Елена Кузьмичева Африка Хатын-кызлар эшмәкәрлеге лидеры Мари Бернадетте белән очрашты

2026 елның 15 мае, җомга, 09:37

Дәүләт Советы депутаты, Татарстан Республикасы профсоюзлар Федерациясе рәисе, Россиянең Бәйсез профсоюзлар Федерациясе Генераль советының хезмәт ияләренең социаль-икътисади хокукларын яклау буенча даими комиссиясе рәисе Елена Кузьмичева AMB Services җитәкчесе, Африка Хатын-кызлар эшмәкәрлеге лидеры Атума Мари Бернадетте белән очрашты. Очрашу Мари Бернадеттеның «Россия – Ислам дөньясы: КазанФорум» XVII халыкара икътисадый форумы кысаларында узды.

Накануне Елена Кузьмичева вместе с гостьей из Камеруна посетили площадки XVII Международном экономическом форуме «Россия – Исламский мир: КазаньФорум», ознакомились с представленными стендами. Отдельное внимание гостьи привлек стенд, посвященный профсоюзной здравнице – санаторию «Бакирово». Директор учреждения Наиль Шайхутдинов подробно рассказал о программах, направленных на оздоровление женщин и познакомил с лечебной базой здравницы.

Елена Кузьмичева Камеруннан килгән кунак белән «Россия – Ислам дөньясы: КазанФорум» XVII халыкара икътисадый форумы мәйданчыкларында булдылар, тәкъдим ителгән стендлар белән таныштылар. Кунакның аерым игътибарын «Бәкер» профсоюз шифаханәсенә багышланган стенд җәлеп итте. Учреждение директоры Наил Шәйхетдинов хатын-кызларны сәламәтләндерүгә юнәлдерелгән программалар турында җентекләп сөйләде һәм шифаханәнең дәвалау базасы белән таныштырды.

Кунакка шулай ук «Хатынкыз карашы» мәйданчыгын күрсәттеләр. Дүртенче ел рәттән трек Татарстан Республикасы Дәүләт Советының «Мәрхәмәт-Милосердие» хатын-кыз депутатлар берләшмәсе инициативасы белән уза. «Трек эшендә ТР Дәүләт Советының «Мәрхәмәт – Милосердие» хатын-кыз депутатлар берләшмәсе әгъзалары актив катнаша, – дип билгеләп үтте Елена Кузьмичева. – Без Россиянең башка регионнарыннан һәм дөньяның башка илләреннән килгән коллегаларыбыз белән аралашабыз, аларны актуаль социаль мәсьәләләрне хәл итү һәм җәмгыятькә файдалы булу теләге берләштерә. Шунысы куанычлы, бу форумда масштаблы бизнес-проектлар белән генә түгел, ә ана булу, балачак, социаль яклау, әхлак, традицион кыйммәтләрне саклау темалары белән дә кызыксынучы кешеләр җыела. Безнең ил өчен барлык бу мәсьәләләр һәрвакыт база булып торды,ә аларны хәл итүдә хатын-кыз роле өстенлекле».

Быел мәйданчык икътисадта һәм бизнеста, мәгарифтә, кооперациядә һәм сәламәтлек саклауда хатын-кызларның роленә юнәлтелгән. Катнашучылар Хатын-кызлар эшмәкәрлеген үстерүнең төп тенденцияләре, кооперациянең инновацион проектлары һәм инициативалары, хатын-кызларның социаль секторларда тотрыклы икътисад формалаштыруга йогынтысы, шулай ук Россиядә һәм Ислам дөньясы илләрендә тармакларның цифрлы трансформациясе турында фикер алышалар. 

Татарстанга визиты барышында Атума Мари Бернадетта шулай ук Татарстан Республикасы Профсоюзлар федерациясендә булды. Татарстанның профсоюз лидеры һәм Африка Хатын-кызлар эшмәкәрлеге лидеры Россиядә һәм Африка илләрендә хатын-кызлар хокуклары мәсьәләләре турында фикер алыштылар. Елена Кузьмичева кунакка Татарстан Профсоюзлар федерациясенең эшче хатын-кызларның социаль-икътисади хокукларын яклау мәсьәләләрендәге эшчәнлеге турында сөйләде. Очрашу кысаларында безнең төбәктә профсоюз хәрәкәте тарихы музеенда да булдылар.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International