Марат Әхмәтов: "Торак төзелеше масштабларын авылларда да күрәсе иде"

2024 елның 31 июле, чәршәмбе, 19:12

Бүген Биектау районындагы «ЕлМай» сөт комбинаты базасында узган матбугат конференциясендә Татарстанда авыл җирлеген үстерүнең төп проблемалары, авылларның «картаюын» туктату юллары, аларны үстерү шартлары һәм соңгы елларда фермаларның ничек үзгәрүе турында сүз барды. Журналистларның сорауларына Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов, Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты рәисе урынбасары Таһир Һадиев һәм ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Ленар Гарипов җавап бирделәр.

Бүгенге көндә Татарстанда, бөтен Россиядәге кебек үк, авылны үстерүдә төп проблемаларның берсе - халыкның уртача яшен арттыру, дип билгеләделәр спикерлар. Яшьләр шәһәрдән авылга күчеп кайтырга теләми, ә авыл халкы мегаполисларга омтыла. «Иң төп проблема – авылның «картаюы», - дип ассызыклады Марат Әхмәтов. - Әлбәттә, Казан белән көндәшлек итү кыен. Авыл җирендә кеше ресурсы бетә. Мондый шартларда мигрантларны җәлеп итәргә туры килә. Әмма әлегә кадәр республикабызда да, тулаем илебездә дә, авыл тормышын саклап калуга юнәлдерелгән реаль эшли торган зур программа юк. Ярдәм формалары бар, әмма алар проблема масштабына туры килми".

Татарстанда яшьләрне авылга җәлеп итү буенча берничә программа эшли, алар арасында - профильле ипотека, грантлар конкурсы, агростартаплар һәм башкалар. Әмма авыл һәм ферма образын кешеләр аңында үзгәрткәнче проблема сакланачак, дип саный ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Ленар Гарипов.

Яшьләрнең авылда яшәргә һәм эшләргә теләмәве нәтиҗәсендә кадрлар кытлыгы торган саен ныграк сиздерә бара. Әмма бу проблеманы локаль рәвештә яңа технологияләр кертү һәм модернизацияләү ярдәмендә хәл итәргә мөмкин. "Әгәр без узган елларда авыл хуҗалыгында  масштаблы модернизация үткәрә алмасак, хәл кыен булыр иде", - дип ассызыклады Марат Әхмәтов.

Авылда эшче куллар җитмәү проблемасы беркая да китмәячәк, һәм якындагы елларда масштаблырак булачак, аның өстендә әле бик тыгыз эшләргә туры киләчәк, дип саный Дәүләт Советы Рәисе урынбасары. Бу проблеманы хәл итүнең берсе буларак, ул Татарстанда зур шәһәрләрдән авылларга торак төзегәндә акцентны үзгәртергә тәкъдим итте.

 "Торак төзелеше масштабларын авыл җирлегенә күчерергә мөмкин булыр иде. Бездә торакның 90 проценты Казанда, Чаллыда һәм аларның шәһәр яны районнарында төзелә. Бу мәсьәлә безнең республика дәрәҗәсендә хәл ителүен ителә", - дип ассызыклады Марат Әхмәтов.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International