Дәүләт Советында сәяси чакырулар турында фикер алыштылар

2025 елның 3 декабре, чәршәмбе, 21:16

Бүген Дәүләт Советында РФ субъектларының закон чыгару органнары матбугат хезмәте җитәкчеләре өчен семинар кысаларында «Сәяси чынбарлык һәм 2026 ел хәвефләре. Геосәяси вәзгыятьнең сайлау кампанияләренә йогынтысы» темасына сөйләшү булды. Чарада Россия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле урынбасары Олег Машковцев, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Идел буе Закон чыгаручылар советы рәисе, Түбән Новгород өлкәсе Закон чыгару Җыелышы Рәисе Евгений Люлин, РФ ФС Дәүләт Думасы депутаты Айрат Фәррахов, РФ ФС Федерация Советы аппаратының Мәгълүмат һәм массакүләм мәгълүмат чаралары белән элемтә идарәсе башлыгы урынбасары Инесса Савич-Терещенко, шулай ук ИФО төбәкләренең матбугат хезмәтләре җитәкчеләре һәм закон чыгару җыеннары аппаратлары хезмәткәрләре катнашты.

Очрашуның модераторы – политтехнолог Владимир Кутилов. Панель дискуссияне ачып, ул  2026 елның сентябрендә 9 нчы чакырылыш Дәүләт Думасына депутатлар сайлаулар, Идел буе федераль округының кайбер төбәкләрендә төбәк башлыкларын, закон чыгару җыелышы депутатларын сайлаулар, муниципаль сайлаулар узачагын искә төшерде. «Сайлаулар – гражданнарның илнең сәяси тормышында катнашуының төп чарасы, – дип билгеләп үтте Владимир Кутилов.  – Соңгы вакытта без катлаулы вәзгыятъбелән очраштык, бу пандемия дә, санкцияләр дә, җитди геосәяси басым да».

Россия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле урынбасары Олег Машковцев, әлеге сөйләшүдә катнашучыларны Игорь Комаров исеменнән сәламләп, заман чакырулары, аларның төбәкләрдә булачак сайлау кампанияләренә йогынтысы, шулай ук матбугат хезмәтләренең роле турында сөйләде. «Әгәр бүгенге көндә матбугат хезмәте хәл итә торган бурычлар турында сөйләсәк, мин мәгълүмат бирүгә генә түгел, бәлки аны  аңлатуга да аерым басым ясар идем, – диде Олег Машковцев. – Бүген аралашу юлларын табу, хакимият органнарының гражданнар белән системалы хезмәттәшлеген булдыру мөһим».

Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин массакүләм мәгълүмат чараларының гражданнар белән конструктив багланышлар урнаштыруда, элемтәләрне җайга салуда мөһим роль уйнавын билгеләп үтте. «Без Татарстанда һәрвакыт массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре белән тыгыз элемтәдә торырга кирәк дип саныйбыз, чөнки нәкъ менә сез үзегезнең укучыларыгызга, тамашачыларыгызга, сайлаучыларыгызга һәм республикабызның барлык халкына мөһим мәгълүмат җиткерәсез, җәмәгатьчелек фикерен формалаштырасыз, – диде Фәрит Мөхәммәтшин. – Сез – депутатлар һәм сайлаучылар арасында бәйләүче звено. Сезнең публикацияләр һәм видеоматериаллар аша  без закон карарларына бәя күрә, гражданнар мәнфәгатьләреннән чыгып, эшчәнлегебезне планлаштыра һәм төзәтә алабыз».

Фәрит Мөхәммәтшин шулай ук төбәк парламентларының роле һәм урыны, парламент һәм халык дипломатиясе үсеше, шулай ук Татарстан Дәүләт Советы тәҗрибәсе турында сөйләде. Парламент җитәкчесе билгеләп үткәнчә, парламентара дипломатия геосәяси кризисны, санкцияләрне һәм чикләүләрне җиңүнең мөһим коралларының берсе булды, ә Дәүләт Советы туплаган 30 еллык тәҗрибә парламентара хезмәттәшлекне нәтиҗәле җайларга мөмкинлек бирә.  «Бу еллар эчендә тышкы һәм эчке хезмәттәшлекнең уникаль базисы тупланды. 1994 елдан башлап ТР Дәүләт Советы тарафыннан Россия Федерациясенең 39 субъектының закон чыгару органнары белән хезмәттәшлек турында килешүләр беркетелде, чит илләр парламентлары белән 11 беркетмә килешүе төзелде, – дип сөйләде Фәрит Мөхәммәтшин. – Без хәзер дә уңай тәҗрибә уртаклашу өчен хезмәттәшлек, берничә регион белән үзара ярдәмләшү турында килешүләр имзалау өстендә эшлибез».

Дәүләт Думасына сайлаулар турында сөйләгәндә, Фәрит Мөхәммәтшин билгеләп үткәнчә, республикабыз мәнфәгатьләре федераль дәрәҗәдә тәкъдим ителсен өчен, илебез Федераль Собраниясе түбән палатасында Татарстанның югары вәкиллеген саклап калырга кирәк.

Идел буе Закон чыгаручылар советы рәисе, Түбән Новгород өлкәсе Закон чыгару Җыелышы Рәисе Евгений Люлин илнең сәяси системасында төбәк закон чыгару җыелышларының роле һәм урыны, аерым алганда, Идел буе федераль округы Закон чыгару җыелышларын берләштерүче ролендә Закон чыгаручылар советы эше турында сөйләде. «Идел буе федераль округы Закон чыгаручылар советы 20 елдан артык эшли. Ул округ закон чыгаручыларны берләштереп кенә калмый, ә «җирле» инициативаларны федераль дәрәҗәгә чыгаручы зур көч булып тора, – дип билгеләде Евгений Люлин. – Мәсәлән, махсус хәрби операциядә катнашучыларга ядәм итү чаралары буенча федераль кануннарның 60% ы Идел буе төбәкләреннән алынган эшләнмәләр нигезендә әзерләнгән һәм кабул ителгән. «Разливайкалар» мәсьәләсе буенча федераль законнарны үзгәртү һәм башка күп кенә тәкъдимнәр инициативасы белән дә без чыктык.  Әлеге яңалыклар хакимиятнең барлык дәрәҗәләренә бер синергиядә тезәргә һәм кешеләр өчен мөһим карарлар кабул итәргә мөмкинлек бирә.

РФ ФС Дәүләт Думасы депутаты Айрат Фәррахов билгеләп үткәнчә, иң төп мәсьәлә, һәм бу фикерне Дәүләт Думасында да уртаклашалар, – бу сайлаучыларның ышанычы мәсьәләсе, ул гражданнарның конкрет мәсьәләләрен хәл итү аша ирешелә, аларның дәүләт белән идарә итүдә максималь катнашуы булып тора.

Республика Рәисенең Дәүләт Советындагы тулы вәкаләтле вәкиле Александр Терентьев региональ закон чыгаручы хакимиятнең имиджын формалаштыруда партияләрнең роле турындагы фикерләре белән уртаклашты. «Сәяси көчләрнең уңышы, булган реаль чакыруларны, янауларны исәпкә алып, сайлау нәтиҗәләренә бәйле», –  дип билгеләде Александр Терентьев.

Искәртәбез, бүген Татарстан Республикасы Дәүләт Советында Россия Федерациясе субъектларының Идел буе федераль округының Закон чыгару органнары матбугат хезмәте җитәкчеләре өчен семинар узды. Семинар Идел буе федераль округы Закон чыгаручылар советының 78 нче утырышы кысаларында планлаштырылган чараларны ачып җибәрде, алар 4-5 декабрьдә Казанда Россия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров рәислегендә узачак.

Семинар  Татарстан Республикасы Дәүләт Советы, ИФО закон чыгаручылар советы, «Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы инициативасы белән уздырылды. Семинар закон чыгаручы хакимият органнары эшчәнлеген мәгълүмати яктырту,массакүләм мәгълүмат чаралары белән үзара хезмәттәшлек өлкәсендә алдынгы тәҗрибәләр белән уртаклашырга, төбәк парламентларының матбугат хезмәтләре арасында,шулай ук Россия Федерациясе Федераль Собраниесе экспертлары белән һөнәри элемтәләрне җайга салырга һәм ныгытырга ярдәм итә.

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International