Дәүләт Советының егерме беренче утырышы 8 июньдә була

2026 елның 4 июне, пәнҗешәмбе, 14:47

Җиденче чакырылыш Дәүләт Советының егерме беренче утырышы 8 июньдә сәгать унда ачыла. Бүген парламент Президиумы утырышында шундый карар кабул ителде. Депутатлар 20 мәсьәлә, шул исәптән 9 республика законы проектын, 3 федераль закон проектын һәм 3 закон чыгару инициативасын карарга планлаштыра. 

Көн тәртибендәге мәсьәләләрне карау алдыннан, гадәттәгечә, Дәүләт Советы Рәисе вазыйфаларын башкаручы Марат Әхмәтов республикада парламент депутатлары катнашында узган һәм якын арада булачак берничә мөһим вакыйганы билгеләп үтте. Марат Әхмәтов быел май аенда Яңа Чишмә, Минзәлә, Арча һәм Буа районнарында узган авыл халкының хезмәт активлыгын арттыру буенча зона семинар-киңәшмәләренә аерым тукталды. «Быел Татарстанда зона киңәшмәсе Дәүләт Советы депутатлары, муниципаль депутатлар, тармак министрлыклары һәм ведомстволары вәкилләре катнашында 18 нче тапкыр узды, – дип билгеләп үтте Марат Әхмәтов. – Без район башлыклары һәм фермер хуҗалыклары җитәкчеләре белән авыл халкының активлыгын тагын ничек стимуллаштыру мәсьәләләре турында сөйләштек, авыл халкына дәүләт ярдәме чаралары, шул исәптән законнар аша,  күрсәтү турында сөйләштек. Бу очрашуларның нәтиҗәләре буенча июль аенда Дәүләт Советы Президиумының күчмә утырышында фикер алышырга ниятлибез».

Алдагы утырышның көн тәртибенә килгәндә, Дәүләт Советы Секретаре Лилия Маврина билгеләп үткәнчә, Дәүләт Советына Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов тарафыннан кертелгән 2025 елга Татарстан Республикасы бюджеты һәм Территориаль мәҗбүри медицина иминияте фонды бюджеты үтәлеше турындагы закон проектлары беренче укылышта карауга әзерләнгән.

Шулай ук кече һәм урта эшмәкәрлекне үстерү турында, гражданнарга түләүсез юридик ярдәм күрсәтү турында, янгын куркынычсызлыгы турында, Татарстан Республикасы судьяларының Квалификация коллегиясендә җәмәгатьчелек вәкилләре турында  республика законнарына үзгәрешләр кертә торган закон проектларын беренче укылышта карау, шулай ук республиканың аерым закон актларына үзгәрешләр кертү тәкъдим ителә.

Моннан тыш, Дәүләт корылышы һәм җирле үзидарә комитеты тарафыннан республиканың Арча муниципаль районы Советы тарафыннан парламентка кертелгән «Татарстан Республикасы Арча районы Сарай-Чокырча тимер юл разъездын бетерү турында һәм «Арча муниципаль районы» муниципаль берәмлегенең һәм аның составындагы муниципаль берәмлекләрнең территорияләре чикләрен билгеләү һәм аларның статусы турында» Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү хакында»  закон проекты беренче укылышта карауга әзерләнгән.

Социаль сәясәт комитеты шулай ук «Ватанны саклаганда һәлак булганнар турында истәлекне мәңгеләштерүнең аерым мәсьәләләрен Татарстан Республикасында җайга салу хакында» закон проектын карауга кертте.

Дәүләт Советының егерме беренче утырышында 2025 елда Татарстан Республикасы Хисап палатасы эшчәнлеге турында хисап һәм Татарстан Республикасы территориясендә яшьләрнең хәле һәм яшьләр сәясәтен гамәлгә ашыру барышы турында Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты докладын тыңлау планлаштырыла.

«Төрлесеннән» бүлеге кысаларында Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты рәисе Азат Хамаев республикада Җир Хартиясе принципларын гамәлгә ашыру турында мәгълүмат бирәчәк.

Моннан тыш, Татарстан Республикасының 13 җәмәгать судьясын сайлау планлаштырыла.

Бүген парламентарийлар Президиум утырышында «Безнең ишегалды» республика программасын гамәлгә ашыру мәсьәләләре буенча фикер алыштылар. Исегезгә төшерәбез, Торак сәясәте һәм инфраструктура үсеше комитеты депутатлары бу мәсьәләне Яшел Үзәндә узган күчмә утырышта җентекләп караган иде.

Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрының беренче урынбасары Дамир Шәйдуллин билгеләп үткәнчә, «Безнең ишегалды» программасы Татарстанда 2020 елдан республика Рәисе Рөстәм Миңнеханов инициативасы белән гамәлгә ашырыла. Узган биш елда 54 млрд сумга  төшереп 5851 ишегалды территориясе төзекләндерелгән, 2026 елда 560 ишегалды территориясен төзекләндерү планлаштырыла, 2027 елда – 234 ишегалды. Программага 2014 елга кадәр төзелгән һәм 2014 елдан бирле ремонтланмаган ишегаллары кертелгән.

«Программа кысаларында билгеле бер эшләр исемлеге башкарыла – бу юлларны һәм тротуарларны ремонтлау яисә төзү, яктырту баганаларын урнаштыру яисә яңарту, балалар һәм спорт өчен куркынычсыз җиһазлар, эскәмияләр һәм чүп савытлары урнаштыру, каты коммуналь калдыклар өчен мәйданчыклар әзерләү һәм хуҗалык-көнкүреш җиһазлары урнаштыру. Ишегалдын программага кертү өчен төп критерий булып түшәлгән асфальтның канәгатьләнерлек булмавы тора», – дип сөйләде Дамир Шәйдуллин.

Фикер алышуга йомгак ясап, Дәүләт Советы Рәисе вазыйфаларын башкаручы Марат Әхмәтов «Безнең ишегалды» программасының моңарчы күрелмәгән программаларның берсе булуын һәм үзенең масштаблары буенча 1990 елларда гамәлгә ашырылган Тузган торакны бетерү программасы белән генә чагыштырырга мөмкин булуына басым ясады. «Бары тик көчле икътисад ярдәмендә генә мондый программаларны гамәлгә ашыру мөмкин. Республикада мондый мөмкинлекләр бар. Быел тулай төбәк продукты күләме 5,7 трлн сумнан артып китте, бюджетның керем өлеше – 600 млрд сумнан артык, – дип билгеләп үтте Марат Әхмәтов. – Киләчәктә дә без татарстанлыларның тормыш сыйфатын яхшыртуга юнәлдерелгән максатчан чараларны гамәлгә ашыруны дәвам итә алачакбыз, дип саныйм».

Марат Әхмәтов шулай ук гражданнарны кабул иткәндә депутатлар корпусы адресына «Безнең ишегалды» программасына кермәгән ишегаллары белән нишләргә дигән сораулар килеп торуын искәртте. «Әйе, безгә муниципалитетлардан да мөрәҗәгатьләр килә. Кешеләр инде төзекләндерелгән ишегаллары белән аерманы күрә. Шуңа бәйле рәвештә без муниципаль берәмлекләрдән һәм гражданнардан заявкалар җыябыз. Республика Рәисе программаны дәвам итү турында уңай карар кабул иткәндә, без ишегалларын инвентаризацияләү һәм аларны программага кертү буенча үз тәкъдимнәребезне кертәчәкбез», – дип билгеләп үтте республика төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрының беренче урынбасары Дамир Шәйдуллин.

Президиум утырышында башка мәсьәләләр дә каралды.

 

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International