Татарстанда «Мәдәният» илкәләм проектын гамәлгә ашыру мәсьәләләре каралды

2024 елның 15 ноябре, җомга, 13:34

Бүген Н.Фешин исемендәге Казан сәнгать училищесында Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитетының күчмә утырышы булды. Депутатлар республикада "Мәдәният" илкүләм проектын гамәлгә ашыруның барышы турында фикер алыштылар һәм "Вөҗдан иреге һәм дини берләшмәләр турында"гы законга үзгәрешләр кертү турындагы закон проектын карадылар.

Утырыш башланыр алдыннан парламентарийлар уку һәм иҗат остаханәләрендә булдылар, анда профессиональ рәссамнар һәм сәнгать белгечләрен әзерләү шартлары белән таныштылар. Аларга шулай ук училищеда 2022 елдан бирле эшләп килүче креатив индустрияләр мәктәбе киңлекдәре тәкъдим ителде.

Парламент комитеты утырышы уку йортының актлар залында узды.

"Мәдәният" илкүләм проектын гамәлгә ашыру барышы турындагы мәгълүмат белән Татарстан Республикасы Мәдәният министрының беренче урынбасары Юлия Әдһәмова чыгыш ясады.

«Мәдәният» илкүләм проектын гамәлгә ашыруның төп максаты – мәдәни байлыклардан файдалану мөмкинлеген һәм эре шәһәрләрдә генә түгел, ә ерак торак пунктларда яшәүчеләр өчен мәдәни кыйммәтләр булдыруда катнашу мөмкинлекләрен киңәйтү, – дип искәртте министр урынбасары. – 2024 елга Татарстан Республикасында «Мәдәният» илкүләм проектын гамәлгә ашыруга барлыгы 484,3 млн сум каралган. 2024 елда республикада мәдәни чараларга йөрүчеләр саны 2019 ел белән чагыштырганда өч тапкырга арткан".

Юлия Әдһәмова сүзләренә караганда, илкүләм проектны гамәлгә ашыру кысаларында республикада «Мәдәни мохит», «Иҗади кешеләр» һәм «Цифрлы мәдәният» төбәк проектлары эшләнгән, аларны гамәлгә ашыру барышында биш ел эчендә 10 виртуаль зал булдырылган, 388 авыл мәдәният учреждениесе һәм 313 авыл учреждениесе хезмәткәре 34 миллион сумнан артык ярдәм алган, Яшел Үзән һәм Алабуга районнарында 2 Мәдәни үсеш үзәге һәм 27 авыл җирендә мәдәни-ял итү учреждениеләре, 14 модель китапханә булдырылган. Моннан тыш, 5 театр, 5 музей, мәдәният һәм сәнгать өлкәсендәге 28 мәгариф учреждениесе, авыл җирлекләрендәге 15 мәдәни-ял итү учреждениесе, Буа районының район мәдәният йорты реконструкцияләнгән һәм яңадан җиһазландырылган.

Музыка, театр һәм сынлы сәнгать өлкәсендә бөтенроссия һәм халыкара иҗади проектларны гамәлгә ашыру кысаларында Ф.И. Шаляпин исемендәге Халыкара опера фестивале һәм Р. Нуриев исемендәге Халыкара классик балет фестивале уздырылган.

Май аенда Казанда Бөтенроссия Китапханә конгрессы узган, анда Россия Федерациясенең барлык төбәкләреннән һәм якын һәм ерак чит илләрнең 12 иленнән 1500 делегат катнашкан.

Н.Фешин исемендәге Казан сәнгать училищесы директоры  Ольга Гыйльметдинова креатив индустрияләр мәктәбен оештыру тәҗрибәсе турында сөйләде, андагы уку процессын иҗат һәм заманча технологияләр тоташкан урында белем бирү дип бәяләде.

Кукмара муниципаль районында "Мәдәният" илкүләм проектын гамәлгә ашыру турында район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Айгөл Әхмәтова мәгълүмат бирде.

Мәгълүмат буенча фикер алышуда комитет рәисе Айрат Зарипов, комитет рәисе урынбасары Ирина Терентьева, депутатлар Светлана Вострикова һәм Данис Шакиров катнашты, алар мәдәният һәм сәнгать училищеларында коммерция төркемнәре ачылу, укыту программаларының эчтәлеге, иҗат берлекләренең "Мәдәният" илкүләм проектын гамәлгә ашыруда катнашуы, иҗат коллективларының репертуарларын билгеләү критерийлары һәм башка мәсьәләләр белән кызыксындылар.

Депутатлар республика Мәдәният министрлыгына тәкъдимнәр кабул итте.

«Вөҗдан иреге һәм дини берләшмәләр турында» ТР Законының 11 статьясына үзгәреш кертү хакында» ТР законы проектын Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе урынбасары Ирина Терентьева тәкъдим итте. Аның әйтүенчә, ул федераль законнарга туры китерү максатыннан эшләнгән.

 Федераль законнар нигезендә Россия Федерациясендә булган һәм Россия Федерациясендә булуы (яшәве) өчен законлы нигезләре булмаган чит ил гражданнарын исәпкә алу алар турында белешмәләрне, шул исәптән шәхси мәгълүматларны, контрольдә тотыла торган затлар реестрына кертү юлы белән гамәлгә ашырыла. Контрольдә тотыла торган затлар реестрына белешмәләр кертелгән көннән чит ил гражданына җибәрү режимы кулланыла. Җибәрү режимы мондый затларга карата аерым хокукларны һәм ирекләрне чикләүләрне билгеләүне, миграция өлкәсендә федераль дәүләт контроле (күзәтчелеге) чараларын куллануны күздә тота торган хокукый режим. Шулай ук чит ил гражданы яисә гражданлыгы булмаган зат дини оешманы гамәлгә куючы (катнашучы) була алмый.

"Бу уңайдан “Вөҗдан иреге һәм дини берләшмәләр турында" ТР Законына тиешле үзгәрешләр кертергә кирәк", – дип йомгаклады Ирина Терентьева һәм тәкъдим ителгән закон проектын хупларга тәкъдим итте.

Комитет Дәүләт Советына закон проектын беренче һәм өченче укылышта карарга һәм кабул итәргә тәкъдим итү карарын кабул итте.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International