Марат Әхмәтов Яңа Чишмәдә авыл халкының эшлеклелеген артыруга ярдәм итү буенча зона киңәшмәләрен башлап җибәрде

2026 елның 18 мае, дүшәмбе, 14:04

Республикада авыл кешеләренең эшлеклелеген арттыру мәсьәләләре буенча зона семинар-киңәшмәләре башланды. Быел фермерлар һәм авыл җирлекләре башлыклары белән беренче шундый очрашуны бүген Яңа Чишмә муниципаль районында Дәүләт Советы Рәисе вазыйфаларын башкаручы Марат Әхмәтов уздырды. Районга эш сәфәре барышында Марат Әхмәтов шулай ук махсус операциядә катнашучылар мемориалына чәчәкләр салды һәм нәселле атлар үрчетү заводы һәм «АгроРаздолье» ҖЧҖ җитештерү базасы эше белән танышты.

Авыл бизнесына, фермерлык хәрәкәтенә һәм шәхси хуҗалыкларны үстерүгә дәүләт ярдәме чаралары турында фикер алышучы зона киңәшмәләре республикада традициягә әверелде һәм быел инде 18 мәртәбә уздырыла. Дәүләт Советы депутатлары республика авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы белән берлектә фермерлар белән очрашалар һәм килеп туган проблемалар турында фикер алышалар, аннары аларны дәүләт ярдәме программалары аша хәл итәләр.

Дәүләт Советы Рәисе вазыйфаларын башкаручының эш сәфәре Бөек Ватан сугышы ветераннары һәм махсус хәрби операциядә катнашучылар мемориалына чәчәкләр салудан башланды. "Күптән түгел илебез совет халкының Бөек Ватан сугышында Бөек Җиңүенең 81 еллыгын билгеләп үтте. Ул коточкыч сугышта һәлак булган солдатларга, бүген махсус хәрби операциядә катнашучыларга, аларның гаиләләренә хөрмәт күрсәтү бик мөһим. Алар үз гомерләре бәрабәренә безне җиңүгә ирештерәләр", – диде Марат Әхмәтов.

Бүген семинар-киңәшмәдә катнашучылар Яңа Чишмә авылында ике ел элек ачылган «Ялкын» ябык футбол манежында булдылар. Спорт объекты, район башлыгы Егор Тарнавский билгеләп үткәнчә, бердәм белем бирү комплексының дәвамы булып тора. "Манеж янында 300 урынлык IT-юнәлешле мәктәпкә капиталь ремонт ясала, без моны бердәм белем бирү кампусы буларак эшлибез, шулай ук монда картинг өчен мәйданчык булдырырга ниятлибез, эшләр башланды инде", – диде Егор Тарнавский.

Эш сәфәре кысаларында Марат Әхмәтов шулай ук Петропавловск Бистәсе авылындагы нәселле атлар заводы эше белән танышты, ул чиста канлы Орлов чабышкыларын үрчетү белән шөгыльләнә. Марат Әхмәтов хуҗалыкны карап чыкты, атчылыкны үстерү перспективалары, аерым алганда, токымлы атлар үрчетү шартлары белән кызыксынды. Бүгенге көндә заводта 100 баш терлек бар. Яңа Чишмә районыннан атлар республика һәм федераль ярышларда призлы урыннар ала, КХДР һәм Үзәк Азия илләренә, барлыгы 9 чит илгә җибәрелә. Быел Орлов чабышкылары токымы 250 еллыгын бәйрәм итә. Сентябрьдә Казан ипподромында юбилей уңаеннан Бөтенроссия Орлов чабышкылары фестивале узачак.

Семинар-киңәшмә башланганчы Марат Әхмәтов шулай ук Кызыл Октябрь совхозы бистәсендәге «АгроРаздолье» ҖЧҖ эше белән танышты. Комплекс буйлап экскурсияне Дәүләт Советы депутаты, «Чистай» ХК генераль директоры Наил Залаков үткәрде. Предприятие районда үсемлекчелек тармагы үсешенең флагманы булып тора, ул 36 мең гектарны яисә район фондының 33% ын эшкәртә. Оешмада 260 кеше эшли.

Фермерлар алдында торган бурычлар турында район мәдәният йортында узган утырышта фикер алыштылар. Марат Әхмәтов ел саен мондый очрашулар уздыруның актуальлеген ассызыклады. “Без бергәләп республика законнарын камилләштерү, кече агробизнеска ярдәм итүнең өстәмә чараларын эшләү, авыл халкының социаль һәм эшлекле активлыгын стимуллаштыру буенча конкрет тәкъдимнәр әзерлибез", – диде ул.

Марат Әхмәтов кыскача республиканың 2025 ел нәтиҗәләре буенча төп икътисадый күрсәткечләрен билгеләде. Узган ел йомгаклары буенча тулай төбәк продукты 5,7 трлн. сум, сәнәгать җитештерүе индексы – 109,9%, авыл хуҗалыгы продукциясенең тулаем күләме 400,3 млрд сум тәшкил иткән. “Республика җитәкчелегенең авыл хуҗалыгына мөнәсәбәте һәрвакыт өстенлекле булды, һәм мондый сәясәт бүгенге көндә дә дәвам итә. Илнең башка бер генә субъектында да авыл хуҗалыгына һәм авыл тормышына мондый игътибар юк, – дип басым ясады Марат Әхмәтов, утырышны ачып. – Татарстан – Россия Федерациясенең иң уңышлы субъектларының берсе. Авыл хуҗалыгы авыл тормышын саклауның төп элементы булып тора, ә авыл халкының эшлекле активлыгын үстерү, күбрәк мәшгульлек, мәдәниятне һәм гореф-гадәтләрне, туган телләрне саклау, яшь буынны тәрбияләү шуңа бәйле”.

Марат Әхмәтов шулай ук билгеләп үткәнчә, Татарстан авыл хуҗалыгы продукциясе күләменең шактый югары булуы белән аерылып тора. “Без продукция күләменең 40%ын нәкъ менә кече хуҗалыкларда җитештерәбез", – диде ул.

Марат Әхмәтов фермерларны һәм җитештерүчеләрне борчыган мәсьәләләргә аерым тукталды, аерым алганда, сүз сөтне сатып алу бәяләренең түбән булуы турында бара. "Бу мәсьәлә кече хуҗалыкларда һәм шәхси ярдәмче хуҗалыкларда аеруча нык сиздерә. Әмма шәхси ярдәмче хуҗалыкта булган бердәнбер шул сыер да халыкның авыл тормышын саклап калырга ярдәм итә", – дип ассызыклады Марат Әхмәтов.

Сәламләү сүзе белән чыгыш ясап, Яңа Чишмә районы башлыгы Егор Тарнавский районның төп күрсәткечләре турында сөйләде. Татарстан Республикасы муниципаль районнарының һәм шәһәр округларының социаль-икътисадый үсеше рейтингында узган ел йомгаклары буенча район 11 нче урында тора. Районда 88 мең гектар сөрү җирләрен эшкәртүче 11 авыл хуҗалыгы оешмасы һәм 45 крестьян-фермер хуҗалыгы эшли. 2025 елда бөртекле һәм техник культураларның тулаем күләме 167 мең тонна тәшкил иткән. Бөртекле культуралар – 34,5 ц/га, техник культуралар – 14,6 ц / га. "Авыл хуҗалыгын үстерү нигезләренең берсе – авыл халкының эшлекле активлыгын даими арттыру, авылда эшкуарлыкның төрле рәвешләренә ярдәм итү. Крестьян-фермер хуҗалыклары авылны һәм тулаем агросәнәгать комплексын үстерүгә зур өлеш кертәләр, – диде Егор Тарнавский. – Безнең алда заманча азык үзәге төзү аерым бурыч булып тора. Моннан тыш, район территориясендә 28 гаилә фермасы үсешен тәэмин итәргә кирәк".

Төп доклад белән Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров чыгыш ясады. Министр сүзләренә караганда, шәхси ярдәмче хуҗалыкларда мөгезле эре терлекләр саны кимү күзәтелә. "Иң зур югалтулар Балтач, Арча, Актаныш, Мамадыш, Буа, Мөслим районнарында. Агымдагы елның 1 кварталында мөгезле эре терлекләр саны 3485 башка кимегән, шул исәптән 3136 сыер, – дип белдерде Марат Җәббаров. – Республика буенча бары тик 3 районда – Түбән Кама, Чистай, Тәтеш районнары гына арту бар. Баш саны кимүнең төп сәбәбе – сөт җитештерү белән шөгыльләнүгә кызыксыну булмау, чөнки сатып алу бәяләре түбән. Сөтнең сатып алу бәясе бер килограм өчен 25 сум 99 тиен тәшкил итә. Мондый бәя белән бер сыердан еллык табыш нибары 90 мең сум чамасы тәшкил итә, азык өчен генә дә чыгымнар 30 мең сум".

Марат Җәббаров ит өчен терлекләр асрауга ярдәм итүнең иң нәтиҗәле төре дип мини-фермалар төзүне атады. Алексеевск районы 7, Аксубай, Түбән Кама, Әлки районнарында дүртәр ферма төзегәннәр. Зәй, Спас, Чистай районнарында мини-фермалар төзелмәгән. Министр махсус хәрби операциядә катнашучыларга үз агробизнесын ачу өчен 7 млн сумга кадәр күләмендәге «Агромотиватор» гранты кертелүе турында сөйләде. Конкурска гаризалар 8 июньгә кадәр кабул ителә.

Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры «АПК кадрлары» федераль проектын кадрлар белән тәэмин итүгә һәм гамәлгә ашыруга аерым тукталды. "Дәүләт программасының төп юнәлешләренең берсе – сатып ала алырлык торак белән тәэмин итү. 6 ел эчендә без авылда 901 гаилә өчен 65 мең кв.м торак файдалануга тапшыра алдык. Моннан тыш, 5 мең «Авыл ипотекасы» буенча 15,3 млрд сумлык ташламалы кредитлар бирелгән, – дип билгеләп үтте Марат Җәббаров. — Аеруча ихтыяҗ зур булган программага – наем шартнамәләре буенча бирелә торган торак төзелешенә игътибар итәсем килә. Бу механизм белгечне эш урынына беркетергә мөмкинлек бирә. Шуның аркасында без торак алганнан соң бер-ике ел узгач та кадрларны югалтмыйбыз. 2026 елга 7 муниципаль районда 241 йортлы 17 азкатлы торак комплекс төзү бурычын куйдык”.

Семинар-киңәшмәгә йомгак ясап, Марат Әхмәтов районнар башлыкларын барлык күрсәткечләргә дә җаваплы карарга, шулай ук крестьян хуҗалыкларын һәм фермер хуҗалыкларын үстерүгә ярдәм күрсәтүне дәвам итәргә чакырды. “Үз рейтингларыгызны күрдегез, димәк, аларга җаваплырак карагыз. Республика Рәисе кече формалар, терлекләр, шәхси ярдәмче хуҗалыклар турында кайгыртмый калган бер генә киңәшмә дә юк. Әйе, хәлләр катлаулы да була, авылда сораулар күп, халык картая, без бу проблемаларны аңлыйбыз, әмма районнардагы командалар мөмкин булганны эшләргә тиеш, – дип басым ясады  Марат Әхмәтов. – Кече агробизнесның үсеш дәрәҗәсе, авыл халкының эшлекле һәм гомуми активлыгы – муниципалитет башлыклары эшенең нәтиҗәлелеген бәяләүдә иң төп критерийларның берсе. Урыннарда кешеләр белән эшләү – муниципаль хакимиятнең төп бурычы”.

Марат Әхмәтов район башлыкларына, Азнакай муниципаль районындагы кебек, халыкның эшлекле активлыгы торышына җентекле анализ ясарга кушты.

Марат Әхмәтов ассызыклаганча, бүген республикабызны алга киткән авыл хуҗалыгыннан башка күз алдына китереп булмый, шуңа күрә авылларга мөмкин кадәр ярдәм күрсәтергә кирәк.

Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров, Татарстан Республикасы Фермерлар һәм крестьян хуҗалыклары ассоциациясе җитәкчесе Камияр Байтемиров, Татарстан Республикасы җирле үзидарә органнары ассоциациясе Советы Рәисе Әгъзам Гобәйдуллин, Дәүләт Советы депутатлары Альберт Хәбибуллин, Азат Хамаев, Нәҗип Хаҗипов, шулай ук республиканың ун районы башлыклары, шәхси ярдәмче хуҗалыклар җитәкчеләре, хуҗалыклар һәм гаилә фермалары, тармак министрлыклары һәм ведомстволары, банк өлкәсе җитәкчеләре катнашты.

Май – июнь айларында зона киңәшмәләре шулай ук Минзәлә, Буа һәм Арчада узачак.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International