СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
15
май, 2026 ел
Бүген «Россия – Ислам дөньясы: КазанФорум» халыкара икътисадый форумы кырларында «Икътисадый үсештә хатын-кыз урыны: гаилә, җәмгыять, киләчәк» сессиясе узды, ул «Хатын-кыз карашы» трегы мәйданчыгында оештырылды. Сессия эшендә «Мәрхәмәт-Милосердие» хатын-кыз депутатлар берләшмәсе җитәкчесе Алсу Нәбиева, Татарстан Республикасы Россия хатын-кызлар берлегенең төбәк бүлеге рәисе, «Татарстан хатын-кызлары» ТИО рәисе Зилә Вәлиева, шулай ук бизнес, фән һәм иҗтимагый оешмалар вәкилләре катнашты. Сессиянең модераторы Россия хатын-кызлар берлеге рәисенең медик-социаль юнәлеш буенча урынбасары Наталья Бондаренко иде.
15
май, 2026 ел
Бүген, «Россия – Ислам дөньясы: КазанФорум» халыкара икътисадый форумының дүртенче көнендә, «Хатын-кызлар икътисадта: халыкара хезмәттәшлек тармаклары» сессиясе узды, ул «Хатын-кыз карашы» трегы мәйданчыгында оештырылды. Сессия эшендә Дәүләт Советының Социаль сәясәт комитеты рәисе урынбасары Ольга Воронова, Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе урынбасары Ирина Терентьева, парламент депутаты Елена Кузьмичева катнашты. Сессиянең модераторы буларак РФ ФС Федерация Советы каршындагы Евразия хатын-кызлар форумы Советы рәисе Галина Карелова чыгыш ясады.
15
май, 2026 ел
Дәүләт Советы депутаты, Татарстан Республикасы профсоюзлар Федерациясе рәисе, Россиянең Бәйсез профсоюзлар Федерациясе Генераль советының хезмәт ияләренең социаль-икътисади хокукларын яклау буенча даими комиссиясе рәисе Елена Кузьмичева AMB Services җитәкчесе, Африка Хатын-кызлар эшмәкәрлеге лидеры Атума Мари Бернадетте белән очрашты. Очрашу Мари Бернадеттеның «Россия – Ислам дөньясы: КазанФорум» XVII халыкара икътисадый форумы кысаларында узды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ