СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
18
май, 2026 ел
Республикада авыл кешеләренең эшлеклелеген арттыру мәсьәләләре буенча зона семинар-киңәшмәләре башланды. Быел фермерлар һәм авыл җирлекләре башлыклары белән беренче шундый очрашуны бүген Яңа Чишмә муниципаль районында Дәүләт Советы Рәисе вазыйфаларын башкаручы Марат Әхмәтов уздырды. Районга эш сәфәре барышында Марат Әхмәтов шулай ук махсус операциядә катнашучылар мемориалына чәчәкләр салды һәм нәселле атлар үрчетү заводы һәм «АгроРаздолье» ҖЧҖ җитештерү базасы эше белән танышты.
17
май, 2026 ел
Дәүләт Советы депутатларының округларда эше дәвам итә. Бу атнада парламентарийлар гражданнарны кабул итте, республиканың шәһәр һәм районнарында сайлаучылар белән очрашты.
16
май, 2026 ел
Бүген Казанның Волейбол үзәгендә «Мәктәп волейбол лигасы»ның финал турниры, шулай ук 2025-2026 елгы сезонның җиңүчеләрен бүләкләү булды. Республика җитәкчелеге исеменнән уенчыларны, тренерлар штабын һәм җанатарларны Дәүләт Советының Мактаулы Рәисе, Татарстан Волейбол федерациясе президенты Фәрит Мөхәммәтшин котлады. Бүләкләү тантанасында шулай ук Бөтенроссия волейбол федерациясе генераль менеджеры Владислав Фадеев, парламент депутаты Рөстәм Усманов, спорт министрлыгы, «Зенит-Казан» һәм «Динамо-Ак Барс» волейбол клублары вәкилләре катнашты.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ