Профильле комитет Татарстанда биоресурсларны саклау мәсьәләләрен карады

2026 елның 3 июне, чәршәмбе, 15:23

Бүген Дәүләт Советында Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты һәм комитет каршындагы Эксперт советының уртак утырышы узды. Парламентарийлар хайваннар дөньясы объектларын һәм аларның яшәү тирәлеген саклау, торгызу һәм файдалану өлкәсендәге мөнәсәбәтләрне җайга салу турында мәгълүмат тыңладылар. Утырышны комитет рәисе урынбасары Нәҗип Хаҗипов үткәрде.

Контроль мәсьәләсе буенча мәгълүматны Татарстанның Биологик ресурслар буенча Дәүләт комитеты рәисе урынбасары Рамил Шәрәфетдинов тәкъдим итте. Республикада аучылык җирләренең мәйданы 6,3 мең га тәшкил итә. Соңгы елда кыргый хайваннар саны арткан: тимгелле болан – 39,4% ка, себер кыр кәҗәсе – 7,9% ка, байбак – 6,5% ка, затлы болан – 6,3% ка, поши – 2,6% ка.

 «Җәнлекләр саны артуга саклау һәм биотехник чаралар йогынты ясый, – дип басым ясады Рамил Шәрәфетдинов. – Әйтик, хайваннарга яшәү өчен уңайлы шартлар тудыру максатыннан комитет хезмәткәрләре һәм аучылар тарафыннан биотехник корылмалар төзелә һәм кыргый хайваннарны ел әйләнәсе тукландыралар. 2025 елда барлыгы 3 меңнән артык биотехник корылма төзекләндерелде һәм торгызылды, шул исәптән кыр кәҗәләре, пошилар һәм куяннар өчен 800дән артык тозлык, терлекләр өчен 300дән артык җимлек, кошлар өчен 600 дән артык ясалма оя».

Кыргый хайваннарның саны арту нәтиҗәсендә республикада яшәүчеләрнең аулау мөмкинлеге дә арта. 2025 елда 41 мең рөхсәт бирелгән, бу үткән ел белән чагыштырганда 3% ка күбрәк. «Биш ел эчендә үсеш 22% тәшкил итте. Бу күбрәк куяннар санының  һәм аучылык җирләренең артуы белән бәйле», – дип сөйләде биоресурслар буенча Татарстан Дәүләт комитеты рәисе урынбасары.

Африка дуңгыз чумасы вирусы таралуын кисәтү максатларында кабаннар санын көйләү буенча 12 боерык чыгарылган. Бу чаралар 2023 елдан башлап кабаннарның баш санын тотрыклы рәвештә түбән дәрәҗәдә тотарга мөмкинлек бирә – 500-600 баш, ә 5 ел эчендә аларның саны 91% ка (6076 дан 551 гә кадәр) кимегән. «Африка дуңгыз чумасының беренче очрагы ачыкланган 2020 елдан алып бүгенге көнгә кадәр республикада ауның барлык төрләре кысаларында 17 меңнән артык кабан тотылган. Һәр очракта пробалар тапшырылган», – диде Рамил Шәрәфетдинов. 

Бүгенге көндә республикада табигать-тыюлыклар фондын гомуми мәйданы 468 мең га булган 200 махсус сакланылучы табигать территориясе тәшкил итә, бу Татарстанның гомуми мәйданының 7% дигән сүз. Анда табигать комплексларын, ландшафтларны һәм биологик төрлелекне саклау һәм торгызу өчен оптималь шартлар тәэмин ителгән.

Табигатьне саклау чаралары турында сөйләгәндә, Рамил Шәрәфетдинов билгеләп үткәнчә, 2025 елда биоресурслар буенча республика комитеты хезмәткәрләре тарафыннан күчмә тикшерү барышында 1,6 мең административ хокук бозу ачыкланган, 50 җинаять эше кузгатылган. 

Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты рәисе урынбасары Нәҗип Хаҗипов быелгы карлы кышның республикада балыклар популяциясендә ничек чагылуы белән кызыксынды. «Быел, чыннан да, су дәрәҗәсе югары иде. Уылдык чәчү чорында сусаклагычлардан суның кискен агып чыгуын булдырмый кала алдык. Галимнәр әйтүенчә, балыкларның барлык төрләре дә уылдык чәчтеләр инде, һәм без уңыш яхшы булыр дип өметләнәбез», – диде Рамил Шәрәфетдинов.

Дәүләт Советы депутаты Ләлә Кәдермәтова республикада пошилар популяциясе белән хәлләр ничек торуы белән кызыксынды. «Татарстанда пошилар саны иң югары дәрәҗәгә җитте, – дип сөйләде биоресурслар буенча Татарстан Дәүләт комитеты вәкиле. – Безнең территория барлыгы 15 мең пошины ашата ала, бездә алар шул чама булырга тиеш. Шәһәрләр һәм поселоклар үсә, яңа юллар барлыкка килә. Пошилар, азык эзләп, ничек кенә булмасын юл чатларына чыга. Бездә ел саен поши катнашында 200ләп юл-транспорт һәлакәте була. Без бу җәһәттән аучылар белән эшлибез – терлекләрне юллардан һәм торак пунктлардан тоз белән тукландырып аерырга киңәш итәбез».

Утырышта шулай ук хәбәр ителгәнчә, егерме биш ел элек, 2001 елның апрелендә Дәүләт Советы кабул иткән карар нигезендә Татарстан гомумкешелек кыйммәтләренә яңа караш формалаштырырга тиешле халыкара документ – Җир Хартиясе принципларын гамәли куллану һәм гамәлгә ашыру буенча дөньяда беренчеләрдән булды. Шуңа бәйле рәвештә парламентарийлар Дәүләт Советының чираттагы утырышында республикада Җир Хартиясе принципларын гамәлгә ашыру турында мәгълүматны тыңлаячаклар. «Шушы чирек гасыр эчендә Татарстанда Хартиянең төп принцибы – әйләнә-тирә мохиткә зыян салуны булдырмау эзлекле рәвештә гамәлгә ашырыла», – дип мөрәҗәгать итте утырышта катнашучыларга Нәҗип Хаҗипов.

Шулай ук Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты утырышында башка мәсьәләләр дә каралды.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International