Азат Хамаев: "Татарстан авыл хуҗалыгы продукциясенең 50% ка якынын крестьян-фермер хуҗалыклары һәм шәхси ярдәмче хуҗалыклар җитештерә"

2024 елның 10 октябре, пәнҗешәмбе, 20:43

Татарстан үзен тулысынча он, бәрәңге, яшелчәләр, сөт, ит, үсемлек мае һәм шикәр белән тәэмин итә. Республика шулай ук бәрәңге, сөт, шикәр чөгендере һәм шикәр комы җитештерү буенча да лидер булып тора, дип белдерде Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты рәисе Азат Хамаев.

Азат Хамаев билгеләп үткәнчә, «Бердәм Россия» фракциясе депутатлары республика парламентында 2013-2025 елларга авыл хуҗалыгын үстерү һәм авыл хуҗалыгы продукциясе, чимал һәм азык-төлек базарларын җайга салу буенча масштаблы республика программасын гамәлгә ашыруны контрольдә тоталар

"Татарстан бүген сөт, бәрәңге, шикәр чөгендере һәм шикәр комы җитештерү буенча алда бара, һәм бу программаның төп нәтиҗәләрнең берсе, – дип ассызыклады ул. — Без үзебезне тулысынча он, бәрәңге, яшелчә, ит, сөт, йомырка, шикәр һәм үсемлек мае белән тәэмин итәбез, ә санкцияләрдән килгән зыянны дәүләт ярдәме һәм сату базарлары буенча юнәлешне үзгәртү хисабына оператив рәвештә җайларга тырышабыз».

Шәхси хуҗалыкларга да игътибар бирелә. «Кече һәм урта эшмәкәрлек һәм шәхси эшмәкәрлек инициативасына ярдәм» илкүләм проекты кысаларында 2023 елда кече хуҗалыкларга ярдәм итүгә 2,4 млрд сум бүлеп бирелгән. Тагын 352 млн сум авыл хуҗалыгы кооперативларын субсидияләүгә юнәлдерелгән. Быел шәхси ярдәмче хуҗалыкларга субсидияләр бирүгә 546 млн сум каралган.

Башкарылган эш бу өлкәдәге күрсәткечләрне сизелерлек яхшыртырга мөмкинлек биргән. Бүгенге көндә крестьян-фермер хуҗалыкларына һәм шәхси ярдәмче хуҗалыкларга республикада җитештерелгән барлык авыл хуҗалыгы продукциясенең яртысы диярлек туры килә.

Моңа кадәр партиянең Генсовет секретаре вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Владимир Якушев федераль бюджетны караганда «Авыл территорияләрен комплекслы үстерү» программасын ел саен финанслауны өстенлекле юнәлешләрнең  берсе дип атаган иде. Моннан тыш, социаль объектлар төзү һәм модернизацияләү, авыл кешеләре өчен уңайлы шартлар тудыру халык программасының иң мөһим юнәлешләренең берсе булып санала. Партия авыл җирендәге кадрларга ярдәм итүгә, шул исәптән «Авыл табибы» һәм «Авыл укытучысы» программаларына игътибар бирә. Киләсе елдан әлеге исемлек «Авыл мәдәният хезмәткәре» проекты белән тулыланачак, аны булдыру инициативасы белән «Бердәм Россия» чыкты.

Моннан тыш, авылда дарулар алу мөмкинлеген арттыруга, авыл туризмын үстерүгә һәм бу өлкәдә башка юнәлешләргә юнәлдерелгән чаралар гамәлгә ашырыла.

«2023 елда „Авылны үстерү“ халык программасы блогы нигезләмәләренең үтәлеш дәрәҗәсе 90% тәшкил итте. Быел безнең нәтиҗәләр тагын да югарырак булыр дип көтәбез», — дип билгеләп үтте Владимир Якушев.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International