Марат Әхмәтов: «Мәдәнияткә һәм туган телгә фундаменталь мөнәсәбәт балачакта формалаша»

2026 елның 16 мае, шимбә, 14:34

Казанда өченче республикакүләм «Акыллы уеннар» балалар өстәл уеннары чемпионаты узды. Анда республиканың 150 балалар бакчасыннан 350 бала, аларның педагоглары һәм әти-әниләре катнашты. Тантаналы ачылышта катнашучыларны Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов исеменнән ТР Дәүләт Советы Рәисе вазыйфаларын башкаручы Марат Әхмәтов сәламләде.

Чемпионат ачылышы алдыннан Марат Әхмәтов «Акыллы уеннар» проектының өстәл уеннары күргәзмәсен карады, чемпионатта катнашучылар һәм аларның педагоглары белән аралашты.

Марат Әхмәтов чемпионатта катнашучы балаларның әти-әниләренә мөрәҗәгать итеп, аларга туган телгә карата сакчыл мөнәсәбәт һәм милли традицияләрне саклау өчен рәхмәтен белдерде.

«Мәдәнияткә һәм туган телгә фундаменталь мөнәсәбәт балачакта формалаша. Нәкъ уен тәрбиясе аша балалар үз потенциалларын ачалар. Уен процессында фикерләү дә, физик активлык та катнашуы мөһим. Мондый проектлар безгә традицияләрне һәм мәдәниятне кечкенәдән сакларга ярдәм итә. Бу проектта катнашучы балалар туган телен үстерер һәм аның кыйммәтен тирә-юньдәгеләргә тапшырырлар дип ышанам», – диде Марат Әхмәтов.

Дәүләт Советы Рәисе вазыйфаларын башкаручы проектны эшләүчеләргә – «Бала-Сити» балалар бакчалары һәм мәктәпләр челтәре коллективына һәм аның җитәкчесе Альбина Насыйровага республика балалар бакчалары педагоглары кулланган программаны булдыру идеясе өчен рәхмәтен җиткерде.

«Көзгә кадәр өстәл уеннары комплектларына тагын өчәү өстәләчәк, без аларны гамәлгә ашырырга ярдәм итәчәкбез», – дип басым ясады  Марат Әхмәтов.

Балалар бу уеннарны ел дәвамында үзләштерәләр. Эчке ярышлардан соң балалар бакчалары иң актив балаларны билгели, һәм алар республика чемпионатында катнаша.

Быел фестиваль бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның юбилеена багышланды. «Безнең өчен балаларның Габдулла Тукай исемен генә белүләре түгел, ә аның иҗаты һәм шәхесе белән эмоциональ бәйләнеш булдыру мөһим», – дип билгели оештыручылар. Быелгы чемпионатның тагын бер үзенчәлеге. «Иҗади проект» номинациясенә катнашучылар уеннар ярдәмендә әзерләнгән «Минем Татарстан», «Минем район», «Минем Тукай» темалары буенча зур иҗади эшләр тәкъдим итте. 10 иҗади проект арасында Алабуганың «Шайтан шәһәрчеге»дә, Арчадагы Тукай музее да, Баулы районының нефть скважинасы да, шагыйрь иҗатын яктырткан эшләр, хәтта уеннардан җыелган Тукай үзе дә бар иде. Проектларны тормышка ашырган, балалар белән өч ел дәвамында шөгыльләнеп, чемпионатка әзерләгән тәрбиячеләр дә уеннарның әһәмиятен, аларның телне үстерүдә, балаларны мәдәниятебезгә кызыксыну уятуда зур роль уйнавын кат-кат ассызыклый. «Акыллы уеннар» телне һәм мәдәниятне саклау гына түгел, ә балаларда игътибарлылык, логик фикерләү, вак моторика, коммуникация һәм эмоциональ интеллект үстерү проекты да. Бу бигрәк тә бүгенге цифрлы технологияләр заманында актуаль яңгырый. Чөнки балалар арасында гаджетларга бәйлелек, игътибарсызлык һәм тере аралашуга кызыксыну кимү күзәтелә», – дигән фикерләре белән дә уртаклаша тәрбиячеләр.

Проект авторлары Татарстан Республикасы Рәисенә проектка күрсәткән ярдәме һәм белем бирү өлкәсендәге инновацияләргә игътибары өчен зур рәхмәт белдерә. ТР Дәүләт Советы Рәисе вазыйфаларын башкаручы Марат Готов улы Әхмәтовка аерым рәхмәт сүзләре җиткерәләр.

Киләчәктә проектны тагын да киңәйтү, яңа белем бирү уеннары булдыру һәм проектны халыкара дәрәҗәдә үстерү максаты куелган. Программа инглиз теленә инде тәрҗемә ителгән, ә якын киләчәктә гарәп телендәге версиясен эшләтеп җибәрү дә планлаштырыла.

 

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International