Закон үз көченә керде

2024 елның 14 октябре, дүшәмбе, 13:16

Җиденче чакырылыш Дәүләт Советының өченче утырышында кабул ителгән республика кануннары сентябрь-октябрь айларында үз көченә керә. Үзгәрешләр ярдәмче хуҗалыкларны исәпкә алу тәртибенә, киберкуркынычсызлыкны тәэмин итүгә, чит ил хезмәткәрләре өчен патент бәясенә кагылачак. Моннан тыш, закон нигезендә кайбер салым ташламалары һәм преференцияләре озайтыла. Салым законнарына үзгәрешләр кертелә торган законнар 2025 елның 1 гыйнварыннан үз көченә керә.

Республика бюджетына өстәмә рәвештә кергән керемнәр инфраструктураны үстерүгә һәм социаль өлкәне финанслауга юнәлдереләчәк

2024 елның 27 сентябрендә «2024 елга, 2025 һәм 2026 еллар план чорына Татарстан Республикасы бюджеты турында» Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү хакында» 67-ТРЗ номерлы ТР Законы үз көченә керде. Республика бюджеты керемнәре тулаем алганда 54,6 млрд.сумга арттырылды, шул исәптән салым һәм салым булмаган керемнәр буенча - 50,2 млрд. сумга. Үзгәрешләр агымдагы елның 8 аенда факттагы керемнәрне һәм ел йомгаклары буенча аерым керем чыганакларының көтелә торган керемнәрен исәпкә алып кертелде.

Бюджетның чыгым өлеше 39,2 млрд сумга арттырыла. Республика бюджетына кергән өстәмә керемнәр ремонт һәм юл төзелешенә, БРИКС илләре саммиты кысаларындагы чараларны үткәрүгә, дәүләт һәм муниципаль гомуми белем бирү оешмаларының педагогик хезмәткәрләренә сыйныф җитәкчелеге өчен айлык акчалата түләүгә, хәрбиләргә махсуслаштырылган медицина ярдәме күрсәтүгә һ. б. юнәлдереләчәк.

Салым салуның гадиләштерелгән системасы буенча эшләүче салым түләүчеләр өчен бердәм салым ставкалары кертелә

2025 елның 1 гыйнварыннан «Салым салуның гадиләштерелгән системасын кулланучы салым түләүчеләр өчен салым ставкаларын билгеләү турында» Татарстан Республикасы Законының 2 статьясындагы 2 өлешенең үз көчен югалтуын тану хакында» 71-ТРЗ номерлы ТР Законы үз көченә керә. Закон республика законнарын федераль законнарга туры китерү максатыннан эшләнгән. РФ Салым кодексына кертелгән үзгәрешләр керемнәре билгеләнгән чик күрсәткечләрдән артып киткән салым салуның гадиләштерелгән системасын кулланучы салым түләүчеләр өчен югары салым ставкаларының гамәлдән чыгарылды.

Элегрәк салым салуның гадиләштерелгән системасын ике баскычлы булып, хисап (салым) чоры нәтиҗәләре буенча керемнәре 150 млн. сумнан артып киткән, әмма 200 млн. сумнан артмаган яисә хезмәткәрләрнең уртача саны 100 кешедән артып киткән, ләкин 130 кешедән артмаган салым түләүчеләргә кагылган, салым салуның гадиләштерелгән системасын куллануга хокукны сакларга мөмкинлек биргән. Шул ук вакытта  салым түләүчеләрнең мондый категориясе өчен салым ставкалары «керемнәр» салым салу объекты буенча 8% һәм «чыгымнар күләменә киметелгән керемнәр» салым салу объекты буенча  20%  күләмдә билгеләнгән.

Кабул ителгән закон белән «Салым салуның гадиләштерелгән системасын кулланучы салым түләүчеләр өчен салым ставкаларын билгеләү турында» ТР Законының 2 статьясының 2 өлеше үз көчен югалткан дип танылды. Хәзер салым ставкалары унификацияләнә һәм 6% («керемнәр» салым салу объектында) һәм 15% (әгәр салым түләүче «керемнәр минус чыгымнар»  схемасын сайласа) күләмендә билгеләнә. Иң чик күрсәткечләрдән арткан очракта салым түләүче салым салуның гадиләштерелгән системасын кулланудан туктый һәм салым салуның гомуми режимына күчә. Шул ук вакытта керемнең чик күрсәткече РФ Салым кодексы белән 450 млн сумга кадәр арттырыла, хезмәткәрләр саны – 130 га кадәр.

Мөлкәткә салым буенча кайбер киметелгән ставкаларның гамәлдә булуы саклана

2024 елның 4 октябрендә «Оешмалар мөлкәтенә салым турында» Татарстан Республикасы Законының 2 статьясына һәм «Оешмалар мөлкәтенә салым турында» Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү хакында» Татарстан Республикасы Законының 1 статьясына үзгәрешләр кертү турында» 72-ТРЗ номерлы ТР Законы үз көченә керде.

Закон республика законнарын Россия Федерациясе Салым кодексы нормаларына туры китерүгә юнәлдерелгән. Аерым алганда, федераль законнарда салым базасы кадастр бәясеннән чыгып исәпләнелә торган һәм  кадастр бәясе 300 миллионнан артыграк булган күчемсез милек объектларына карата оешмалар мөлкәтенә салым 2,5 процент күләмендә билгеләнгән.

Татарстанда 2025 елга халык саны 145 мең кешедән артык булган торак пунктлар территорияләрендә урнашкан, һәрберсенең кадастр бәясе 300 миллион сумнан артыграк, гомуми мәйданы 2000 квадрат метрдан зуррак булган сәүдә  үзәкләре (комплекслары) һәм алардагы урыннар өчен салым ставкасын 2 процент күләмендә саклап калу тәкъдим ителә. Әлеге категориягә керүче башка салым салу объектлары өчен 1,2% күләмендә түбән ставка билгеләнә.

2026 елдан салым базасы кадастр бәясенә тәңгәл билгеләнә торган һәм һәрберсенең кадастр бәясе 300 миллион сумнан артыграк булган калган күчемсез мөлкәт объектларына карата 1,2 процент күләмендәге киметелгән салым ставкасы билгеләнә.

Шул ук закон белән федераль законнар нигезендә гомуми файдаланудагы тимер юлларга һәм аларның аерылгысыз технологик өлеше булган корылмаларга карата 2020 елдан гамәлдә булган сроксыз нигездә 1,6% күләмендә түбәнәйтелгән салым ставкасы билгеләнә.

Татарстанда чит ил хезмәткәрләре өчен патент бәясе 6768 сум тәшкил итәчәк

2025 елның 1 гыйнварыннан «2025 елга Татарстан Республикасында хезмәт базарының төбәк үзенчәлекләрен чагылдыра торган коэффициентны билгеләү турында» 69-ТРЗ номерлы ТР Законы үз көченә керә.

Кабул ителгән закон нигезендә Татарстанда чит ил хезмәткәрләре өчен патент бәясе киләсе елда 6768 сум тәшкил итәчәк.

Патент бәясен исәпләү өчен кулланыла торган региональ коэффициент чит илдән килеп эшләүчеләрнең салымнары керүне тәэмин итәчәк, юридик затларга һәи индивидуаль эшкуарларга мигрантларны хезмәт эшчәнлегенә патентлар нигезендә легаль җәлеп итү мөмкинлеген бирү хисабына хезмәт хакын  «күләгәдә» калдыруны кисәтүгә ярдәм итәчәк.

Чит ил гражданнары керемнәренә салым буенча алына торган түләүләрнең бөтен суммасы тулы күләмдә республика бюджетына күчерелә. 2023 елда Татарстан Республикасы бюджетына теркәлгән аванс түләү рәвешендә чит ил гражданнарының физик затлары керемнәренә 2 млрд сумнан артык салым кергән.

Күчемсез милекне сатудан кергән керем аның кадастр бәясеннән түбән була алмый

2025 елның 1 гыйнварыннан «Салым түләүченең күчемсез мөлкәт объектын сатудан керемен билгеләү өчен кулланыла торган киметүче коэффициент күләмен билгеләү турында» 70-ТРЗ номерлы ТР Законы үз көченә керә.

Закон «РФ Салым кодексының беренче һәм икенче өлешләренә, РФнең аерым закон актларына үзгәрешләр кертү һәм РФ закон актларының аерым нигезләмәләренең үз көчләрен югалтуын тану турында» Федераль закон нигезендә эшләнгән.

2025 елның 1 гыйнварыннан Россия Федерациясе субъектларына салым түләүченең күчемсез мөлкәт объектын сатудан керемнәре әлеге объектның кадастр бәясеннән кимрәк булган очракта, физик затлар керемнәренә салым салу максатларында салым түләүченең күчемсез мөлкәт объектын сатудан керем суммасын билгеләү өчен кулланыла торган киметүче коэффициентны 0,7 дән 1 кадәр арттыру хокукы бирелде.

Республикада сату вакытында күчемсез милек бәясе сатучы тарафыннан күрәләтә киметелә торган ситуацияләр билгеләп үтелде. Мондый очракта күчемсез милекне сатудан кергән керемгә салым салу мондый объектның кадастр бәясеннән 1 коэффициентка тапкырлана. Димәк, 2025 елның 1 гыйнварыннан күчемсез милекне сатудан керем аның кадастр бәясенә тигез булырга тиеш.

Республикада мәктәпкәчә, гомуми һәм өстәмә белем бирүне финанс белән тәэмин итү нормативлары арттырылды

2025 елның 1 гыйнварыннан «2025 елга, 2026 һәм 2027 еллар план чорына Татарстан Республикасында мәктәпкәчә белемнең уку-укыту программаларын гамәлгә ашыра торган муниципаль мәгариф оешмаларында һәркем өчен мөмкин булган һәм түләүсез мәктәпкәчә белем алуга хокукларны гамәлгә ашыруның дәүләт гарантияләрен финанс белән тәэмин итү нормативларын раслау турында» 73-ТРЗ номерлы һәм «2025 елга, 2026 һәм 2027 еллар план чорына Татарстан Республикасында гомуми белем бирү оешмаларында һәм һөнәри белем бирү оешмаларында һәркем өчен мөмкин булган һәм түләүсез башлангыч гомуми, төп гомуми, урта гомуми белем, шулай ук өстәмә белем алуга хокукларны гамәлгә ашыруның дәүләт гарантияләрен финанс белән тәэмин итү нормативларын раслау турында»74-ТРЗ номерлы законнар үз көченә керә.

Гомуми белем бирү нормативлары белем бирү дәрәҗәсенә һәм профиленә, кайда урнашуына, белем бирү оешмасының тибына һәм гамәлгә ашырыла торган программаларның төренә карап дифференциацияләнә. Мәктәпкәчә учреждениеләрдә нормативлар төркемнәрнең юнәлешеннән, мәктәпкәчә оешманың территориаль урнашуыннан, атнага эш көннәре саныннан, балаларның күпме вакыт булуыннан, төркемдә тәрбияләнүчеләрнең яшеннән, тәрбияләнүчеләр категориясеннән һәм аларның төркемдә торышыннан, тәрбияләнүчеләр категориясеннән һәм аларның сәламәтлек торышыннан чыгып билгеләнә.

Балалар бакчаларында финанс белән тәэмин итү нормативлары елына бер тәрбияләнүчегә яисә укучыга исәпләгәндә, аз комплектлы мәгариф оешмаларында елына төркемгә яисә сыйныфка исәпләгәндә билгеләнә.

2025 елга финанс белән тәэмин итү нормативлары 2024 ел белән чагыштырганда тулаем 10% ка арттырылган.

Алабугада яңа микрорайон төзеләчәк

14 октябрьдә «Аерым муниципаль берәмлекләрнең территорияләре чикләрен үзгәртү һәм «Алабуга муниципаль районы» муниципаль берәмлегенең һәм аның составындагы муниципаль берәмлекләрнең территорияләре чикләрен билгеләү һәм аларның статусы турында» Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү хакында» 82-ТРЗ номерлы Закон үз көченә керде.

«Алабуга шәһәре» һәм «Бехтерев авыл җирлеге» муниципаль берәмлекләре чикләрен үзгәртүне күздә тоткан закон үсеш алган инфраструктурасы булган уңайлы торак комплексын, дөньякүләм дәрәҗәдәге медицина хезмәтләре күрсәтү үзәген, эш һәм стажировка урыннарын һәм «Алабуга шәһәре» муниципаль берәмлеге территориясен дә кертеп, Татарстан Республикасы Алабуга муниципаль районы чикләрендә ял итү урыннарын  үз эченә алган «Үзәк парк» микрорайонын төзү максатларында әзерләнгән.

Закон нигезендә Бехтерев авыл җирлеге территориясенең бер өлеше Алабуга шәһәре составына тапшырыла.

Шәхси ярдәмче хуҗалыкларны исәпкә алу җирле әһәмияттәге мәсьәләләргә кертелде

8 октябрьдә «Татарстан Республикасында җирле үзидарә турында» Татарстан Республикасы Законының 15 һәм 17 статьяларына үзгәрешләр кертү хакында»77-ТРЗ номерлы Закон үз көченә керде.

Канун җирле үзидарә органнарының вәкаләтләрен төгәлләштерә. Хәзер хуҗалык кенәгәләрендә шәхси ярдәмче хуҗалыкларны исәпкә алу җирлекләрнең һәм шәһәр округларының җирле әһәмияттәге мәсьәләләренә кертелгән.

Башланган төзелешне тәмамлау максатларында: Казан һәм Яр Чаллы өчен шәһәр төзелеше вәкаләтләрен яңадан бүлү кичектерелде

8 октябрьдә «Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләренең җирле үзидарә органнары һәм Татарстан Республикасы дәүләт хакимияте органнары арасында шәһәр төзелеше эшчәнлеге өлкәсендәге вәкаләтләрне яңадан бүлү турында» Татарстан Республикасы Законының 5 статьясына үзгәреш кертү хакында» 76-ТРЗ номерлы ТР Законы үз көченә керде.

Закон шәһәр округлары һәм Татарстан Республикасы дәүләт хакимияте органнары арасында шәһәр төзелеше эшчәнлеге өлкәсендәге вәкаләтләрне яңадан бүлү срогын күчерү кирәклегенә бәйле. Закон Татарстанның иң зур ике шәһәре – Казан һәм Яр Чаллыга кагыла. Шул ук вакытта шәһәр төзелеше вәкаләтләрен тапшыру Казан өчен – 2 елга, Яр Чаллы өчен 1 елга кичектерелде.

Исегезгә төшерәбез, 2024 елның 1 гыйнварыннан республикада шәһәр төзелеше эшчәнлеге өлкәсендәге вәкаләтләр җирлекләр, муниципаль районнар һәм дәүләт хакимияте органнары арасында яңадан бүленде. Шәһәр округлары өчен вәкаләтләрне яңадан бүлү срогы 2025 елның 1 гыйнварына кадәр кичектерелде.

Казан һәм Чаллы өчен вәкаләтләрне яңадан бүлүне кичектерү торак төзелеше буенча башланган проектларны, транспорт һәм коммуналь инфраструктураның иң эре объектларын планлы рәвештә тәмамлау мөмкинлеген бирәчәк.

Парламентарийлар өчен Россиядән чыгу кагыйдәләре үзгәрә

19 октябрьдә «Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты статусы турында» Татарстан Республикасы Законына үзгәреш кертү хакында» 75-ТРЗ номерлы ТР Законы үз көченә керә.

Закон депутат вәкаләтләрен гамәлгә ашыруга бәйле рәвештә аеруча әһәмиятле белешмәләрдә яисә бөтенләй яшерен белешмәләрдә хәбәрдар булган Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатының Россия Федерациясеннән чыгу хокукын вакытлыча чикләүне күздә тота. Чыгып китү хокукын чикләү турындагы карар ТР Дәүләт Советы карары белән билгеләнгән тәртиптә Дәүләт Советы Рәисе тарафыннан кабул ителә.

Киберкуркынычсызлыкны тәэмин итү максатларында

8 октябрьдә «Татарстан Республикасының мәгълүмат системалары һәм аны мәгълүматлаштыру турында» ТР Законына үзгәрешләр кертү хакында» 79-ТРЗ номерлы ТР Законы үз көченә керде

Киберкуркынычсызлыкны тәэмин итүгә юнәлдерелгән закон белән «Татарстан Республикасы мәгълүмат системалары һәм аны мәгълүматлаштыру турында» Татарстан Республикасы Законының   10 һәм 15 статьяларына ТР дәүләт мәгълүмат системаларын эксплуатацияләү тәртибен һәм Татарстан Республикасы мәгълүмат системаларында мәгълүматны яклауны тәэмин итү тәртибен регламентлаштыра торган үзгәрешләр кертелә.

Законда федераль башкарма хакимият органнары тарафыннан дәүләт мәгълүмат системаларындагы мәгълүматны гына түгел, дәүләт органнарының, дәүләт унитар предприятиеләренең, дәүләт учреждениеләренең башка мәгълүмат системаларында булган мәгълүматны да яклау турында таләпләр билгеләнә дип карала.

Шулай ук дәүләт мәгълүмат системаларыннан мәгълүматны яклау турындагы таләпләргә туры килми торган башка мәгълүмат системаларына тапшыру тыела.

Кайбер предприятиеләргә җир асты байлыкларыннан аукцион уздырмыйча гына файдалану хокукы бирелде

19 октябрьдә «Татарстан Республикасында җир асты байлыкларыннан файдалану өлкәсендәге аерым мәсьәләләрне җайга салу турында» Татарстан Республикасы Законының 7 статьясына үзгәрешләр кертү хакында» 78-ТРЗ номерлы ТР Законы үз көченә керә.

Закон белән җирле әһәмияттәге җир асты байлыклары кишәрлекләреннән файдалану хокукын бирү өчен нигезләр исемлеге өстәлгән. Мәсәлән, җирле әһәмияттәге җир асты байлыклары кишәрлегеннән файдалану хокукын аукцион үткәрмичә генә бирү нигезләре исемлегенә нефть, нефть продуктларын һәм газны магистраль торбаүткәргечләр буенча транспортлау өлкәсендә магистраль торба үткәргечләрне һәм аларның аерылгысыз технологик өлешләрен төзү, реконструкцияләү, капиталь һәм агымдагы ремонтлау буенча эшләрне гамәлгә ашыручы табигый монополия субъектларына гомумтаралган файдалы казылмаларны разведкалау һәм чыгару өчен җирле әһәмияттәге җир асты байлыклары кишәрлегеннән файдалану хокукын бирү очраклары  белән тулыландырылган.

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International