СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
25
декабрь, 2025 ел
Дәүләт Советы депутаты, В.Г. Тимирясов исемендәге Казан инновацион университетының беренче проректоры, фәнни эшләр буенча проректоры, Россия «Белем» җәмгыяте лекторы Игорь Бикеев Татарстанның иң яхшы мәгърифәтчесе дип танылды. Җиңүчеләрне составына Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе урынбасарлары һәм министрлары, күренекле дәүләт эшлеклеләре, фән, сәнгать, бизнес һәм спорт вәкилләре кергән жюри бәяләде.
24
декабрь, 2025 ел
Бүген Дәүләт Советында унҗиденче утырыш кысаларында «Татарстан Республикасында махсус хәрби операция ветераннарына ярдәм чаралары турында» Хөкүмәт сәгате узды. Әлеге мәсьәлә буенча мәгълүматны Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова җиткерде.
24
декабрь, 2025 ел
Дәүләт Советы утырышы тәмамланганнан соң депутатлар бүген парламент утырышында кабул ителгән республиканың Экология кодексына үзгәрешләр кертү турындагы һәм җирле үзидарә органнарына хайваннар авыруларын кисәтү һәм бетерү буенча чаралар үткәрүне оештыру өлкәсендә дәүләт вәкаләтләрен бирү турындагы, хайваннар белән эш итү өлкәсендәге аерым мәсьәләләрне җайга салу турындагы законнарга аңлатма бирделәр. Законнар караучысыз калган хайваннар мәсьәләләрен җайга салуга кагыла.
24
декабрь, 2025 ел
Дәүләт Советының унҗиденче утырышы – бу елның көзге сессиядәге соңгы утырышы тәмамланды. Чара ахырында Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин җиденче чакырылыш республика парламентының 2025 елдагы эшенә йомгак ясады.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ