Соңгы биш елда Дәүләт Советына экология мәсьәләләре буенча 2 меңнән артык мөрәҗәгать кергән

2024 елның 22 августы, пәнҗешәмбе, 19:44

Татарстан халкын экология проблемалары, аерым алганда, су ресурсларын, һаваны һәм урман массивларын пычрату мәсьәләләре аеруча борчый. «Татарстан –казанышлар республикасы» матбугат туры вакытында Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты рәисе Азат Хамаев белдерде. Ул шулай ук профильле комитет депутатларына нигездә нинди мөрәҗәгатьләр килүе турында сөйләде.

Татарстанда «Татарстан –казанышлар республикасы» матбугат турлары сериясе дәвам итә. Чираттагы матбугат конференциясе экология мәсьәләләренә багышланган иде.

«2019 елдан безгә татарстанлылардан һәм илнең башка төбәкләрендә яшәүчеләрдән 2 меңнән артык мөрәҗәгать килде. Казанлылардан һаваның промышленность предприятиеләре аркасында пычрануына һәм начар исләргә бәйле рәвештә мөрәҗәгатьләр килә. Бу сораулар оператив рәвештә башкарма хакимияткә тапшырыла. ТР Экология министрлыгы тискәре күренешләрне бетерү буенча оператив карарлар кабул итә",  – дип сөйләде Азат Хамаев.

Профильле комитет башлыгы фикеренчә, кешеләрне борчыган мөһим тема – урманнарны янгыннан саклау. Авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җир кишәрлекләреннән файдалануга бәйле сораулар еш килә.

Матбугат конференциясе кысаларында шулай ук яңа экологик илкүләм проектны гамәлгә ашыру мәсьәләләре турында фикер алыштылар. Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министры Александр Шадриков билгеләп үткәнчә, Татарстанда «Экологик иминлек» яңа илкүләм проекты буенча эшләр киләсе елда башланачак.

«Экологик иминлек» яңа илкүләм проекты  «Экология» илкүләм проектына алмашка киләчәк. Ул 2025 - 2030 елларга Россия Президенты Владимир Путин йөкләмәсе буенча эшләнгән һәм үз эченә алты федераль проектны ала.

«Россия суы» яңа федераль проекты инде таныш юнәлешләрне – «Иделне савыктыру» һәм «Уникаль су объектларын саклау»ны берләштерәчәк. Аны гамәлгә ашыру барышында Татарстанда 17 чистарту корылмасын төзү һәм реконструкцияләү буенча гомуми суммасы 18 млрд сумнан артык булган чаралар каралган. Республикада су объектларын экологик савыктыру буенча 4,4 млрд сумлык 29 чара каралган.

Алдан килештерелгән иң эре чаралар арасында 320 млн сумнан артыграк бәягә Яр Чаллыда Мәләкәс үзәнен чистартуның икенче этабы (2025-2026 елларга) һәм 719 млн сумга Казанда Нокса елгасы үзәнен чистарту буенча чаралар (2028 - 2030 елларга) да бар. Моннан тыш, исемлеккә Лаеш районының Тарлаш авылы янындагы Архиерей күле һәм Түбән Кама районының Каракүл сулыклары кертелгән.

«Генераль җыештыру» яңа проекты «Чиста ил» федераль проектына алмашка киләчәк. Аның буенча безнең республикада 2030 елга кадәр Нурлатта 21,9 га мәйданлы каты көнкүреш калдыклары полигонын рекультивацияләү планлаштырылган. Моннан тыш, «Урманнарны саклау» федераль проекты буенча чаралар гамәлгә ашырылачак.

Александр Шадриков шулай ук «Экология» илкүләм проектына төп нәтиҗәләр ясады, аның гамәлләре быел төгәлләнә. 2019 елдан 2024 елга кадәр Татарстанда 30 чараны гамәлгә ашыруга 22,7 млрд сум юнәлдерелгән.

Барлыгы алты ел эчендә республикада «Экология» тармагында гомуми бәясе 60,5 млрд сумлык 1125 чара уздырылган. Барлык дәрәҗәдәге бюджет чыганакларыннан тыш, экологик чараларга акчаларны республиканың эре предприятиеләре дә актив керткән.

 

 

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International