Депутатларның сайлау округларында эшчәнлеге

2024 елның 2 ноябре, шимбә, 13:12

Дәүләт Советы депутатларының сайлау округларында эшчәнлеге дәвам итә. Бу атнада парламентарийлар гражданнарны кабул итте, шәһәр һәм район советлары утырышларында катнашты, махсус хәрби операция  зонасына гуманитар йөк җыюны һәм илтеп тапшыруны оештырырга булыштылар.

2 ноябрьдә Социаль сәясәт комитеты рәисе Светлана Захарова һәм профильле комитет рәисе урынбасары Ольга Воронова «Хыял» гаилә ял итү үзәгендә булды. Үзәк Татарстандагы инвалид балаларның ата-аналарының "Кайгырту" төбәк иҗтимагый оешмасы тарафыннан сөйләм үсеше, сенсор интеграциясе, мәктәпкә әзерлек, иҗади дәресләр буенча аерым һәм төркемнәрдә дәресләр уздыру өчен ачылган. Балаларның ата-аналары биредә аралаша, яңа һөнәрләр һәм күнекмәләр үзләштерә. Үзәккә Татарстанда 300дән артык гаилә йөри.

1 ноябрьдә Социаль сәясәт комитеты рәисе урынбасары Ольга Воронова Казан шәһәренең 82нче мәктәбендә халыклар бердәмлеге көненә һәм Татарстан Республикасы Конституциясен кабул итү көненә багышланган тантаналы линейкада булды. Депутат билгеләп үткәнчә, республикада 175 милләт вәкиле дус, тату булып яши. "Ил тарихын белү, Россия территориясендә яшәүче халыкларның гореф - гадәтләрен хөрмәт итү, бердәмлектә һәм татулыкта яшәү, кыйммәтләребезне яшь буынга җиткерү - безнең уртак бурычыбыз», - дип басым ясады Ольга Воронова.

31 октябрьдә Казаннан мотоукчылар полкы хәрбиләре өчен гуманитар ярдәм озаттылар. Гуманитар йөк «Помощь СВОим Татарстан», иҗтимагый оешмасы, «Агава» компанияләр төркеме һәм «Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты каршындагы хуҗалык идарәсе»  ярдәмендә җыелды. Гуманитар йөк  җыеюны һәм аны озатуны Россия Герое, Законлылык һәм хокук тәртибе комитеты рәисе урынбасары Рәсим Баксиков катнашты. Хәрби хезмәткәрләргә маскировка челтәрләре, одеяллар, штурм бронежилетлары, каскалар һәм квадрокоптерлар китерәчәкләр.

31 октябрьдә Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты рәисе урынбасары Нәҗип Хаҗипов Саба районына эш сәфәре белән барды, анда ул Саба һәм Теләче районнары хәрби комиссары Фәнис Закиров белән очрашты. Очрашуда махсус операциядә катнашучыларга һәм аларның гаилә әгъзаларына ярдәм күрсәтү мәсьәләләре турында фикер алыштылар.

31 октябрьдә Дәүләт Советы депутаты Руслан Нигъмәтулин Курск өлкәсендә яшәүчеләргә чираттагы гуманитар йөк туплауда катнашты. Ярдәмне эшмәкәрләр, волонтерлар һәм Яр Чаллы шәһәре халкы җыя.   Хәрбиләр өчен генераторлар, азык-төлек продуктлары, су, җылы кием, медикаментлар һәм башка кирәк-яраклар әзерләнгән.

31 октябрьдә Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе урынбасары Ирина Терентьева Яшел Үзән муниципаль районында булды. Депутат район һәм шәһәр Советының уртак утырышында катнашты. Сессиядә 2024 елның тугыз аенда район һәм шәһәр бюджетының үтәлеше, муниципаль милекне һәм җир кишәрлекләрен тапшыру мәсьәләләре каралды, шулай ук кайбер авыл җирлекләрендә җирдән файдалану һәм төзелеш алып баруның генераль планы һәм кагыйдәләре расланды.

31 октябрь көнне Дәүләт Советы депутаты Ринат Фазылов Зәй районында гражданнарны кабул итте. Депутатка улы махсус хәрби операциядә хәбәрсез югалган район кешесе мөрәҗәгать иткән. Ул аны эзләүдә ярдәм итүне сорады. Очрашуда торак-коммуналь хуҗалык мәсьәләләре дә күтәрелде.

30 октябрьдә Дәүләт Советы депутатлары Николай Атласов, Данис Зарипов һәм Руслан Нигъмәтулин Чаллы шәһәр Советының 37 нче утырышында катнаштылар, анда муниципаль депутатлар шәһәр бюджетына, муниципаль берәмлек уставына, шулай ук Башкарма комитет структурасына кагылышлы кайбер үзгәрешләрне раслады.  Шәһәр Советы сессиясендә Яр Чаллы мэры Наил Мәһдиев Россия Президентының Яр Чаллы шәһәренә нигез салынуга 400 ел тулуны һәм беренче КАМАЗ йөк автомобиле чыгарылуга 50 ел тулуны бәйрәм итү турындагы Указын шәрехләвен әйтте. «Шәһәребез юбилейдан соң яңа сыйфатлы тормыш дәрәҗәсенә күтәрелсен өчен без активлашырга һәм мөмкин булганның барысын да эшләргә тиеш», – диде Наил Мәһдиев.

29 октябрьдә Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Юрий Камалтынов «Бердәм Россия» партиясе рәисе Д.А. Медведевның ТРдагы иҗтимагый үзәгендә  гражданнарны кабул итте. Халык белән аралашу барышында йорт ишегалларын төзекләндерү мәсьәләләре каралды. Аерым алганда, депутатка Дәрвишләр бистәсендә яшәүче кеше мөрәҗәгать итте. Ул йорт ишегалдында парковканы киңәйтүләрен, әмма инвалидлар өчен парковка урыннары булмавын сөйләде. Юрий Камалтынов әлеге мөрәҗәгатьне эшкә алды.

29 октябрьдә Дәүләт Советы депутаты Ләлә Кәдермәтова эш визиты белән Буа районына барды, анда район башлыгы Ранис Камартдинов белән Кече Буа авылында Карлы елгасы буендагы территорияне карады. Бу микрорайонда яшәүчеләр еш кына су басу мәсьәләләре белән мөрәҗәгать итә. Очрашуда әлеге проблеманы хәл итү буенча чаралар планы турында фикер алыштылар.

29 октябрьдә Дәүләт Советы депутаты Тимур Камалетдинов Яр Чаллының «Этюд» мәктәбендә Россия хәрби-тарихи җәмгыятенең (РВИО) яңа шахмат клубын ачу тантанасында катнашты. Чара Россия төбәкләрендә шахмат хәрәкәтен һәм патриотик тәрбияне үстерү буенча масштаблы программа кысаларында узды. Соңгы айларда мондый клублар Тывада, Хакасиядә, Төньяк Осетиядә, Карачай-Черкес Республикасында, Калининград һәм Мәскәү өлкәләрендә, Алтай, Ставрополь һәм Краснодар крайларында, Севастопольдә һәм Луганск Халык Республикасында ачылды. Үзенең сәламләү сүзендә Тимур Камалетдинов мондый мәдәни-интеллектуаль үзәкләрнең яшьләргә үсәргә һәм интеллектуаль уеннар белән танышырга уникаль мөмкинлек бирүен ассызыклады. "Бу шахмат клубы гына түгел. Безнең төп бурыч — балаларны интеллектуаль уеннар тирәсенә берләштерү. Шахмат уйнап, безнең егетләр карарлар кабул итәргә, берничә адым алга китеп уйларга, шулай ук илебезне халыкара аренада данга күмгән Россиянең бөек чемпионнарының тамырларын һәм керткән өлешләрен кадерләргә өйрәнәләр", - дип билгеләп үтте Тимур Камалетдинов.

29 октябрь көнне Дәүләт Советы депутаты Эдуард Шәрәфиев гражданнарны кабул итте. Аңа өлешчә мобилизация буенча хәрби хезмәткә чакырылган, хәзерге вакытта ялда булган татарстанлы мөрәҗәгать итте. Очрашуда «Ватан сугышчылары гаиләләре комитеты» төбәк штабы җитәкчесе Ангелина Галимова да катнашты. Аралашу барышында контрактчыларга һәм мобилизация буенча алынучыларга,  шулай ук аларның гаилә әгъзаларына ярдәм итү мәсьәләләре турында фикер алыштылар.

28 октябрьдә Эдуард Шәрәфиев Тукай районы Советының 50 нче утырышында катнашты, аның барышында муниципаль депутатлар, район территориясендә илкүләм проектларны гамәлгә ашыру мәсьәләләрен карады, гражданнар мөрәҗәгатьләре белән эшләү турында фикер алыштылар, шулай ук муниципаль берәмлек уставына үзгәрешләр керттеләр.

28 октябрьдә Дәүләт Советы депутаты Тимур Камалетдинов Питрәч районында гражданнарны кабул итте. Депутатка матди ярдәм күрсәтүне сорап һәм пенсия түләү турындагы мөрәҗәгатьләр белән килделәр.  Депутат барлык сорауларны шәхси контрольгә алды.

28 октябрьдә Социаль сәясәт комитеты рәисе урынбасары Ольга Воронова «Мирас» балалар лагерендә «Дуслык Китабы» дип аталган  беренче әдәби ял сменасын ачу тантанасында катнашты. Смена сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән һәм сәламәтлегендә  үзенчәлекләре булган балалар өчен инклюзив мәйданга әверелде. "Дуслык китабы” балаларга һәм яшүсмерләргә укуны яратырга гына түгел, ә әдәбият аша Идел буе халыкларының мәдәни традицияләрен һәм этномәдәни күптөрлелеген үзләштерергә дә ярдәм итә. Лагерьда балаларга төрле мастер - класслар һәм түгәрәкләр эшли, балалар өчен үз-үзләрен тормышка ашырырга һәм яшьтәшләре белән күбрәк аралашырга мөмкинлек бирә», - дип билгеләп үтте Ольга Воронова.

26 октябрьдә Зәй районында Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты рәисе Азат Хамаев һәм Дәүләт Советы депутаты Рияз Комаров уңыш бәйрәмендә катнаштылар. Районның алдынгы авыл хуҗалыгы хезмәткәрләренә республика һәм район дәрәҗәсендәге төрле бүләкләр тапшырылды. Барлыгы 153 авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрен билгеләп үттеләр.

26 октябрьдә Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты рәисе Азат Хамаев катнашында «Зәй – Сарман» һәм «Зәй-Сармаш – Баш-Петровск заводы (Сарман районы)» юлларын ремонттан соң файдалануга тапшыру тантанасы булды. Монда юл билгеләре, тамгалар куелган, юл читенә корыч коймалар урнаштырылган. Бу чаралар машина йөртүчеләрнең иминлеген һәм уңайлылыкны тәэмин итүгә, шулай ук юлның үткәрүчәнлеген арттыруга юнәлдерелгән.

26 октябрьдә Социаль сәясәт комитеты рәисе урынбасары Ольга Воронова «Московский» мәдәни үзәгендә узган "Татарстанның  үзенчәлекле хатын-кызы" дип аталган республика күләмендә  мөмкинлеге чикләнгән бала тәрбияләүче әниләр арасында оештырылган матурлык конкурсында катнашты. «Бу социаль проект, үзенчәлекле балалары булган гаиләләр турында җәмәгать фикерен үзгәртергә ярдәм итәчәк", - диде Ольга Воронова. Депутат проектта катнашучыларга нык сәламәтлек, иминлек һәм балаларны тәрбияләүдә бетмәс-төкәнмәс энергия теләде.

25 октябрьдә «Зеленодольская правда» газетасының 95 еллыгы уңаеннан тантаналы чара булды. Басманың иҗат коллективын юбилейлары белән Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе урынбасары Ирина Терентьева һәм Дәүләт Советы депутаты, ТР Журналистлар берлеге рәисе Илшат Әминев котлады. Хезмәткәрләргә мактау грамоталары һәм рәхмәт хатлары тапшырылды.

25 октябрьдә Дәүләт Советы депутаты Камил Гыйльманов Ютазы районында булды, анда район активы белән очрашты, гражданнарны кабул итте, шулай ук социаль объектларны карады. Аерым алганда, депутат нефть-газ сәнәгате җиһазларын әзерләү һәм ремонтлау буенча «Тапарт» тәҗрибә-эксперименталь заводында һәм Абсәләм авылындагы элеваторда булды.

24 октябрьдә Икътисад, инвестицияләр һәм эшкуарлык комитеты рәисе урынбасары Марат Галиев партия десантында катнашучылар составында Әлмәт районында объектларны ремонтлауны һәм территорияләрне төзекләндерүне бәяләде. Әлмәттә Ленин һәм төзүчеләр урамнарындагы боҗра янында урнашкан җир асты кичүен реконструкцияләү төгәлләнде. Капиталь ремонт ике этапта үткәрелде. Түбәсен алыштырдылар, брусчатканы торгыздылар, эчке бизәлешне һәм яктыртуны яңарттылар, баскычларны таймасын өчен махсус материал белән капладылар. Тиздән биредә шулай ук видеокүзәтү камералары урнаштырылачак. "Шәһәрне төзекләндерү һәм кешеләрнең иминлеге  — партия эшендә һичшиксез өстенлек итә. Бу партиянең халык программасының мөһим өлеше. Әлеге юл кичүе Әлмәт халкы еш йөри торган юлларның берсе. Шуңа күрә барлык эшләрнең дә сыйфатлы итеп башкарылуы бик мөһим", - диде Марат Галиев.

24 октябрьдә Икътисад, инвестицияләр һәм эшкуарлык комитеты рәисе урынбасары Марат Галиев Әлмәт сәүдә-икътисад техникумы студентлары өчен үткәрелгән финанс белеме дәресенә эксперт итеп чакырылган иде. Депутат студентларга шәхси финансларны планлаштыру, цифрлы грамоталылык, финанс иминлеге, бюджет формалаштыру, бу процесста хакимиятнең закон чыгару органнары һәм депутатларның роле турында сөйләде.

Чираттагы гуманитар йөк Татарстаннан СВО зонасына озатылды. Аны формалаштыруда Дәүләт Советы депутаты Эдвард Габдуллаҗанов җитәкчелегнедә Казан дәүләт энергетика университеты педагоглары һәм хезмәткәрләре катнашты. Вуз коллективы бер көнлек хезмәт хакын хәрбиләргә  ярдәм итү өчен күчерде, бу акчаларга кием-салым, фонарьлар, медикаментлар, көнкүреш химиясе сатып алынды. Яңа территорияләрдә яшәүчеләргә азык-төлек, тәм-томнар һәм балалар уенчыклары тапшырылды. Гуманитар йөкне КДЭУның электр энергетикасы һәм электроника институты директоры Екатерина Федосеева илтеп тапшырды.

 

 

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International