Идел буе закон чыгару җыелышлары матбугат хезмәте җитәкчеләре коммуникацион бренд-менеджмент мәсьәләләре буенча фикер алыштылар

2025 елның 3 декабре, чәршәмбе, 19:55

Сайлау кампанияләрен медиа белән тәэмин итү, визуаль контент формалаштыру, шул исәптән нейрочелтәрләр һәм ясалма интеллект кулланып, социаль медиада эшләү. Бу һәм башка коммуникацион бренд-менеджмент мәсьәләләре турында бүген Дәүләт Советында Идел буе фелдераль округының закон чыгару органнары матбугат хезмәте җитәкчеләре һәм хезмәткәрләре өчен семинарның икенче һәм өченче өлешләрендә фикер алыштылар.

Сайлау кампанияләре чорында закон чыгару җыелышлары эшенең үзенчәлекләре турында сайлау системасында сәяси консультант Динара Чепигина сөйләде. "Сайлаулар чорында мәгълүмати куркынычлар сизелерлек арта, – дип басым ясады Динара Чепигина. – Без моны аңларга һәм нейтральлекнең катгый мантыйгында эшләргә тиеш: бернинди бәяләү фикерләре дә, мактау да, тәнкыйть тә юк. Безнең принцип гади: фактларны хәбәр итәбез, бастырылган һәр материалны җентекләп тикшереп, бәяләүдән тыелып торабыз”.

Визуаль контент булдыру турында режиссер, King of Media җитәкчесе Роман Королев сөйләде. Ул шулай ук видеоматериалны бирүнең иң нәтиҗәле техникасын һәм креатив алымнарын аңлатты. 

Семинарның социаль медиада эшләүгә багышланган өлешендә Татарстан Республикасында "Диалог Регионы" бүлекчәсе җитәкчесе урынбасары Эмилия Хәкимуллина катнашучылар белән шәхси брендны үстерү мәсьәләләре турында фикер алышты. Ул социаль челтәрләрдә шәхси битне алып барганда билгеле бер нормаларны һәм киңәшләрне үтәүнең мөһимлеген аңлатты.

Социаль медиада элемтә урнаштыру турындагы мәгълүматны Казан шәһәре Думасының мәгълүмат-аналитика идарәсенең җәмәгатьчелек белән элемтәләр буенча баш менеджеры Адилә Галиева сөйләде. Ул хакимият органнарының рәсми аккаунтлары аша кергән гражданнар мөрәҗәгатьләренә оператив җавап бирүнең никадәр мөһим булуын ассызыклады.

Семинарда MAX яңа милли мессенджерында эшләү тәҗрибәсенә аерым игътибар бирелде. Хәзерге вакытта Пермь крае парламенты Идел буе федераль округында MAX мессенджерында тәкъдим ителгән бердәнбер төбәк булды.  Пермь крае Закон чыгару җыелышының җирле үзидарә органнары, җәмәгатьчелек һәм ММЧ белән үзара хезмәттәшлек идарәсе башлыгы урынбасары Никита Баженов сервисның өстенлекләрен һәм кимчелекләрен билгеләде, килеп туган проблемаларны һәм мессенджерда алга таба эшләү перспективаларын билгеләде.

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International