Җиденче чакырылыш Дәүләт Советының бишенче утырышы 28 ноябрьдә була

2024 елның 22 ноябре, җомга, 14:16

Җиденче чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советының бишенче утырышы 28 ноябрьдә иртәнге сәгать унда башлана. Бүген парламент Президиумы утырышында шундый карар кабул ителде. Бишенче утырышта 19 мәсьәлә, шул исәптән 9 республика законы проекты каралачак.

Көн тәртибенә кертелгән мәсьәләләрне карый башлаганчы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Президиум әгъзаларына Татарстан Республикасы Рәисенең яңа билгеләнгән ярдәмчесен, Татарстан Республикасы Рәисенең Дәүләт Советындагы тулы вәкаләтле вәкиле Тимур Нагумановны тәкъдим итте. Тиешле указга 2024 елның 15 ноябрендә кул куелган. Фәрит Мөхәммәтшин Президиум әгъзалары исеменнән Тимур Нагумановка уңышлар теләде.

Парламент җитәкчесе гадәттәгечә республикада парламент депутатлары катнашында узган берничә мөһим вакыйганы билгеләп үтте. Әлбәттә, иң яктысы 22-24 октябрьдә Казанда узган 16 нчы БРИКС саммиты булды. Октябрь аенда Татарстан башкаласында беренче мәртәбә дөньяның 36 иленнән һәм 6 төп халыкара оешмадан вәкилләр җыелды.  «Мондый чараларны уздыру Татарстанның югары абруе һәм федераль үзәкнең зур ышанычы турында сөйли, – дип басым ясады Фәрит Мөхәммәтшин, – Без тагын бер кат ил җитәкчелегенә БРИКС саммитын Казанда уздыру карары өчен рәхмәт белдерәбез».  Фәрит Мөхәммәтшин саммит көннәрендә Дәүләт Советы мәйданчыгында оештырылган «Татарстанда эшләнгән» фәнни-сәнәгать күргәзмәсе эшен аерым билгеләп үтте. Гомумән алганда күргәзмәгә 2 меңнән артык кеше килгән.

Алдагы утырышка килгәндә исә, Дәүләт Советы Секретаре Лилия Маврина билгеләп үткәнчә, көн тәртибендәге төп мәсьәлә 2025 елга һәм 2026 һәм 2027 еллар план чорына Татарстан Республикасы бюджеты һәм Территориаль мәҗбүри медицина иминияте фонды бюджеты турындагы закон проектын икенче укылышта карау булачак.

Республика бюджеты турындагы закон проектына 356 төзәтмә кергән, шуларның КПРФ фракциясеннән килгән уналтысы комитет утырышында тикшерү барышында алынган. Нәтиҗәдә сессиядә парламентарийлар 340 төзәтмә турында фикер алышачак, аларның барысы да профильле комитет тарафыннан кабул итүгә тәкъдим ителә. 

Мәҗбүри медицина иминияте фонды бюджеты турындагы закон проектына 8 төзәтмә кергән, алар барысы да кабул итүгә тәкъдим ителә.

Бишенче утырышта шулай ук муниципаль хезмәт турында, җирле үзидарә турында, Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Эшкуарлар хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкил турында, күпфатирлы йортларда гомуми мөлкәткә капиталь ремонт ясауны оештыру турында, халыкны эш белән тәэмин итүгә ярдәм итү өлкәсендә дәүләт сәясәтен гамәлгә ашыру турында республика законнарына үзгәрешләр кертелә торган җиде закон проектын беренче укылышта карау планлаштырыла.

Бүген Президиум утырышында ТР Рәисенең Дәүләт Советына Юлламасын гамәлгә ашыру буенча 2025 елга чаралар планы расланды. Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов билгеләп үткәнчә, республика Рәисе Юлламасының 37 тезисы буенча барлыгы 64 төп чара планлаштырылган, төп басым махсус хәрби операциядә катнашучыларга, аларның гаиләләренә, шулай ук Татарстан территориясендә вакытлыча гомер итүче Россия Федерациясенең яңа субъектларында яшәүчеләргә ярдәм күрсәтүгә ясалган. «Халыкның бу категорияләренә ярдәм итү чараларына мониторинг үткәреләчәк һәм, кирәк булганда, республика законнарына үзгәрешләр кертеләчәк, – дип билгеләп үтте Марат Әхмәтов. – Планда Татарстан Республикасында Ватанны саклаучылар елын үткәрү чаралары аерым билгеләнгән, шул исәптән – республиканың гомуми белем бирү оешмаларында парламент дәресе үткәрү, «Мәрхәмәт – Милосердие» депутатлар төркеменең хәрби хезмәткәрләргә ярдәм мәсьәләләре буенча кайнар телефон линиясен оештыру, «Махсус хәрби операция ветераннарына ярдәм чаралары турында» Хөкүмәт сәгате һ. б. Планда Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгын бәйрәм итү чаралары санап үтелгән».

Үзенең Юлламасында республика Рәисе шулай ук парламентка конкрет йөкләмәләр дә җиткерде. Аерым алганда, Дәүләт Советы депутатларына Дәүләт Думасы депутатлары белән берлектә балигъ булмаганнарны хокук бозуларга җәлеп иткән өчен җаваплылыкны катгыйландыру, Эчке эшләр органнары хезмәткәрләренә матди ярдәм күрсәтү буенча, шулай ук чит ил гражданнарының яисә гражданлыгы булмаган затларның Россия Федерациясе территориясендә булу режимын тәэмин итү һәм аларны эшкә урнаштыра торган рекрутинг агентлыклары эшчәнлеген регламентлаштыру өлкәсендә административ җаваплылыкны көчәйтү өлешендә закон чыгару инициативаларын эшләргә туры киләчәк.

Президиум утырышында шулай ук Бюджет, салымнар һәм финанс комитеты рәисе Леонид Якунинның Татарстан Республикасында «Салым салуның автоматлаштырылган гадиләштерелгән системасы» махсус салым режимын кертү буенча эксперимент нәтиҗәләре турындагы хисабы тәкъдим ителде.

Федераль законнар нигезендә эксперимент тәртибендә Татарстан, шулай ук Мәскәү шәһәре, Мәскәү һәм Калуга өлкәләре территориясендә 2022 елда «Автоматлаштырылган гадиләштерелгән салым салу системасы» махсус салым режимы билгеләнде, ул микробизнесны соры зонадан чыгаруга һәм барлык түләүләрне легаль банк кырына күчерүгә юнәлдерелгән.

Леонид Якунин билгеләп үткәнчә, махсус салым режимын регионнар территориясендә теркәлгән, эшләүчеләр саны 5 кешедән һәм еллык кереме 60 млн сумнан артмаган оешмалар һәм шәхси эшмәкәрләр куллана ала. «Махсус салым режимының төп өстенлеге шунда ки, салым түләүчеләр декларация бирүдән азат ителгән. Салым салым органнары тарафыннан кулланыла торган контроль-касса техникасыннан, банк мәгълүматларыннан һәм салым түләүче шәхси кабинетка кертә торган керемнәр турында белешмәләрдән алынган мәгълүматлар буенча исәпләнә, – дип искәртте  депутат. – Бу режимны кулланучы салым түләүчеләр иминият кертемнәрен түләми».

Бүгенге көндә Татарстанда гадиләштерелгән салым режимын 2 784 эшмәкәр куллана. Автоматлаштырылган гадиләштерелгән салым режимын кулланучы салым түләүчеләр тарафыннан 5,8 млрд. сумнан артык керем алынган. Консолидацияләнгән бюджетка эксперимент гамәлдә булган бөтен чорда 172,3 млн сум кергән.

Җиденче чакырылыш Дәүләт Советы комитетлары каршындагы Эксперт советлары турында Президиум карары проектын Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Юрий Камалтынов тәкъдим итте. «Дәүләт Советы комитетлары каршында эксперт советлары беренче тапкыр 2014 елда төзелде, – дип искәртте Юрий Камалтынов. – Аларның төп бурычлары республика законнары проектларына, федераль законнар проектларына эксперт бәяләве, комитет карамагындагы мәсьәләләр буенча федераль һәм республика законнарын камилләштерү буенча тәкъдимнәр эшләү. Әлеге бурычларны Дәүләт Советының бишенче һәм алтынчы чакырылышларында төзелгән эксперт советлары уңышлы үтәде».

Эксперт советлары парламентның җиденче чакырылышы чорында да комитетлар каршында эшләвен дәвам итәчәк. Бүген Президиум утырышында эксперт советларының яңа составы расланды, шулай ук эксперт советлары турындагы нигезләмәгә үзгәрешләр кертелде.

Президиум утырышында башка мәсьәләләр дә каралды.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International