Фәрит Мөхәммәтшин: «Татарстан хаклы рәвештә дуслык һәм татулык республикасы булып санала»

2026 елның 3 июне, чәршәмбе, 16:46

Татарстан тарихи яктан төрле милләт, мәдәният һәм дин вәкилләренең очрашу урыны булып тора. Бүген республика хаклы рәвештә дуслык һәм татулык төбәге булып санала, анда 4 миллионнан артык кеше, 175 милләт, төрле конфессия вәкилләре дуслык, күршелек һәм хезмәттәшлек атмосферасында яши. Бу хакта Дәүләт Советының Мактаулы Рәисе, Татарстан халыклары ассамблеясе рәисе Фәрит Мөхәммәтшин бүген Мәскәүнең Милләтләр йортында узган «Халыкларның һәм конфессияләрнең яшәү рәвеше: Россия моделе» конференциясендә белдерде. Татарстан парламентының Мактаулы Рәисе конференция эшендә видеоэлемтә режимында катнашты.

Фәрит Мөхәммәтшин ассызыклаганча, республикада милләтара мөнәсәбәтләрне һәм конфессияара тынычлыкны саклау һәм ныгыту буенча системалы эш алып барыла. «Татарстанда милли сәясәтнең төп хокукый нигезләре Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы Конституцияләрендә беркетелгән. Аларны гамәлгә ашыру норматив документлар, программалар, оештыру механизмнары һәм чаралар комплексына нигезләнә, – дип басым ясады ул. – Әлеге нигезләмәләр федераль дәрәҗәдә расланган Россия Федерациясе Дәүләт милли сәясәте стратегиясе, Дәүләт миграция сәясәте концепциясенең Дәүләт тел сәясәте нигезләре нәтиҗәсендә яңа үсеш алды».

Фәрит Мөхәммәтшин билгеләп үткәнчә, республика әлеге стратегик характердагы документларны гамәлгә ашыруга актив кушылган. Быел май аенда ТР Рәисе Указы белән Татарстанда Дәүләт милли сәясәтенең яңартылган концепциясе расланган, ул республика принципларын һәм өстенлекләрен гомумроссия кыйммәти-хокукый ориентирлары белән гармонияләштергән. «Концепцияне эшләү дәүләт хакимияте органнары тарафыннан республикабызның күпмилләтле җәмәгатьчелеге, экспертлар, мәгариф учреждениеләре, республика Фәннәр академиясе, Ассамблея һәм Татарстан халыклары дуслыгы йорты вәкилләре белән берлектә алып барылуын билгеләп үтәм», – дип белдерде Дәүләт Советының Мактаулы Рәисе.

Фәрит Мөхәммәтшин әйтүенчә, республикада Россиянең традицион рухи-әхлакый кыйммәтләрен яклауга, милли мәдәниятләрне саклауга һәм үстерүгә юнәлдерелгән дәүләт программалары һәм чараларының тулы бер системасы эшли. Милләтара һәм конфессияара мөнәсәбәтләрне гармонияләштерү, миграция сәясәтен гамәлгә ашыру мәсьәләләренә гавами хакимият органнары белән беррәттән иҗтимагый оешмалар да актив җәлеп ителгән, аерым алганда, монда үзәк звено булып Ассамблея һәм Татарстан халыклары дуслыгы йорты тора. Хәзерге вакытта Татарстан Халыклары ассамблеясе химаясендә 39 милләт мәнфәгатьләрен яклаучы 269 төбәк һәм җирле милли иҗтимагый берләшмә үз эшчәнлеген уңышлы алып бара, елына 500гә якын этномәдәни чара үткәрелә. 2013 елдан Татарстан халыкларының Яшьләр ассамблеясе эшли, аның составында 30дан артык яшьләр хәрәкәте һәм республика шәһәрләрендә һәм муниципаль берәмлекләрендә 20 вәкиллек бар.

«Бүген Татарстанда балалар бакчаларында һәм мәктәпләрдә балаларны туган телләрендә укыту һәм тәрбияләү өчен шартлар тудырылган, – дип ассызыклады Фәрит Мөхәммәтшин. – Республикада этномәдәни компоненты булган, шул исәптән чуваш, удмурт, мари, мордва, иврит телләрен өйрәнүче 124 мәктәп эшли. Күпмилләтле якшәмбе мәктәбе актив эшли».

Россия халыкларының бердәмлеге елына һәм күренекле дәүләт һәм җәмәгать эшлеклесе Рамазан Абдулатиповка 80 яшь тулуга багышланган «Халыкларның һәм конфессияләрнең яшәү рәвеше: Россия моделе» конференциясен Мәскәү шәһәре Хөкүмәте каршындагы Төбәкара элемтәләр һәм милли сәясәт комитеты Мәскәү милләтләр йорты, Дагыстан Республикасының Россия Федерациясе Президенты каршындагы Даими вәкиллеге, Россия Федерациясе Хөкүмәте каршындагы Финанс университетының глобаль тикшеренүләр институты ярдәмендә оештырды.

Конференциядә дәүләт һәм иҗтимагый оешмалар, югары уку йортлары вәкилләре, мәдәният эшлеклеләре, милләтара мөнәсәбәтләр өлкәсендә эшләүче галимнәр һәм белгечләр катнашты. Фәнни һәм эксперт җәмәгатьчелегенең игътибар үзәгендә – милләтара һәм динара мөнәсәбәтләрне гармонияләштерү мәсьәләләре, Россия халыклары бердәмлеген ныгытуда граждан җәмгыяте институтларының роле.

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International