Фәрит Мөхәммәтшин бөтенроссия милли массакүләм мәгълүмат чаралары форумында катнашучыларны сәламләде

2024 елның 29 августы, пәнҗешәмбе, 16:19

Бүген Казанда Бәшир Рәмиев исемендәге IT-паркта 10нчы бөтенроссия милли массакүләм мәгълүмат чаралары форумының пленар утырышы булды. Катнашучыларны Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, парламент һәм республика хөкүмәте исеменнән Дәүләт Советы Рәисе, Татарстан Халыклары ассамблеясе Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин сәламләде.

Пленар утырыш башланыр алдыннан Фәрит Мөхәммәтшин республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев белән бергә республиканың массакүләм мәгълүмат чараларында гамәлгә куелучы милли проектлар, шулай ук Идел буе халыкларының костюмнары тәкъдим ителгән күргәзмәне карады.

Форум 2005 елдан бирле уздырыла, ике елга бер тапкыр үтә. Быел анда  илнең 33 төбәгеннән массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре, мәгълүмат чаралары җитәкчеләре һәм баш мөхәррирләре җыелды.  Форумның төп максаты - милләтара һәм конфессияара багланышларны ныгытуда массакүләм мәгълүмат чаралары тәҗрибәсен өйрәнү.

«Милләтара һәм конфессияара тынычлыкны һәм татулыкны ныгытуда, мәдәни мирасны саклауда массакүләм мәгълүмат чараларының роле зур, - дип ассызыклады Фәрит Мөхәммәтшин Россия Федерациясенең төрле субъектларыннан килгән төбәк, өлкә, район милли басмалары, телерадиокомпанияләр, мәгълүмат агентлыклары җитәкчеләренә мөрәҗәгать итеп. – Гомумгражданлык аңын формалаштыруда, тамашачыга, тыңлаучыга, укучыга сыйфатлы мәгълүмат бирүдә, халыкларыбыз арасында дуслык һәм үзара хөрмәт булдыруда  массакүләм мәгълүмат чараларының роле мөһим. Бу хәзерге шартларда аеруча актуаль. Массакүләм мәгълүмат чаралары бердәмлекне ныгытуда, этник һәм этномәдәни күп төрлелекне саклауда зур ярдәм итә».

Парламент җитәкчесе әйтүенчә , Татарстан Россиянең иң күп милләтле төбәкләренең берсе, бездә 175 милләт вәкиле яши, алар гасырлар буе традицияләрне саклый. Фәрит Мөхәммәтшин Татарстанда 679 массакүләм мәгълүмат чарасы теркәлгәнлеген әйтте. Шул исәптән  342 басма матбугат чарасы, алар рус, татар, чуваш, удмурт телләрендә материаллар бастыра. Шулай ук керәшеннәр өчен дә газета чыга. Республикада ике дәүләт телендә – рус һәм татарча теле – радиотапшырулар эфирга  чыга, шулай ук 208 электрон матбугат чарасы һәм 6 мәгълүмат агентлыгы эшли.

 Парламент Рәисе форумда катнашучыларга Ассамблея һәм Татарстан Халыклары дуслыгы йортының роле турында сөйләде. Фәрит Мөхәммәтшин билгеләп үткәнчә, еш кына күп кенә проектларны милли-мәдәни автономияләр үзләре башлап йөри. Мондый проектлар традицияләрне һәм үзенчәлекле мәдәниятне саклап кына калмыйча, үзара баетуга да хезмәт итә, төрле милләт вәкилләрендә бер-берсенә карата хөрмәт тәрбияли.

Фәрит Мөхәммәтшин миграция сәясәте мәсьәләләренә аерым тукталды, чит ил студентлары өчен рус телен белүнең мөһимлеген билгеләп үтте. «Татарстанга чит илдән укырга килүчеләрнең рус телен белүе, аны өйрәнү буенча мәҗбүри курслар булдыру бик мөһим", - дип басым ясады парламент җитәкчесе.

Россиянең Федерация Советының парламент эшчәнлеген регламентлау һәм оештыру комитеты рәисе урынбасары Александр Терентьев, үз чиратында, милли сәясәтне гамәлгә ашыруда мәгълүматны ачык итеп, дөрес җиткерү иң мөһиме дип белдерде. Татарстанның  халыкара проблемаларга багышланган гомумроссия форумын уздыру мәйданы булуы очраклы түгел, чөнки нәкъ менә Казанда төрле мәдәниятләр йогынтысы сизелә, диде Александр Терентьев.

Пленар утырышның модераторы «Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев иде. "Милләтара һәм конфессияара мөнәсәбәтләр мәсьәләләре турында бергәләп фикер алышырга вакыт тапкан коллегаларыбызга зур рәхмәт. Форум көнүзәк мәсьәләләрне чишү юлларын эзләү һәм тәҗрибә уртаклашуның нәтиҗәле мәйданчыгы булыр дип ышанам", - дип ассызыклады Айдар Сәлимгәрәев.

Форумның пленар утырышында шулай ук Дәүләт Думасының милләтләр эшләре комитеты рәисенең беренче урынбасары Илдар Гыйльметдинов, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шура рәисе Васыйл Шәйхразыев, Россия халыклары ассамблеясе Советы Рәисе урынбасары, этникара журналистика гильдиясе президенты, «Милли акцент» порталының баш мөхәррире Маргарита Лянге, ВГТРКның төбәк департаменты җитәкчесе, генераль директор урынбасары Рифат Сабитов, «Интерфакс» мәгълүмат агентлыгы генераль директоры урынбасары Николай Касьянов, «Диалог» һәм «диалог регионы» агентлыклары генераль директоры Владимир Табак катнашты.

 

 

 


 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International