Икътисади үсеш факторлары буларак гаилә һәм җәмгыятьнең роле турында «Хатын-кыз карашы» трегында фикер алыштылар

2026 елның 15 мае, җомга, 15:14

Бүген «Россия – Ислам дөньясы: КазанФорум» халыкара икътисадый форумы кырларында «Икътисадый үсештә хатын-кыз урыны: гаилә, җәмгыять, киләчәк» сессиясе узды, ул «Хатын-кыз карашы» трегы мәйданчыгында оештырылды. Сессия эшендә «Мәрхәмәт-Милосердие» хатын-кыз депутатлар берләшмәсе җитәкчесе Алсу Нәбиева, Татарстан Республикасы Россия хатын-кызлар берлегенең төбәк бүлеге рәисе, «Татарстан хатын-кызлары» ТИО рәисе Зилә Вәлиева, шулай ук бизнес, фән һәм иҗтимагый оешмалар вәкилләре катнашты. Сессиянең модераторы Россия хатын-кызлар берлеге рәисенең медик-социаль юнәлеш буенча урынбасары Наталья Бондаренко иде. 

Әлеге сессиядә экспертлар тотрыклы икътисадый үсештә, профессионал һәм эшмәкәр буларак кына түгел, ә гаилә һәм мәдәни кыйммәтләрне саклаучы буларак та, хатын-кызның роле турында фикер алыштылар. Шулай ук әлеге мәйданчыкта катнашучылар карьераны һәм гаилә кыйммәтләрен уңышлы берләштерүнең гамәли кейсларын сүттеләр, хатын-кызлар мәшгульлегенең социаль иминлеккә һәм демографиягә йогынтысын бәяләделәр, шулай ук дәүләт программаларыннан алып корпоратив инициативаларга кадәр ярдәм чаралары турында фикер алыштылар.

Сессияне ачып, Наталья Бондаренко узган елда Россия хатын-кызлар берлегенә 85 ел тулуын искәртте. «Оешманың беренче рәисе, ике тапкыр Советлар Союзы Герое, очучы-сынаучы Валентина Гризодубова безнең өчен рухи көч һәм патриотизмның искиткеч үрнәге булып тора», – дип белдерде Наталья Бондаренко.

Хатын-кызның бизнеста идарә итүгә йогынтысының үзгәрүе, шулай ук Россия белән Пакистан арасында ике яклы мөнәсәбәтләр урнаштыру турында Пакистан Илчелегенең сәүдә һәм инвестицияләр министры Шабана Мөмтәз сөйләде.

«Хатын-кызларның үзгәрә торган роле турында сөйләгәндә, мин структураларда һәм оешмаларда тавыш бирү хокукының мөһимлеген күздә тотам, – дип билгеләде Пакистаннан кунак. – Үзгәрә торган икътисад һәм социаль чынбарлык хатын-кызларның роле күпкә киңрәк икәнлеге турында уйланырга мәҗбүр итә. Безнең Пакистанда хатын-кызлар, һәм бу бик мөһим, канун дәрәҗәсендә карарлар кабул итә алалар. Алар сайлауларда катнаша алалар. Пакистан милли ассамблеясенең ким дигәндә 17% ы хатын-кызлар тарафыннан тәкъдим ителгән. Безнең Пакистанда төрле юнәлешләр буенча 32 хатын-кыз палатасы булдырылган».

«Татарстан хатын-кызлары» төбәк иҗтимагый оешмасы рәисе Зилә Вәлиева хатын-кызларның республика икътисадына җәлеп ителүе турындагы статистик мәгълүматларны китерде. Ул билгеләп үткәнчә, барлык эшләүче гражданнар арасында 53%ны хатын-кызлар тәшкил итә, ә аларның кече һәм урта бизнестагы өлеше 41% ка җитә, шәхси эшмәкәрләр арасында – 41,5%. Республика хатын-кызлар эшкуарлык активлыгы үсеше интенсивлыгы буенча ил төбәкләренең беренче бишлегенә керә, дип белдерде ул.

Әлеге мәгълүматларны анализлап, Зилә Вәлиева сессиядә катнашучыларның игътибарын тарихи чыганакларга юнәлтте. «Бүгенге хатын-кыз эшмәкәрләрнең уңышлары гасырлар төпкелендә ята. Россия империясе заманында ук Казанга уникаль күренеш хас булган: бай сәүдәгәрләрнең һәм җитештерүчеләрнең тол хатыннары һәм кызлары мирас алу белән генә чикләнмәгәннәр, ә эш белән идарә итүне үз кулларына алганнар. Алар идарә рәисләре һәм предприятиеләр директорлары булганнар, үзләренең эшлекле сәләтләрен исбатлаганнар»,  –  дип сөйләде Зилә Вәлиева.

Татарстанның хәзерге хатын-кыз образы турында сөйләгәндә, Зилә Вәлиева ассызыклаганча, ул гармонияле шәхес, ул искиткеч профессиональ карьера төзи ала, ә үзен ана булуга багышлый ала, һәм бу ике юл да хөрмәткә лаек. «Бүгенге хатын-кызның төп омтылышы –һөнәрендә уңышка ирешү, шул ук вакытта балаларын тәрбияләүче бәхетле ана булып калу», – дип басым ясады Зилә Вәлиева.

Дәүләт Советы депутаты, Татарстан Республикасы Профсоюзлар федерациясе рәисе Елена Кузьмичева массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре белән әңгәмәдә хатын-кызларның берләштерүче ролен билгеләп үтте.  «Бөтен дөньядагы хатын-кызларны тынычлыкка, социаль өлкәне үстерүгә омтылыш һәм сәясәттә катнашу берләштерә. Җәмгыятьтә хатын-кызның роле бик зур – эшчәнлекнең алар эшләми торган бер генә өлкәсе дә, икътисад тармагы да юк», – дип ассызыклады ул.

Заманча хатын-кызларның ничек итеп эш һәм гаиләне бергә алып баруы турындагы сорауга җавап биреп, Елена Кузьмичева хатын-кызлар  ана буларак та, профессионал буларак та,  хатын-кыз буларак та «үзен расларга тиеш»  дип белдерде.

«Эш һәм гаилә арасында сайларга ярамый. Хатын-кыз үзен расларга  тиеш, һәм бу төшенчә ике тигез өлешне үз эченә ала: бер яктан – гаилә һәм балалар, икенче яктан – аның һөнәри мөмкинлекләрен тормышка ашыру. Без бу юнәлешләрне берләштереп кенә калмыйбыз, ә үзебезнең табигый хатын-кыз башлангычын карьера омтылышлары белән берләштерәбез», – дип йомгаклады ул.

Сессия эшендә Казахстанның эшлекле хатын-кызлар ассоциациясе рәисе Гөлзат Избасарова, «Себер Эшлекле берлеге» АҖ Директорлар советы рәисе Анастасия Горелкина, Маньчжурия Хатын-кыз эшмәкәрләре ассоциациясе рәисе Линь Чжаося катнашты.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International