 июленнән эшли башлаячак: Казан – Казан, Идел аръягы – Буа, Төньяк-Көнбатыш – Байлар Сабасы, Көньяк-Көнбатыш – Алексеевск, Әлмәт – Әлмәт, Кама – Түбән Кама, Төньяк-Көнчыгыш – Минзәлә. Бүгенге көндә агломерация бүлекләренең күп өлеше кадрлар белән комплектланган. Мәсәлән, Әлмәт һәм Идел аръягы агломерацияләрендә штат хезмәткәрләре белән тулылану 90% тәшкил итә. Әмма тапшырылган вәкаләтләрне үтәүдә һәм гамәлгә ашыруда кыенлыклар бар, дип билгеләп үтә министрлыкта. "Бу дәүләт хезмәтенә эшкә урнашу тәртибе белән бәйле, срок 50 көн тәшкил итә", – дип билгеләп үтте ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Владимир Кудряшев.

Хәзерге вакытта шәһәр төзелеше өлкәсендә дәүләт хезмәтләрен вакытында күрсәтү өчен «Татарстан Республикасы Пространстволы планлаштыру институты» дәүләт бюджет учреждениесе җәлеп ителгән, ул территориаль планлаштыру, шәһәр төзелеше зоналаштыру документларын, территорияләрне планлаштыру буенча документларны, шәһәр төзелеше проектлаштыру нормативларын эшләүне тәэмин итәргә тиеш.

2024 елның 20 маена министрлыкка дәүләт хезмәтләре күрсәтүгә 9,2 меңнән артык гариза килгән. Мөрәҗәгатьләрнең төп өлеше җир кишәрлегенең шәһәр төзелеше планын бирү белән бәйле. "Бүгенге көндә гаризаларның  65% кире кагыла, – дип билгеләп үтте министр урынбасары Владимир Кудряшев. –  Боларның шактый өлеше гариза бирүчеләрнең документлары тулы булмау белән бәйле. Күп кенә гаризалар электрон рәвештә бирелә, ә аларны алганнан соң безнең хезмәткәрләр 10 документның яртысы да юклыгын ачыклый. Болар барысы да безгә мөрәҗәгать буенча уңай карар кабул итәргә комачаулый."

Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Юрий Камалтынов министрлыкка документларны электрон кабул итү системасын камилләштерү мөмкинлеген карарга, документларның тулы булмаган пакетын кабул итү һәм карау өчен вакытны югалтмаска киңәш итте. "Гариза бирүчеләр документларны тапшырганда, система автомат рәвештә кабул итәргә тиеш, әгәр 10 документ кирәк булса, барлык 10 документ та булмаса программа гаризаны алырга тиеш түгел», – дип тәкъдим итте Юрий Камалтынов.

"Без әлеге законны кабул иткән беренче төбәк түгел. Мондый проблемалар барлык субъектларда да бар , – дип билгеләп үтте Торак сәясәте һәм инфраструктура үсеше комитеты рәисе Андрей Егоров. – Республиканың профильле министрлыгына зур йөкләмә бирелде, әмма безгә бүген законның ничек эшләвен, аны гамәлгә ашырганда нинди проблемалар барлыкка килүен, ә иң мөһиме, барлык мәсьәләләрне җайга салу өчен нәрсә эшләргә кирәклеген ишетү мөһим иде».

Контроль мәсьәлә кысаларында депутатлар Татарстан Республикасы Дәүләт Советының халыкны транспорт белән тәэмин итү турындагы карарын үтәү барышы турында мәгълүмат тыңладылар.

Хәзерге вакытта юл-транспорт комплексында 18,5 меңнән артык хуҗалык субъекты эшли. Юл-транспорт комплексында эшләүчеләр саны узган елның апреле белән чагыштырганда 1,7 % ка арткан. Бүгенге көндә тармакта 74,7 мең белгеч эшли. Иң күп мәшгульлек йөк транспортында теркәлгән – 39,3 мең кеше, икенче урында пассажир транспорты, анда хезмәткәрләр саны 12,2 мең кеше тәшкил итә. "Быелның беренче өч аенда тармак эшенә йомгак ясап, тармакта хезмәт хакының шактый артуын билгеләп үтәргә кирәк, ул 1 квартал йомгаклары буенча 75 017 сум тәшкил итте. 2023 елның апрель ахырына бу күрсәткеч 60 266 сум тәшкил итте», – дип билгеләп үтте транспорт һәм юл хуҗалыгы министры урынбасары Айрат Садыйков.

Республикада транспорт өлкәсе барлык транспорт төрләре белән күрсәтелә: тимер юл, һава, су һәм автомобиль, шул исәптән электр транспорты. Мәсәлән, 2024 елның I кварталында пассажирлар ташу күләме 75 млн 800 мең кеше тәшкил иткән, бу 2023 елның гыйнвар-март айларыннан 5% ка югарырак. Быелның I кварталы нәтиҗәләре буенча йөк әйләнеше 3 процентка арткан.

Айрат Садыйков билгеләп үткәнчә, уңай динамика белән бергә, транспорт тармагында игътибар таләп итә торган сораулар да бар. Көнбатыш илләре тарафыннан санкцияләр аркасында Европа җитештергән автомобильләр өчен запас частьләргә бәя арткан. "Автотранспорт предприятиеләре бу мәсьәләне өлешчә Россия, Белоруссия һәм Кытай аналогларына күчү хисабына хәл итә алды, һәм бу запас частьләргә дә, техникага да кагыла», – диде ул. Моннан тыш, пассажирлар һәм йөк ташуларда, бигрәк тә D һәм СЕ категорияле йөртүчеләрдә кадрлар кытлыгы бар.

Бүген депутатлар социаль наем шартнамәләре һәм социаль файдаланудагы торак фондының наем шартнамәләре буенча гражданнарның торак урыннарына хокукларын гамәлгә ашыру турында республика законнарына үзгәрешләр кертү турында закон проектын карадылар. Үзгәрешләр кертү гражданнарның аз керемле һәм социаль фондның торак биналарына мохтаҗ дип танылганда исәпкә алына торган керемнәр исемлеген төгәлләү белән бәйле. Әлеге таләпләр РФ Хөкүмәтенең норматив-хокукый актлары белән расланган. Аерым алганда, хәзер гражданнарның кеременә ана капиталы акчалары, «Герой-Ана» исемен биргәндә, «Ата-ана даны» ордены белән бүләкләгәндә түләнә торган бер тапкыр бирелә торган акчалата бүләкләр, инвалид баланы карау белән шөгыльләнүче эшкә сәләтле булган затларга айлык акчалата түләүләр, инвалид үзе сатып алган техник реабилитация чарасы өчен компенсация кертелмәячәк һәм башкалар.

Бер үк вакытта гражданнарның керемнәрен билгеләгәндә исәпкә алынырга тиешле керемнәр исемлеге, шул исәптән, махсус салым режимын куллану кысаларында алынган керемнәр белән тулыландырыла. Алар гражданнарның ихтыяҗларын билгеләгәндә исәпкә алыначак. Мондый керемнәрне профессиональ керемгә салым буенча исәп-хисапларның торышы турында белешмә белән расларга кирәк булачак.

 

 

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International