Вьетнам хатын-кыз эшмәкәрләре советы башлыгы Минь Тхи Тует Нгуен: "КазанФорум" партнерлар табарга ярдәм итә"

2026 елның 14 мае, пәнҗешәмбе, 23:35

“КазанФорум " яңа партнерлар табарга һәм үз илеңнең товарларын тәкъдим итәргә мөмкинлек бирә. Бу хакта халыкара икътисадый форумның матбугат конференциясендә Вьетнам хатын-кыз эшмәкәрләре советы рәисе Минь Тхи Тует Нгуен белдерде.

"КазаньФорум" хатын-кыз эшмәкәрләр өчен бик файдалы. Һәм мин биредә мондый зур чараларны ничек оештырырга икәнен өйрәнәм", - диде ул.

“Россия – Ислам дөньясы: КазанФорум 2026» ХVII халыкара икътисадый форумы кысаларында бүген «Хатын-кыз карашы »трегы ачылды. Ул инде дүртенче ел рәттән ТР Дәүләт Советының «Мәрхәмәт-Милосердие» хатын-кыз депутатлары берләшмәсе инициативасы белән үткәрелә.

"Бу елның яңалыгы шунда ки, безгә хатын- кызлар ислам илләреннән генә килеп калмады, бездә БРИКС, АСЕАН, ШОС халыкара оешмаларыннан  хатын-кызларны берләштерүче мәйданчык бар.  Без бу берләшмәләр ярдәмендә нинди яңа мөмкинлекләр барлыкка килүе турында сөйлибез”, – дип белдерде әлеге берләшмә җитәкчесе Алсу Нәбиева.

Бразилия актрисасы һәм продюсеры Луселия Сантос ассызыклаганча, аның өчен «Казанфорум»да нәкъ менә шушы тректа катнашу мөһим, чөнки төрле ил хатын-кызларын борчыган мөһим мәсьәләләр күтәрелә.

Берләшкән Әмирлекләрнең Эшлекле хатын-кызлар советы рәисе Айша Мөхәммәд Сәид Рашед Альмулла беренче тапкыр «Казанфорум»да катнаша. "Мин монда беренче көн инде күп белем алдым. Киләчәктә дә хезмәттәшлек итәрбез дип өметләнәм", - дип белдерде ул.

Мисыр сәүдә палаталары Федерациясе һәм Александрия сәүдә палатасы каршындагы Икътисади эшлекле хатын-кызлар шурасы президенты, Халыкара сәүдә палаталары федерациясе идарәсе әгъзасы Рим Сиам Россия белән Мисыр хезмәттәшлеге өчен мөмкинлекләрне билгеләде.

«Без инвестицияләр, туризм, креатив индустрияләр өлкәсендә стартаплар буенча программалар үстерәбез", –  дип хәбәр итте ул.

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International